Гриппка каршы прививка коткара
Саулыгың – байлыгың
Көз – депрессия генә түгел, салкын тиеп авырулар чоры да. Чыныкмаган, йомшак иммунитетлы кешеләр аеруча мышык-мышык борын тарта, йөткерә башлый. Моны статистика да раслый. “Саба районында һәм республикада кискен йогышлы авырулар, грипп һәм яңа короновирус инфекциясе белән авыручыларның күбәюе күзәтелә. Бер атна эчендә генә дә ОРВИ диагнозы куелганнар 29 процентка артты. Чирне китереп чыгаручы вируслар кешедән кешегә йөткергәндә, төчкергәндә күчә. Юылмаган куллар да йогышлануга сәбәпче булырга мөмкин. Бу сезонда гриппның А (H3N2) һәм В штаммнары белән бергә A (H1N1) яки тиз таралучы дуңгыз гриппының да активлашуы көтелә. Аның билгеләре: югары температура, йөткерү, баш, тамак авырту, хәлсезлек, калтырау. Кайберәүләр эч китүдән, косасы килүдән зарлана. Югары патогенлы вирус үпкә ялкынсынуга, сулыш алу җитешсезлегенә, хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Грипп белән бер үк вакытта ковид вирусы эләктерү ихтималы да бар. Шуңа да вакытында саклану чарасы күрергә кирәк”, – ди район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Резеда Фәттахова.
Чара дигәнең гриппка каршы вакытында, ягъни сезоны башланганчы прививка ясату. Хәзерге район дәвалау-профилактика учреждениеләрендә “Ультрикс Квадри” (гриппның 4 төренә каршы) “Совигрипп” вакциналары кайткан. Соңгысының составында токсиннары зарарсызландыручы, күзәнәкләрне кислородның актив формасыннан саклаучы совидон матдәсе бар. Прививка ясатканнан соң кешенең иммунитеты 10-12 көндә ныгый һәм ел буена саклана. Ул авырып китсә дә, инфекцияне җиңел формада үткәрә, пневмония, бронхит, менингит, миокардит кебек өзлегүләр булмый.
“Әлеге профилактика чарасы бигрәк тә еш салкын тиеп авыручылар, диабет, хроник чирләрдән интегүчеләр, кан басымы югары, йөрәгендә ишемия булган кешеләр өчен аеруча әһәмиятле. Прививканы шулай ук өлкәннәргә, мәгариф хезмәткәрләренә, транспорт, мәдәният, сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә кадатырга киңәш ителә. Моның өчен Саба үзәк, Шәмәрдән участок хастаханәләре, Иске Икшермә, Лесхоз табиблык амбулаторияләре табибларына (терапевтларына), ФАПларга мөрәҗәгать итәргә кирәк”,– дип аңлата баш эпидемиолог.
Районда 1 ноябрьгә 14450 кеше вакцина алган инде. “Мин прививкага бик уңай карыйм. Кызларым да шул фикердә. Ел саен ясатам. Пневмококка каршы да вакцина алдым. Короновируска каршы Турциядә акча түләп кадаттым. Файдасын күрәм. Авырсаң да, чир җиңелчә үтә. Исән-сау булыйк”, –диде Сабадан Сәлимә Латыйпова.
Халык медицинасы чаралары
Салкын тиюләр һәм грипп эпидемиясе чорында профилактика максатыннан көн саен 2-3 тырнак сарымсак, суган ашарга киңәш ителә. Вак угычта кишер кырыгыз. Сыгып алынган кишер суына 1:1 исәбеннән зәйтүн мае һәм 2-3 тамчы сарымсак согы кушыгыз. Барлыкка килгән катнашманы борынга көненә өч тапкыр икешәр тамчы тамызыгыз.
Авыруны кисәтүнең өстәмә чаралары: борынны сабын, марганцовка, фурациллин, сода эретмәсе һәм ромашка төнәтмәсе белән юдырырга.
Дарулар, витаминнар кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев