Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Һәркем үз саулыгын иң элек үзе кайгыртсын иде»

18 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне. Бу бәйрәм елга бер тапкыр гына, ә калган көннәрдә медицина хезмәткәрләренә кешеләрнең сәламәтлек сагында торырга, еш кына аларның гомере өчен көрәшергә туры килә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Гөлназ Гарифуллина белән бүгенге медицина өлкәсе яңалыклары, милли проектлар кысаларында башкарылган эшләр хакында сөйләштек.

 – Бүген медицина хезмәткәрләре алдына куелган иң зур бурычлар – демографик хәлне яхшырту, балалар туу санын арттыру, үлем очракларын киметү. Сәламәтлек сагында торган һәркем  шушы максатларга ирешүдә бар көчен куя,– диде Гөлназ Раиф кызы. – «Сәламәтлек саклау» милли  проекты кысаларында җиде төбәкара проект  гамәлгә ашырыла. Шуларның берсе – «Беренчел  медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» проекты нигездә  халыкны профилактик  тикшерү һәм диспансерлаштыруны үз эченә ала. Кеше бер ел диспансерлаштыру, икенче елында  профосмотр үтәргә тиеш.  Бу авыруларны үзвакытында ачыклау өчен иң нәтиҗәле алым.  Хәзерге көндә  диспансерлаштыру планы 148 процент үтәлгән, биш айга  профилактик тикшеренү күрсәткече 110 процент тәшкил итә. Моңа районыбызның төрле  оешма-предприятиеләре белән килешүләр төзеп, эзлекле рәвештә эшчәнлек алып бару нигезендә ирешелә. Шулай ук авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең дә медицина тикшеренүе белән бергә, диспансерлаштыруга да  җаваплы карауларын сорар идек.

 Өлкәннәрне хастаханәгә алып килү өчен аерым автотранспорт булдырылуы да  уңайлылыклар тудырды. Әлеге хезмәттән 780 кеше файдаланып өлгерде. Диспансерлаштыру яки профилактик тикшеренү, планлы рәвештә хастаханәгә яту, дарулар алу,  кыскасы, хастаханә белән бәйле мәсьәләсе булган һәр  65 яшьтән өлкән булган кеше бу хезмәттән файдалана ала. Моның өчен  фельдшер-акушерлык пункты мөдиренә мөрәҗәгать итәргә генә  кирәк.  Коронавирус белән авырганнар өчен  тирәнәйтелгән   диспансерлашты­руга  зур игътибар бирелә. Ул күр­сәткеч 105 процент тәшкил итә. Шулай ук коронавирус белән авырганлыгы  хастаханәдә теркәлмәгән очракта  да  шәхси теләк белән диспансерлаштыру үтәргә  мөмкин.

13 июньнән  1 ай дәвамында районыбызда Республика клиник  хастаханәсе табиблары – кардиолог, невролог, онколог, онколог-хирург, офтальмолог, акушер-гинеколог кабул итүендәге мобиль поликлиника эшләячәк. Ул бүген Лесхозда, киләсе атнада  Шәмәрдәндә,  аннан  Иске Икшермәдә, Сатышта булачак. Форсаттан чыгып, якын-тирә авылларда яшәүчеләрне дә  мобиль поликлиника хезмәтеннән файдаланып калырга чакырабыз. Бу очракта да 65 яшьтән өлкәннәргә махсус машинага заявка бирү мөмкин.

«Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү»  проекты  кысаларында да районыбызда зур эшләр башкарыла.  Чөнки әлеге авырулардан  вафат булучылар статистикада 1нче урында тора. Аларны кисәтү максатыннан республика күләмендә күп чаралар күрелә. Йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авырулары булганнар (йөрәгенә, кан тамырларына операция ясатучылар) республика хисабыннан бушлай дару белән тәэмин ителә башладылар. Авыру дәваланып кайткан медицина учреждениесеннән район үзәк хастаханәсе участок табибына хәбәр килеп, шуның нигезендә даруларга заявка бирелә. Препаратлар белән өзеклекләр тумый. Әмма шунысын да искәртеп узарга кирәк,  дарулар белән  кеше инвалидлык буенча пенсия алмаган  яисә  инвалидлыгы булып, социаль пакеттан баш тартмаган очракта гына  тәэмин ителә. Еш кына  авыру кискенләшкәндә дару сорап мөрәҗәгать итәләр,   әмма препаратлар белән тәэмин итеп булмый. Шулай ук үз вакытында РКБга коронография, ягъни йөрәккә стенткуярга җибәрү нәтиҗәсендә күп авыруларның гомерләре сакланып калынды. Мәсәлән, узган ел – 86, быел биш айга 26 кешегә  коронография ясалды.

    Быел биш айга 135  үлем очрагы теркәлде, ягъни былтыргыдан 40ка кимеде. Агымдагы елның биш аенда 138 бала туса, узган ел 100 сабый дөньяга килгән. Әлеге саннар  демографик хәлнең яхшыруын күрсәтә. Вакытында даруларны алу, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү, диспансерлаштыруга җитди карау  күп кенә авыруларны кисәтүгә китерә. Шулай ук вакытында медицина ярдәме күрсәтү һәм авыруны ачыклау  өчен районыбызның 40 фельдшер-акушерлык пунктлары да яңа ЭКГ аппаратлары  белән тәэмин ителде. Шуның 14ендә өйгә барып тикшерү мөмкинлеге бар. Сәламәтлектә үзгәрешләр сизелгән очракта, озакка сузмыйча ЭКГ ясату мөһим, ул электрон рәвештә участок  терапевтына юллана. Бу кешенең сәламәтлегендәге кискен үзгәрешләрне тиз арада кисәтүгә китерә.

 “Яман шеш авыруларына  каршы көрәш” проекты нигезендә район үзәк хастаханәсендә быел  апрель аенда яман шеш белән авыручыларны амбулатор дәвалау үзәге эшли башлады. Үзәктә табиб-онколог авы­ру билгеләре булганнарны  кабул итә. Биредә үк  онкологик диспансерда  (РКОД)  дәвалану узганнан соң химия терапиясе алу өчен көндезге яту бүлеге булдырылды. Әлеге бүлектә 17 кеше химия терапиясе алдылар. 

Шулай ук «Беренчел буынны модернизацияләү» проекты нигезендә районыбызда эшләүче медицина объектларына күләмле капиталь ремонтлар үткәрелә. Быел Юлбат һәм Яңа Мичән авылларында модульле    ФАПлар  сафка басты.  Шәмәрдән участок хастаханәсендә башланган ремонт дәвам итә, матди-техник базасы ныгытыла.  Хәзерге көндә капиталь ремонт үзәк хастаханәнең терапия һәм  неврология, ашыгыч ярдәм корпусларында  бара.  Шулай ук 51, 683 миллион сум күләмендәге    өч рентген  һәм УЗИ аппараты,  флюорограф һәм башка җиһазлар  белән баетылдылар. 

Бүгенге көндә 65 табиб, 241 урта медицина хезмәткәре халык сәламәтлеге сагында тора. Өч  табиб  медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту өчен “Земский доктор” гранты алуга иреште. Медицина буенча уку йортларында   максатчан программа (целевой)  белән 31 студент белем  ала. Киләсе елга невролог, психиатр, терапевт, онколог, лаборатория табибының  үз белгечлекләре буенча  эшкә кайтуы көтелә.

Узган 2022 ел цифрлаштыру елы булганлыктан, ул  сәламәтлек саклау өлкәсен дә югары технологияләр бе­лән баету мөмкинлеге бирде. Хә­зерге  вакытта инвалидлык буенча груп­па рәсмиләштерү өчен  медик-санитар экспертиза да электрон рәвештә, авыру Казан шәһәре хас­таханәләренә барып йөрмичә генә башкарыла. Гомумән, медицина до­кументлары, анализлары барысы да электрон рәвештә башкарылып, базада саклана. 

Бүген сәламәтлек саклау системасында күп нәрсә үзгәрә – дәвалау учреждениеләребезнең базасы яхшыра, табибларга һәм шәфкать туташларына һөнәри яктан үсү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Бу медицина хезмәткәрләренә тагын да зуррак нәтиҗәлелек белән эшләргә мөмкинлек бирә.

Һөнәри бәйрәмебезне елдагыча, күркәм күрсәткечләр, хезмәт уңыш­лары белән каршылыйбыз.   Бәйрәмебез  уңаеннан  алны-ялны белми эшләүче коллективны, ветераннарыбызны ихластан котлыйм. Тормышларын кеше сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган ак халатлы медицина хезмәткәрләренең үзләренә дә ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә иминлеге, тыныч тормыш телим”.

 Фотода:  38 ел гомерен халык сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган район үзәк хастаханәсе табиб-дерматологы Резеда Фатыйхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев