Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гөлнар Шәрифуллина – Гран-при иясе

Нечкәбил» XVII республикакүләм гаилә һәм ана матурлыгы бәйгесендә райондашларыбыз иң югары исемгә ия булдылар.

26 ноябрьдә Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Бердәм Россия» пар­тиясенең «Ныклы гаилә» проекты кысаларында  «Нечкәбил» бәй­гесенең финал этабы үтте. Анда районыбызның  Югары Шытсу мәдәният йорты хез­мәт­кәрләре Гөлнар һәм Илшат Шәрифуллиннар  зур җиңү яулап,  Гран-прига – «Иң Нечкәбил» ти­тулына ия булдылар.

Шәрифуллиннар районыбызда сәнгатькә гашыйк, җыр-моңлы гаилә буларак билгеле. Илшат Габдрафыйк улы 32 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган кеше, Гөлнар ханым 26 ел мәктәптә укытучы булып эшләгәннән соң 4 ел элек ире янына мәдәният йортына эшкә килә. Бүген алар берсе – директор, икенчесе сән­гать җитәкчесе булып, әлеге җа­ваплы да, кызыклы да, авыр да булган йөкне бергәләп тарталар. Балаларын да үзләре үрнәгендә  сәнгать җанлы итеп тәрбиялиләр. Зур уңышларга ирешүнең асылы да нәкъ менә бергәлектә, уртак максат-омтылышлар белән эшләүдә.

«Өйдә дә, эштә дә бергә, бер-берегездән ял итәсегез килмиме?»–дип сораучылар күп. Аллага шөкер, менә шул гел бергә булу, бер-беребезне һәрвакыт аңларга, барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга, гаиләдә дә, хезмәттә дә бер-беребезне тулыландырырга ярдәм итә. Бүгенге көндә бөтен тормышыбыз, хезмәтебез сәхнә белән бәйләнгән», – диләр Шәрифуллиннар. 

«Нечкәбил» XVII республи­ка­кү­ләм гаилә һәм ана матурлыгы бәйгесендә  республикабызның 9 районыннан 12  гаилә катнашып, «Нечкәбил»  исеме өчен киеренке көрәш барды. «Май аенда ук башланган бәйгенең  финалына кадәр зур  әзерлек эшләре алып барылды. Ике як нәселебезнең, гаиләбезнең кыйммәтле һөнәр­ләре, истәлекләре барланды, төрле видеолар, сценарийлар әзерләнде, конкурс эчендә дә күп  бәйгеләр узды.  Конкурсның зона турыннан ук традицион уен коралларында уйнау, аларны үстерү, сәнгать юнәлеше буенча эшләдек. Тырышлыгыбызны мәртәбәле жюри югары бәяләде.  Иң югары титул бирелүгә бик шатбыз, бу безнең өчен зур бүләк булды», – ди Гөлнар Шә­ри­фуллина. Әмма шушы биш минутлык чыгыш өчен күпме  көч, сабырлык, хезмәт соралганы әйтмичә дә аңлашыла. Шәрифуллиннар өчен җан атарга туганнары, районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, сән­гать мәктәбе бию коллективы барып, сәхнәгә 70тән артык ке­­ше күтәрелде. Мәдәният хез­мәткәрләренең бердәмлеге, уртак тырышлыгы районыбызга чираттагы зур җиңүне ки­тер­де. Шәрифуллиннар Гран-при белән бергә, ТР мәдәният хезмәт­кәрләре профсоюз оешмасы, «Әтиләр союзы» оешмасының Рәхмәт хатларына, «АYARIS» ви­деостудиясеннән гаилә биографик фильмы булдыру өчен сертификатка, эмоциональ номи­нацияләр кысаларында «Рухи ханым Нечкәбил» исеменә дә ия булдылар. «Конкурска әзерлектә үзләреннән өлеш керткән, безгә  җан аткан, тавыш биргән, ярдәм күрсәткән җитәкчеләребезгә, хезмәттәшләребезгә, авылдашларга, гомумән, һәр кешегә, гаиләбез исеменнән олы рәх­мәтләребезне җитке­рәбез», – ди­ләр Шәрифуллиннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев