Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәркем үз вакыты белән килә

Гаилә белән килүчеләр, әлбәттә, айфон, автомобиль оту теләге белән бина каршында фотога төшә, селфи ясый

 

 

   Сайлауларда  катнашуны һәр  гаилә  үз  вакытына  карап планлаштыра. Берәүләр халык  күп  җыелганчы дип барырга ашыкса, икенчеләр танышларын күрәсе  килеп  та бара. Пик  вакыты сәгать 10-11ләргә  туры  килә. “Безнең  район  мәдәният  йортында 1353  сайлаучы исемлеге бар. Халык иртәдән бирле  агыла, барысы да җаваплылык тоя, бәйрәм рухы да күзәтелә. Гөлүзә Габделмәнова тәкъдим иткән коймак белән  чәй эчәргә теләүчеләр дә бетеп тормый”,– диде   сайлау комиссия  секретаре Алина Ибраһимова.  

 Гаилә белән килүчеләр, әлбәттә, айфон,  автомобиль оту теләге белән бина  каршында  фотога төшә,  селфи  ясый. Өч бала белән  сайлауга килгән    Арслановлар да бәхетен  сынап  карарга булган.

”Иң мөһиме,  Дәүләт Советында көчле  депутатлар  корпусы  формалашсын. Без  сайлаган  кандидатлар үзләренә   йөкләнгән  вазифаны намус белән  үтәсеннәр  иде”, – диделәр алар.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев