Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гөлия Шәфигуллина: «Үзем бишле санын яратам. Шуңа балаларыбызны да бишкә тулсыннар, дидек».

Гаилә яме – балаларда

8 июль –Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Байлар Сабасында яшәүче  күпбалалы  Шәфигуллиннар гаиләсе мөхтәрәм кунаклар кабул иттеләр.

2011 елда парлы  сукмактан атлый башлаган  Гөлия һәм Фәнил Шәфигуллиннарның күр­­кәм  гаи­ләсендә биш бала тәр­бияләнә. Иң олы бала – Ришатка –11, Камиләгә–8, Ралинәгә – 6, Динәгә –3 яшь, Әминәгә 9 ай. Балаларның һәрберсенең үз мавыгулары, үз шөгыльләре бар. Ришат белән Камилә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү мәктәбендә укыйлар, шахмат буенча күп турнир җиңүчеләре. Ралинә белән Динә ”Бәләкәч” балалар бакчасына йөри. Гаилә башлыгы  Фәнил Рәшит улы үз бизнесын булдырып, Байлар Сабасында  сәүдә эше белән шөгыльләнә.  Шәфигуллиннар гаиләсен матур бәйрәм белән  Татарстан  Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе  Эдуард Вафин, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба районара  Социаль фонды җитәкчесе Марат Мөгътәсимов тәбрикләп, балаларны бүләкләр белән сөендерделәр. 

“Республикабыз сезнең кебек күпбалалы, күркәм гаиләләре белән чын мәгънәсендә  горурлана. Сездәй матур гаиләләр күбрәк булса иде.  Иң мөһиме   – балаларның теләкләрен  тормышка ашырырга мөмкинлекләр булуы. Без биредә Яшьләр министрлыгы һәм Саба районы җитәкчелеге белән берлектә  яңадан-яңа мөмкинлекләрне бул­дыру өстендә  эшлибез. Алга таба балаларга лагерьлар, Яшьләр үзә­ге төзү планлаштырыла”, – дип Са­ба районында башкарылачак төзелешләр белән таныштырды  Ринат Садыйков.

“Үзем бишле санын яратам. Шуңа балаларыбызны да  бишкә тулсыннар, дидек. Сабыйларга  бәхетле балачак, һәр гаиләгә имин тормыш насыйп булсын”, – ди әни кеше. Гөлия  үзенең тормыш девизы белән дә бүлеште: “Ярдәм сораучыга кулыңны суз, сиңа аны Аллаһы Тәгалә җибәрә!”.

  Үзе тормышта әлеге девизына һәрвакыт  тугры калырга тырыша. Балаларын да башкаларга карата ярдәмчел, игелекле итеп тәрбияләргә омтылалар.   Гөлиядән  күпбалалы  әни,  уңган хатын, шәхси эшмәкәр буларак ничек барысына да җитешүе белән дә кызыксындык.   Үзләре  әйтүенчә, балаларының мавыгуларын, кызыксынуларын искә алып, август аенда ук  еллык план төзеп куялар.  Ел буе шул  тәртипне саклап алып баралар.

“Гаилә – минем өчен зур  бәхет, өйдә сагынып  көтеп ала торган кешеләр булуы. Үзем  Кукмара районы Ядегәр авылыннан. Без гаиләдә дүрт бала үстек.  Шуңа да үземнең гаиләнең дә  ишле булуын теләдем. Үземне кырыс әти димәс идем. Ачуланырга яратмыйм.  Балаларны акыллы, тәүфыйклы, тәртипле итеп тәрбияләргә тырышабыз”, – ди әти кеше. 

Шәфигуллиннар әлегә вакытлыча ике бүлмәле   фатир арендалап яшиләр. Иң зур хыяллары – өченче сабыйлары тугач, дәүләт программасы буенча бирелгән җир кишәрлекләрендә үзләренең йортларын булдырып, балаларны зур, иркен өйдә яшәтү.  Район башлыгы   Рәис Миңнехановтан әлеге хыялларын тормышка ашыруда ярдәм чаралары күрсәтеләчәген  ише­тү  ишле гаилә өчен зур шатлык булды.  Бәлки алдагы гаилә бәйрәмнәрен яңа нигездә, үз йортларында каршылау да насыйп булыр әле  аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев