Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәркем язмышы ЗАГС хезмәте аша уза

Район ЗАГС бүлегенә 2023 елда 1445 кеше мөрәҗәгать иткән

 Районыбыз халкының, гомумән, һәр  кешенең дөньяга килгән көннән алып яшәештәге булган  иң истәлекле вакыйгаларын рәсмиләштерү   ЗАГС хезмәтенә йөкләнгән.

Әлеге хезмәтне безнең район­ның ничәмә-ничә буыны елъязмаларын теркәүче орган дип атарга була. ЗАГС органнары яңа туган балаларны, никахларны, аерылышу, үлем актларын теркәүне, исем алмаштыруны, әтилекне билгеләүне, уллыкка (кызлыкка) алуны, ка­баттан бирелгән документларны (алар югалганда яки бозылганда) һәм белешмәләрне теркәүне, гомумән, тугыз төрле хезмәт күрсәтәләр.

Аларның эшләре дә замана­ бе­лән атлый,  калын-калын «ам­бар» китапларын  яңа мәгъ­лү­мати технологияләр алыштыра.  Бүген  һәркем  ЗАГС бүлегенә ки­леп йөрмичә генә  алда саналган  9 хезмәт  күрсәтү  төренең  җидесен  дәүләт хезмәтләре порталы аша башкара ала. Шулай ук  быел гына  гамәлгә кергән   “Бала туу” суперсервисы   дип аталган яңача хезмәт төре  ата-аналарга дәүләт хезмәтләренең федераль порталындагы шәхси кабинеттан ЗАГС органына ки­рәкле документларны юллау һәм электрон туу турындагы  таныклык  алу мөмкинлеге  бирә. Быел районыбызда  55  гаилә әлеге  хезмәт төреннән файдаланган. Аңлашылганча, бүген күпфункцияле үзәктәге  8нче “Бердәм тәрәзә” аша гаризалар  кабул итү тарих битләренә күчә бара.  Турыдан-туры элемтә до­кументлардагы хаталарны тө­зәтү очракларында гына башка­рыла. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөл­нар Шәфыйкова әйтүенчә, бар­лык актлар язуларының элек­трон варианты Бердәм дәү­ләт федераль  мәгълүмат системасына кертелгән. Шулай ук бүлектә кәгазь варианттагылары да саклана. Саба ЗАГСы  белән бәйле гаризаларны  Рәсәйнең те­ләсә кайсы төбәгеннән элект­рон тәртиптә  юллап алырга бу­ла.  Шулай ук безнең тө­бәктә ту­ып, бүгенге көндә Үз­бәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Ка­зах­стан, Әзербайҗан рес­­пуб­­ликаларында яшәүче мил­­­­ләттәшләребезнең, яки ки­­ресенчә, әлеге илләрдә ту­ып, бү­генге көндә районыбызда яшәү­челәрнең  гаризалары да ЗАГСлар аша хәл ителә.

“Әлбәттә,  хез­мәтебез төрле гражданлык хәле актларын теркәүгә генә кай­тып калмый. Бүлек  алдындагы төп бурычларның берсе – яшьләрдә гаиләгә карата җит­ди мөнәсәбәт тәрбияләү, ягъни профилактика белән шө­гыльләнү.   Югары сыйныф уку­чылары  өчен  “Семьевидение – Гаилә белеме” дип аталган  кур­слар кысаларында эшчәнлек алып баруыбыз – шуның бер мисалы.  Еш  кына  укучылар  ЗАГС эшчәнлеген   өйләнешү, туйлар белән генә күзаллый.   Әлбәттә,  яңа гаилә коруны теркәү иң әһәмиятлесе, тантаналысы һәм күңеллесе булып кала.  Нигездә   бүлектә  киңкырлы хезмәт алып барабыз. ЗАГС төшенчәсенең киңлеген аңлату,  тагын да таныту максатыннан   быел “В кон­­такте” социаль челтәрендә “Ло­готип” бәйгесе дә үткәрелде. Анда барлыгы 37 эш, дүрт коллектив  катнашып, үзләренең ЗАГС белән  бәйле логотипларын  юлладылар.  Дүшәмбе – һөнәри бәйрәмебез  көнне әлеге бәйге җиңүчеләрен һәм призерларын чакырып бүләкләдек”, –ди Гөлнар Шәфыйкова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев