Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәр җептә – йөрәк җылысы

Югары Шытсу апалары СВОдагы егетләргә оекбашлар бәйли

 

Ил өстенә ишелеп төшкән зур  сынаулар игелекле күңелләрдә яшеренеп яткан иң матур омтылышларны кузгата.

Ватанына  кирәкле булырга тырышып изге  гамәлгә  алынган  кеше үзенең башкарган  эш­ләрендә  канәгатьләнү табарга  га­дәтләнә. Моның  өчен алар берни дә таләп итми. Авырлык килгәндә безнең халык таулар күчерергә әзер. 2022 елда махсус хәрби операция башлангач та, гади кешеләр күңелендәге  мәрхәмәтлелек, яр­дәмчеллек, кайгырту хисләре алгы планга чыкты. Өлешчә мобилизация игълан ителеп, кемнең улы,  кияве, кемнең әтисе Украинага җибәрелгәч, бу афәтнең бөтен асылын төптән аңлаучылар айлап түгел, көнләп артты. Һәр авылда берләшеп, ватсапта төркемнәр ачып хәрби операциядәгеләргә төрлечә булышу акцияләрен башладылар. Кемнәр ничек булдыра ала – берәүләр маскировка челтәре үрсә, икенчеләр “солдат ашлары” әзерли, өченчеләр акчалата-әйберләтә булыша. Байтак авыллардагы кебек, Югары  Шытсуда  яшәүче апалар  да  бу эштән читтә калмаган. Алар белән безне “Хәят” оешмасы җитәкчесе Гөлнара Фәтхрахманова таныштырды. Өлкән  яшьтәге  унбишләп апа мәдәният йортының буш иркен бүлмәсенә стена буйлап тезелешеп утырганнар да, күмәкләшеп йон тетәләр,  җе­герлиләр һәм барлыкка килгән җептән оекбашлар бәйлиләр. Җитез кулларда орчыклар зыр-зыр әйләнә, бәйләү энәләренә  күз иярми.

“2024 елның 30 октябре иде бугай. Махсус операциядәгеләргә  йон  оекбашлар кирәк икән дигән   сүз  чыкты да, кызлар, нишлибез, бәйлибезме, дип үзебезнең “Ярдәм” группасына хәбәр  салдым. Шуннан  соң, төркемдәшләр, әйдәгез, эшлик, дип бер-бер артлы  җавап  яздылар. Аннары көннәрен билгеләдек тә, кичке ахшам намазыннан  соң, әкренләп җыела башладык.  Шимбә-якшәмбе балалар  кайта, мунча  көне бит  инде. Дүшәмбедән җомгага кадәр без монда. Билгеләнгән сәгатьләрдә өч орчык  йон  җегерләп була. Оекбашларны өйләрендә башлап алып килүчеләр дә бар. Күмәк эшләгәч, күңелле, уен-көлке дә сөйләшәбез, яшь  вакытларны  да искә алабыз. Барыбыз да бер  чор  кешеләре бит. Баштарак 30лап  җыелган  идек,  быел  да 15-16дан ким булмыйбыз. Җәмәгатьләребез эшебезне хуплый. Минем бабай Шамил,  ирләргә дә шундый оеша торган урын турында хыяллана”, – дип сөйли Миңсәрия  апа Мөхетдинова.

“Хупламаган  кая! Вакытында чыгып  китмәсәң, әллә бүген бармыйсызмы дия башлыйлар. Ир-егетләребез үзләрен аямыйча илебезне  саклагач, без дә тырышып оекбашлар бәйлибез. Бу бүлмә инде икенче  йортыбыз  кебек. Кышкы  озын  кичләрне  файдалы  уздырудан күңелгә тынгы табабыз”, – дип  сүзгә  кушыла  хуҗалыкта 39  ел бухгалтер булып эшләгән,  өч  бала үстергән Кафия Идиятуллина.

 Араларында  иң өлкәне Мәшүдә апа Баһманова. Аңа   киләсе  елга 80  яшь тулачак икән.  Ул  30 елдан артык  хат ташучы булып   эшләгән. Бер Югары  Шытсуга гына да  йөздән  артык район газетасы тараткан. “Яшьрәкләр  каршы  килмәгәч,  аларга иярәм дә  йөрим  инде. Балачактан кул белгән  эш бит,  өйрәнәсе юк”, – ди  ул көнҗәләгә куелган йонны бармаклары бе­лән  нечкә җепкә әверелдереп. Эш  үзара  бүленгән. Без  булган  кичтә Айсылу Гарифуллина, Гөл­синә Һидиятуллина, Фалиянур Кә­римова йонны тетеп торсалар, эрләүгә Сания  апа Һидиятуллина (ул авылның мөхтәрәм абыстае да әле), Фидания  Давытова, Сәрия Мөхетдинова, Мәшүдә Баһманова, Рушания Салихова, Кәүсәрия Мө­хетдинова алынган. Бәйләү белән Мөршидә Гыймадиева, Кадрия Шәвәлиева, Расиха  Мусина, Кифая Һидиятуллина, Рәзифә Гыймадиева шөгыльләнә  иде. Өйләрендә эшләүчеләр дә бар икән.

Ягъни Хәния Сәлимҗанова, Нәфига Һидиятуллина, Дания Җә­ләлиева һәм  Чәбки-Сабадагы авылдашлары Миңзәлифә апа Абдуллинаның да гуманитар  яр­дәмгә өлешләре  керә.

“Узган  ел 188,  быел 85 пар оекбаш бәйләдек. Аларны Сабадагы штабка  илтеп тапшырдым.  Инде  бәйләгән оекбашларыбыз солдатларга барып  җитеп, тән­нәрен  җылытсын, барысына да  исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтырга язсын. Бөтен теләгебез шул. Оекбашларыбыз барып җиткәнче үк  кайтсыннар иде дип тә еш кабатлыйбыз”, – диде Сәрия ханым һәм кыюлыгын җыеп  үз   йортына  да  су­гылырга тәкъдим итте. Барып  керсәк! Баксаң,  ул өенең олы  ягын тегү цехына әйләндереп бетергән булып  чыкты. Оекбашлар бәйләүдән тыш, Сәрия  апа  мендәрләр,  кирәк булган  вакытта төрле  үлчәмдә трусиклар да теккән. Аларының төгәл исәбен дә әйтә алмый. Сабада тегүчеләр группасына  кереп, матрасларга ихтыяҗ барлыгын белгәч,  аларны  тегүгә  күчә. Тукымалар  кибетеннән  эчлеккә синтепонны башта  үзе сатып ала, тышлык  өчен  пәрдәләр  кул­лана.  Материалларны авылдашлары бирә,  рулоны белән Казаннан   кайтартуда Дилбәр Габдракипова да  (ИПлары бар)  булыша. Аның картоннан  ясалган  каминын, оныклар  өчен кечкенә  өйчекләрен дә  күреп сокландык. Бу шөгыле борчуларын оныттыра, авыр уйлары  башыннан китеп тора. “Улым Айрат үлгәннән  соң бернәрсәдә дә гамем  калмаган  иде.  Хәсрәтемне эш белән  басам,  күңелемә җи­ңел булып   китә. Тормышка  кайтам“, – ди Сәрия  апа. 

Кешене эш түгел, хәсрәт бетерә,  диләр. Күңелдә кайгы  урынын  мавыгу  алса, борчулар онытыла.

“Бу эшне ул  сеңлесе Резеда Бәдретдинова белән башлады. Резеда апаның ике улы да СВОда, берсеннән 12 ай хәбәр юк. Сәрия апа туганы Миңзәлифә апа белән  230 матрас, трусиклар, мендәрләр, рюкзак капчыклары тектеләр. Әзер әйберләрне Сабадагы штабка ире Шамил белән менгереп бирәләр, җәй көне оныклары да ярдәм итте штабка”, – ди гаҗәеп  сыйфатларга ия авылдашлары турында мәдәният хезмәткәре Гөлнар Шәрифуллина.

Өлкәннәрнең оекбаш бәй­ләп  кич утырулары гореф-га­дәтләрне, йолаларны яңарту да бит әле. Бу  уңайдан олы  җанлы апаларның  хезмәт урыннарын “Балаһөнәр”  проекты маршруты­на да кертү кирәктер.  Картлык исәннәргә  киләчәк. Оныкларыбыз олыгайган  көннәре өчен җы­лы оекбашлар бәйли белергә  өйрәнмәсәләр, моңа кем гаепле булачагын аңлавы  авыр түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев