Гомер биргән өчен рәхмәт!
22 декабрьдә илебездә ата-аналарга «Гомер өчен рәхмәт!» дигән Бөтенроссия рәхмәт бәйрәме билгеләп үтелә.
Сабаның «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә акциягә актив кушылдылар. Балалар әти-әниләренә рәхмәтләрен белдерделәр, «Гомер өчен рәхмәт!» дигән открыткалар әзерләделәр. Бәйрәмнең максаты-яшьләрне ата-аналарны хөрмәт итү рухында тәрбияләү, гомер бүләк иткән өчен рәхмәт хисе, тормышка мәхәббәт тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның тормышын бәхетле итү өчен куйган мәхәббәт һәм кайгыртучанлык, тәрбия һәм тырышлыкларыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев