Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Гинеколог-табибә Флера Биктова: йөклелек планлаштырылган, ә туасы бала көтеп алынган булырга тиеш

Һәр кеше бәхетле булырга, үз гаиләсен корып, балалары тууын тели. Тик барыбер аборт ясатулар, үз сабыйларыннан баш тартулар кимеми. Шул ук вакытта кемдер бала таба алмый интегә, ә кемдер бер-бер артлы балага узып та, аны дөньяга китерүдән баш тарта...

 

Һәр хатын-кыз ана булырга омтыла. Бу табигатьтән шулай салынган. Йөклелек планлаштырылган, ә туасы бала көтеп алынган булырга тиеш. Әмма, медицинаның контрацепция өлкәсендәге заманча казанышларына карамастан, планлаштырылмаган йөклелекләр арта бирә. Аборт-ул хатын-кызның репродуктив сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы һәм тышкы тыкшыну нәтиҗәсендә йөклелекнең вакытыннан алда өзелүе. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы абортны йөклелекнең 22 атнасына кадәрге чорда өзү дип билгели.

  Бер аборт та өзлегүсез генә узмый. Өзлегү бер  көннән, бер айдан, бер елдан, хәтта еллар узгач та булырга мөмкин. Хатын-кыз үз сәламәтлеген генә түгел, кайчандыр дөньяга киләчәк сабые тормышын да куркыныч астына куя. Бу операцияне еш ясатучылар арасында көчле кан китү аеруча еш күзәтелә. Моннан тыш, аборт эндометриоз, миома, мастопатия һәм башка бик күп авырулар килеп чыгуга сәбәп булып тора. Болар соңыннан яман шешкә дә китерергә мөмкин. Аборт ясаткан хатын-кызларда ялкынсыну процесслары ешрак күзәтелә. Йөклелекне ясалма рәвештә өзү соңыннан бала булмавына сәбәпче дә була. Менструаль цикл бозылу, гормональ дисбаланс барлыкка килү, аның йогынтысында артык авырлык җыю, гомумән, абортның сәламәтлеккә китергән зыянын санап кына бетерерлек түгел. Ә яшьләр өчен, аларның ныгып җитмәгән организмнары өчен ул бигрәк тә куркыныч. Тормышындагы бер ялгыш адым кемдер өчен авыру белән тәмамланса, кем өчендер гомерлек үкенечкә әйләнергә, ягъни ул бала тудыру сәләтен бөтенләйгә югалтырга мөмкин. Йөклелектән күптөрле саклану чаралары бар. Шуның иң нәтиҗәлеләре – спираль, таблеткалар, гормональ укол, презерватив. Һәр хатын-кыз өчен саклану чарасын аерым сайларга да мөмкин. Йөклелекне өзүнең хатын-кыз өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуын аның җенси партнеры да яхшы аңларга һәм бу яклап аңа теләктәшлек итәргә тиеш.

Гомумән алганда, абортларны профилактикалау түбәндәге кагыйдәләрне үтәүгә кайтып кала: гаиләне дөрес итеп планлаштыру; контрацепциянең нәтиҗәле чараларын куллану; легаль аборт куркынычсызлыгын тәэмин итү. Репродуктив системаның нормаль функциональ хәле-хатын-кыз сәламәтлеге күрсәткече. Сәламәт ананың гына сәламәт баласы туарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев