Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Грипптан прививка саклый

Саулыгың-байлыгың

  Йогышлану йөткергәндә һәм төчкергәндә кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән күчә. Вирус контакткөнкүреш юлы белән дә таралырга мөмкин, ягъни кеше кулларын юмыйча авызына, борынына яки күзләренә кагылса һәм гомуми көнкүреш әйберләре, савыт-саба аша. А (H3N2) һәм В гриппы вирусларының сезонлы штаммнары белән беррәттән, А (H1N1) гриппы яки югары патогенлы «дуңгыз» гриппы вирусының да активлыгы көтелә. Симптомнары: югары температура, йөткерү, тамак, тән, баш авыртуы һәм хәлсезлек. Кайбер авыручылар эч китүдән һәм косудан зарлана. Югары патогенлы А гриппы вирусы авыруның авыр барышын китереп чыгарырга сәләтле, ул үпкә ялкынсынуына, сулыш алу җитешсезлегенә һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Пациентларның аерым төркемнәрендә авыруның авыр формасы аеруча ихтимал. Мәсәлән, йөкле хатыннарда һәм хроник авырулары булган кешеләрдә. Шулай ук бер үк вакытта грипп һәм Covid 19 йоктыру да мөмкин, бу хәзер дә теркәлә. ОРВИ (грипп) белән авырганда табибка (поликлиника фильтры аша) мөрәҗәгать итәргә, тикшерү узарга һәм махсус дәвалау буенча киңәшләшергә кирәк. Авыруны өйдә калдырганда максималь изоляцияне тәэмин итү, йөткергәндә һәм төчкергәндә борын һәм авызны каплау, кулларын сабынлы су белән юу шарт. Гаиләнең барлык әгъзалары кулларын сабын белән ешрак юарга, авыруны караганда, битлек кияргә тиеш. Авыру өчен кулланыла торган урын-җир, савыт-саба һәм ашханә приборларын юмыйча файдаланырга ярамый. Авыруны профилактикалауның иң яхшы ысулы – гриппка каршы вакытында прививка ясау. Вакцинация авырудан яки авыруның каты барышыннан саклап калачак. Хәзерге вакытта районның дәвалау-профилактика учреждениеләрендә гриппка каршы Утрикс Квадри (4 төр гриппка каршы), Совигрипп вакциналары бар. Прививкадан соң иммунитет 10-12 көннән барлыкка килә һәм ел дәвамында саклана. Вакцина алган кеше хәтта авырса да, инфекцияне җиңелрәк формада һәм үпкә ялкынсынуы, бронхит, миокардит, менингит кебек катлаулануларсыз кичерә. Гриппка каршы прививканы башка вакциналар белән бер көнне ясарга мөмкин. Моның өчен участок табибларына яки фельдшерга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакцинация алдан язылмыйча гына үткәрелә. Гриппка каршы прививка ясатыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Резеда Фәттахова,

район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев