Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Главалар бильярд уйнады

Сабаның “Сабантуй” мәдәни спорт комплексында өч көн дәвамында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең ачык спартакиадасы зачетына бильярд спорты буенча ярышлар булды.

   Сабаның “Сабантуй” мәдәни спорт комплексында өч  көн  дәвамында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең ачык спартакиадасы зачетына бильярд спорты буенча ярышлар булды. Беренче   көнне  халык  саны 30  меңгә тулмаган  Чүпрәле, Актаныш, Менделеевск, Спасс, Кайбыч, Теләче, Мөслим районнары  башлыклары  уйнады. Җиңүне  Кайбыч  муниципаль районы башлыгы  Альберт Рәхмәтуллин  яулады.  Икенче  урында –   Ленар  Зарипов (Актаныш), 3нче дә –  Рамил Айбатов (Чирмешән. Шимбә көнне үзәкләре  шәһәр тибындагы бистә булган муниципаль районнар башлыклары  көч  сынашты. Ярыш  нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1. Рәис  Миңнеханов (Саба районы башлыгы), 2. Фәндәс Вәлиев (Сарман районы башкарма  комитеты  җитәкчесе), 3.Анатолий  Иванов (Мамадыш районы башлыгы). Ачылу һәм бүләкләү тантанасын Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Марат  Галиев; ярышларның баш судьясы Ленар Галләмов уздырды.

Якшәмбедә “Сабантуй”га шәһәр районнары җитәкчеләре  уйнады. Җиңү  Әлмәт районы башлыгы  урынбасары   Марат Гирфановка елмайды. Азнакай районы  башкарма  комитеты җитәкчесе  Айдар Шәмсетдинов 2нче  призер  булды. Лениногорск район башлыгы  Рәгать  Хөсәеновка 3нче  урын бирелде.   

Фәнил Мәүлетов  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев