Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Һөнәрне күтәреп йөрисе юк, ул үзе югарыга күтәрә»

Районыбызда «ЮниорПрофи-2023» чемпионаты үтте

  Районыбызда тәүге тапкыр үтүче «ЮниорПрофи-2023» чем­пио­наты тәрбияче, ресторан сервисы, мультипликация, чәч­тараш сәнгате, кием һәм аксес­суарлар дизайны, агач эше  юнә­лешләрендә укучыларның һө­нәри осталыкларын ачыклауга юнәлтелгән иде. Беркемгә дә сер түгел, һәр өлкәгә үз эшен яхшы белгән профессионаллар кирәк. Шуңа да үзеңнең нигә сәләтле икәнеңне кече яшьтән үк ачыклау бик тә мөһим, бу киләчәктә һөнәр сайлаганда зур этәргеч булачак. Чемпионатны үткәрүче Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре әйтүенчә, аның төп максаты да укучыларда кече яшьтән үк һөнәри кызыксынуларын, осталыкларын билгеләү, һөнәри юнә­леш бирүгә корылган иде.

«ЮниорПрофи-2023» чемпионаты «Әллүки» балалар бакчасы базасында тәрбияче юнәлеше буенча иң осталарны ачыклаудан башланып, биредә алты укучы тәрбияче ролендә үзен сынап карады. Иң элек «Кем ул тәрбияче?» дигән темага чыгыш ясадылар һәм зурлар төркеме белән шөгыльләр күрсәттеләр. Тимершык урта мәктәбенең VI сыйныф укучысы Иделия Нурисламовага тәрбияче ролендә тиңнәр табылмады. Иделия апаларын балалар да бик тиз үз итте, әвәләү шөгылендә ясалган чебигә барысы да бик канәгать калды. «Чемпионатның сайлап алу турына  Тимершык балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән үткәрелгән сюжетлы-рольле уенның видеосын җибәрдек. Минем үскәч тормышымны ба­лалар белән бәйлисем килә. Тәрбияче булырга хыялланам. Алга таба хыялым чынга ашар дип уйлыйм», – ди Иделия.  «Ресторан сервисы» компетенциясе буенча бәйгедә барлыгы тугыз укучы катнашып, алар бәйгенең беренче өлешендә әлеге эшнең нечкәлекләре, үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Икенче бирем буенча “8 март”, “Туган көн”, “Яңа ел” өстәлен җиләк-җимешләрдән бик матур композицияләр белән бизәп, кызлар үзләрен булачак уңган хуҗабикәләр итеп күрсәттеләр. «Минем Нәкыя әбием гомерен кондитер эшенә багышлаган кеше. Тырыш хезмәте өчен «Иң оста кондитер» дигән мактаулы исем дә алды. Мин аннан күп нәрсәгә өйрәндем: үзем дә тортлар, печеньелар, гарнирлар пешерергә яратам. Әбием миңа кайсы ризыкка нинди чүпрә куллану яхшырак икәнен, гомумән, аш-су пешерү серләренә өйрәтә», – ди Саба гимназиясенең VI сыйныф укучысы Гөлсинә Хәнәфиева.

 “Парикмахер” компетен­ция­сендә укучылар үзләрен булачак яхшы чәчтарашлар итеп таныттылар, ә яшь мультипликаторлар төрле темаларга мультфильмнар ясадылар. "Агач эше " һәм "Тегүче" юнәлешләрендә егетләр фанерадан кайнар ризык өчен аскуйма ясауда осталыкта көч сынашса, кызлар футболка һәм сумка тегеп сокландырдылар. «Агач эше белән кечкенәдән шөгыльләнәм. Мәктәпкә кер­гән­че үк төрле әйберләр ясап карый идем. Ә агач эше белән тех­нология дә­ресләрендә ныграк кызыксына башладым. Өйдә дә буш вакытларымда тик торырга тырышмыйм. Технология буенча олимпиадаларда төрле станоклар ясап, өч ел рәттән  беренче урын яуладым. Иң яраткан эшем – лобзик белән кисү. Бу, минемчә, иң күңелле һәм җайлы эш», – ди Югары Симет мәктәбенең IХ сыйныф укучысы Рамазан Хәбибуллин. Яшь агач остасы Рамазанның милли бизәкләр белән эшләнгән кайнар ризык кую җайланмасын жюри бөтен таләпләргә туры килә дип бәяләп, иң югары бәяне куйды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев