Һава шартлары ашыктыра: “Игенче”дә бөртеклеләрне чәчүне 1 майга төгәлләргә җыеналар
Уңыш-2025
Элегрәк өлкәннәрдән 1 майга сабан культуралары чәчүне тәмамлаулары турында сөйләшкәннәрен хәйран ишеткән булды. 2025 елның аз карлы кыштан соң килгән язы да моңа мөмкинлек бирергә охшаган. Көчле җилләрнең җирдәге дымны тиз алып бетерүе дә ашыгырга кирәклеге турында сөйли.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә 1579 гектарда бөртекле-кузаклы культуралар чәчәргә кирәк. Эзмә бүлекчәсендә эш 62 гектарлы Өтернәс басуыннан башланып киткән. Биредә яшь белгеч Инзил Сафиуллин “Сэлфорд-522” комплексында АльВарис сортлы, ПР3 репродукцияле бодай бөртекләрен туфракка күмдерә иде. Әлеге агрегатның 48 сошнигы бар, 9,1 метр киңлектә җир алып бара. Җитештерү куәте 100 гектардан артып китә.
“Кабинадан бөтен эш барышын компьютердан күреп була. Һәр сошникка килүче һәр орлык үткәргечкә махсус датчик куелган. Берсе генә эшләмәсә дә, хәбәр бирә. Орлык төшми калган буразна була алмый”,– диде 4нче сезонын чәчү комплексын кырга алып чыккан егет. Белгечлеге инженер булса да, әнә шулай кирәк чакта үзе техникага утыра ул. “Сэлфорд”ны ике сменада эшләтәләр. Тәҗрибәле механизатор Айзат Сәмигуллин да, әле иртәрәк булуга да карамастан, аны алыштырырга кырга килеп җиткән иде инде. Баш агроном Нияз Галиев әйткәнчә, Эзмә бүлекчәсендә барысы 582 гектарда сабан культуралары чәчеләчәк.
“Эшне 1 майга тәмамлауга килгәндә, һава шартларыннан тора инде. Сыйфатлы булуы кирәк бит”,– диләр игенчеләр.
Агротехник таләпләре үтәлә. Ындыр табагында орлык агулаучы Илдар Хөсәенов, Айзилә Зарипова, Гөлназ Салихова “ПС-20М” агрегатында химикат нормасы граммына кадәр туры килсенгә проба алып торалар.
Хуҗалыкның Шекше бүлекчәсендә сабан культуралары мәйданы 997 гектар тәшкил итә. Без булган көнне Рамил Мирзегалләмов “Нью-Холланд” тракторына тагылган “Хорш” комплексы белән арпа чәчә иде. Азат Галимов агрегатны ашлама һәм симәнә белән тәэмин итә, Илшат Гомәров кранда төйи, бушата. “Хорш”ка икенче сменага Расим Сәгыйтов киләчәк. Аграрийлар уңай бәяләгән чәчү комплексы өчен 1000 гектар атна-ун көнлек эш. Кырына карап, әлбәттә.
Бүлекчәдә азык культураларыннан кукурузны –307, күпьеллык үләнне – 251, берьеллыкларны 282 гектарда чәчү бурычы тора. Куелган максатка ирешүне 30 елдан артык стажлы механизатор Марсель Мәхмүтов 53 гектарлы Сәрдә басуында үлән чәчүдән башлаган. “СЗП-3,6” чәчкеченә Ленар Хөсәенов хезмәт күрсәтә.
“Гектарына 25 килограмм исәбеннән люцерна орлыгы кертелә. Быел арттырдык. Чәчкечкә берничә ел элек үзенә күрә рационализаторлык тәкъдиме дип әйтимме, үзгәреш керткән идек. Сошниклардан орлык төшми башласа, кабинада кечкенә лампочка кабына торган иттек. Болай алдатмый. Әле бүген “Балаһөнәр” проекты буенча балалар да безнең янга киләсе иде. Автобус булмаганмы, күренмәделәр әле”,– диде Марсель.
Механизатор – хезмәт тәрбиясе бирүче дә. Күрсеннәр иде игенче абыйларының ничек эшләгәнен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев