“Һәр гамәл йөрәк кушканга кылына” ди Сабаның волонтерлар штабы җитәкчесе Гөлнара Фәтхерахманова
Штабта эш тынып тормый: биредә конвейер кебек волонтерлар хезмәте җайга салынган, махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар килеп,изге эшләре өчен рәхмәт сүзләре ирештереп китәләр...
“Татарстан коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеге буенча Россия күләмендә 2нче урынны били. Монда сезнең дә өлешегез зур. Коммерцияле булмаган оешмалар шул ук зур дәүләт эшен башкаралар, ләкин алар профессиягә туры килгәнгә түгел, күңел кушканга эшлиләр. Сез әмер биреп түгел, үзегез яратып эшлисез,” – дип ассызыклаган иде ТР иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева районыбызда эшләп килүче “Хәят” халык инициативаларын үстерү һәм гамәлгә ашыруның автоном коммерцияле булмаган оешмасының эшчәнлеген югары бәяләп.
“Хәят”леләр узган ел республика күләмендә “Мәхәббәт аша тәрбия. Бишек җыры” дип аталган күләмле проект тәкъдим итеп, республика грантына лаек булдылар. Гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гореф-гадәтләребезне саклау, буыннар арасындагы бәйләнешне өзмәү, бишек җырларын популярлаштыру, шул ук вакытта районыбызның агач һәм кул эше осталарын күрсәтүгә дә юнәлтелгән әлеге хезмәтнең “Россиянең иң яхшы проектлары үрнәкләре” җыелмасына кертеләчәге нинди олы мәгънәгә ия булуын күрсәтә. “Теләсә кайсы проект иң беренче йөрәктән чыккан булырга тиеш”, –ди "Хәят" коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Гөлнара Фәтхрахманова.
Тумышы белән Мордовиядән булган Гөлнара Шәфкать кызы белән Саба егете Фәнис Фатыйх улын Мәскәү шәһәре таныштыра. Россия башкаласында карьера баскычлары буйлап үсәргә зур мөмкинлекләре булган яшь пар 2019 елда Сабага кайтып төпләнә.
“Минем бөтен хыялым татар егете белән гаилә корып, балаларыбызны татар мохитендә, әби-бабайлы тулы гаиләдә үстерү булды. Аллаһ мине ишетте. Яшермим, Мәскәүдә мөмкинлекләрем зур иде. Тимер юл системасындагы яхшы эшемне калдырырга мәҗбүр булдым, чөнки йә гаилә корам, яисә бөтенләйгә тимер юлда калачагымны аңладым. “Зәкәт” ярдәм фондында волонтер булып эшләдем. Аннары “Кемпинг” дигән татарча проект булдырып, Мәскәүдә яшьләр ялын оештыру буенча иң көчлеләрдән дип танылды. Фәнис белән дә шунда таныштык. Икәүләп ул проектны үстерә башладык. Тагын берничә яңаны оештырдык. Дөресен генә әйткәндә, һәр яңа башлангычымда үзем генә күренсәм дә, барысына да ирем төп этәргеч булды. Әгәр иҗтимагый эшчәнлегеңдә икенче яртың теләктәшлек күрсәтмәсә, бер нәрсәгә дә ирешеп булмый”, – ди дүрт бала әнисе Гөлнара Фәтхрахманова.
Мәскәү шәһәреннән оештыру эшендә бай тәҗрибә, зур максат-хыяллар белән кайткан Гөлнараны татар мохите тагын да җәлеп итеп, үз эченә бөтереп ала. Биредә үзенә теләктәшләр табып, бер-бер артлы күңел түрендә йөрткән проектларын тормышка ашыра башлый.
“Сабага кайткач та мин үземне айсбергларны кузгаткан бозваткыч ролендә күрдем. Районда бик көчле хатын-кызлар бар. Аларның берсе икенчесе белән таныштырып, “Хәят” хатын-кызлар оешмасы булып тупландык. Менә биш ел дәвамында дус-тату , бер ният, максатлар белән эшләп киләбез. Бүген “Хәят” оешмасы 20 хатын-кызны берләштерә. Һәр проектның үз командасы бар," – ди ул .
Әлбәттә, Гөлнара Шәфкать кызы тәүге проектларны гамәлгә ашыра барганда коммерцияле булмаган оешма (НКО) булдырам дип алынмый. Йөрәк кушуы буенча башкарылган гамәлләр үзеннән үзе НКО кысаларына керүе эшли башлагач кына аңлашыла.
“НКОлар дүләтнең өченче секторы дип санала. Син берүзең генә мәсьәләләрне хәл итә алмыйсың. Җәмгыятьтәге проблемага бәйләнеше булган кешеләрнең, ягьни фикердәшләрнең, идеядәшләрнең бер җиргә туплануы коммерцияле булмаган секторның асылын тәшкил итә. Идеяләрең белән хыялланып, очып кына йөрмичә, вакытында дөрес методика белән үзеңне туплап алсаң, җитди мәсьәләләрне чишүгә сәләтле көчле оешма була аласың”, – ди Гөлнара Шәфкать кызы.
Иҗтимагый эшчәнлегендә шуны раслый да.
Махсус хәрби операция башлангач барлыкка килгән “Солдатка аш” проекты чын мәгьнәсендә Гөлнараның күңел түреннән, йөрәк кушуы буенча туган иң күләмле һәм игелекле проектларның берсе. Иң мөһиме, ул үзе артыннан башкаларны да ияртеп, бу зур күләмле һәм масштаблы гамәлгә әверелде. Әлеге проект хәйриячеләр белән бергә 700гә якын волонтерны берләштереп, аларның 60-70е махсус хәрби операциядәгеләр өчен көндәлек хезмәт куя. Авыллардагы кураторлар да җирлектәге халык белән ифрат зур эш алып баралар. Эшмәкәрләр белән тыгыз бәйләнеш булдырылган. Изге күңелле эшмәкәрләр ярдәме белән район үзәгендә штаб өчен махсус урын бирелеп, солдатларга азык-төлек, кием-салым, көнкүреш әсбаплары тупланып атна саен гуманитар ярдәм җибәрелә. Фронтка волонтерлар көче белән 60 меңгә якын порция кипкән аш һәм 10 тоннага якын яшелчә белән ит озатылган. Бүгенге көндә Корбан аенда сәдака итеп тапшырылган 50 сарык һәм 3 сыер малы итеннән консервлар, колбаса, суытылган формада маринадланган ит әзерләү тулы куәтенә бара. Итнең күләме зур булгач, билгеле, ассортимент да арттырыла.
“Әлеге проектны да грантка кертергә мөмкин иде. Мин аны грант аша үткәрү дөрес түгел дип саныйм. Бүгенге көндә проектка халык үзе ярдәм итәргә бурычлы. Безнең солдатлар үзләре артында көчле тыл барын тоярга һәм ул ышаныч көч өстәргә тиеш. Һәрбер проектның үз партнерлары бар. Безгә ярдәм итүчеләрне санап бетерү мөмкин түгел. “Солдатка аш” проекты яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов белән берлектә алып барыла. Эшчәнлегебез район мөхтәсибәте белән тыгыз бәйләнгән. Ил күләмендәге вәзгыятьне аңлап, үз өлешен кертергә тырышучылар күплеге куандыра. Бүгенге көн һәр кешегә игелек кылу мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, штабка якын гына яшәүче бер әби пенсия акчасы алган саен, өлешем керсен дип, бер уч конфет китерә. Бу да бик зур ярдәм. Бер уч ризыкка никадәр йөрәк җылысы, көч һәм энергия сыйган. Барыннан да бигрәк, анда олы кешенең изге теләге кергән. Эшмәкәр тегүчеләр безгә гел ярдәм итеп киләләр. Мине СВО темасы белән бик тирәнгә киттең, дип тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Бүгенге көн СВО белән бәйле булганга, минем әлегә игътибарымны башка өлкәгә юнәлтәсем килми. Бу проектның да нигезенә гомумкешелек кыйммәтләре салынган”, – ди Гөлнара Фәтхрахманова.
Штабта эш тынып тормый: биредә конвейер кебек волонтерлар хезмәте җайга салынган, махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар килеп,изге эшләре өчен рәхмәт сүзләре ирештереп китәләр. Ставропольдән, Татарстанның берничә районыннан солдатлар биредә булганнар. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев “Хәят”леләргә теләктәшлек күрсәтеп, “Солдатка аш” линиясе буенча төпле киңәшләр бирә. Күптән түгел Гөлнара Фәтхрахманова Чехиядән “Россиянең иң матур күңелле кызы Гөлнара” дип башланган хат ала. “Сезнең фронт өчен башкарган хезмәтегез, изге гамәлләрегез бәяләп бетергесез”, – дип яза 84 яшьлек элекке хәрби Игорь Васильев. Мондый сүзләрнең акчадан кыйммәтрәк рухи байлык булуы билгеле. Июнь аенда волонтерлар эшчәнлеген оештыруда иң яхшы үрнәк күрсәтүчеләр буларак ”Хәят”леләр башка төбәкләрнең әлеге хәрәкәт җитәкчеләрен кабул иттеләр. Делегациянең күп проектларны Россия күләмендә җәелдерергә дигән фикер белән китүләре әлеге юнәлешне тагын да камилләштерүне, логистик системасын булдыруны таләп итә. Сабага кайтканда татарчаны бөтенләй белмәгән Гөлнараны чын татар мохитендә яшәве, татар рухлы сабыйлар үстерүе бик тә бәхетле итә. Үзенең бар яктан да иң зур остазы итеп каенанасын саный. Иренең әнисенең тормыш рәвеше, балалар белән мөгамәләсе аның тормышында зур роль уйный.
“Саба районында проектлар тудырып та, федераль дәрәҗәдә әһәмиятле итәргә була. Мин үзем продюссер буларак, төрле проектлар оештырам. Ә социаль проект ул күңел кушканга эшләнә. Бәлки киләчәктә безнең “Хәят”нең дә штат расписаниесе булдырылып, аның нигезендә хезмәткәрләрне эшкә алу мөмкинлеге туар. Әлбәттә, без бу дәрәҗәләргә өметләнәбез”, – ди Гөлнара Фәтхрахманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев