Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Иң нәтиҗәлесе - вакциналау”

Авыручылар кимесә дә, вәзгыять киеренке кала, ди белгечләр. Дөньяның астын-өскә китергән коронавирус белән көрәшә башланганга төгәл ике ел үтте. Инде кими ахры, җиңәбез дигәндә, яңадан баш калкыта зәһәр авыру.

Яз айларында вирусның мутантлашкан - дельта варианты чыгып халыкны куркуга салды, анысы яшьләрне дә аямады. Инде ноябрь аенда Африкадан вирусның омикрон штаммы барлыкка килүе турындагы хәбәрләр таралды. Вирус белән төрлечә көрәшергә өйрәнде халык. Әмма мессенджерлар аша килгән халык медицинасы ысуллары да, челтәрле компанияләрнең дару-препаратлары да әлегә авыруны тулысынча җиңәрлек көчкә ия түгеллеген күрсәтте. Шуңа да әлегә ковидтан саклануның иң ышанычлы ысулы булып вакцина санала. Бүгенге көндә республикабыз COVID-19 га каршы вакцина белән тиешле күләмдә тәэмин ителгән, барлык дүрт төренең 600 меңнән артык комплекты бар,- дигән мәгълүмат җиткерде журналистлар белән очрашуда республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. Алдагы өч айда Татарстанга ковидка каршы назаль вакцина (борынга сала торганы) кайтартылачак.

“Безнең район үзәк хастахәнәсендә вакцинаның “Спутник V", шулай ук "Спутник Лайт", "КовиВак", "ЭпиВакКорона" төре бар. Кемнең кайсысын ясатасы килсә – сайлау мөмкинлеге бирелә. “Мобильный выезд” да эшли, район үзәгенә дә, авылларга да чыгабыз, прививканы авыл фельдшерларына да ясатырга мөмкин, ясату өчен – участок табибына яки регистратурага 2-35-40 телефонына шалтыратып кына әйтергә кирәк- ди район үзәк хастаханәсенең медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Гөлназ Гарифуллина. – 60 яшьтән өлкәннәргә өйләренә барып ясыйбыз. “Спутник Лайтны” авыруны кичергән кешеләргә яки икенче вакцинадан соң 6 ай үткәннән соң ясыйбыз. Бүгенге көнгә статистика бераз уңайланса да, үпкә ялкынсынуы һәм ОРВИ белән мөрәҗәгать итүчеләр килеп тора, күбесе вакцина ясатмаган өлкән яшьтәге кешеләр, коронавирус дигән шик белән көненә 25-30 кеше мөрәҗәгать итә хастахәнәгә, кызганычка каршы, шуларның яртысында бу диагноз раслана. Тагын бер кабатлап әйтәсем килә, кеше үзендә кечкенә генә авыру билгеләре сизә икән, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, алар өйгә килеп ярдәм күрсәтә, экспресс-тест алына һәм ковидмы-түгелме икәнлеге 1-2 сәгать эчендә билгеле була, шунда ук дәвалану курсы билгеләнә, бушлай даруларга рецепт языла”.

Ковид белән вәзгыять ничек?

Район үзәк хастаханәсеннән 12 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, районыбызда ел башыннан Cоvid-19 белән авыручылар саны 2296 кеше, шул исәптән пневмониядән дәваланучылар 1238 кешене тәшкил итә. Бүгенге көндә үпкә ялкынсынуы белән 47 кеше авырый, 17 кеше стационарда һәм 30 кеше өендә дәвалана. Район буенча барлыгы 15742 кеше вакцина ясаткан (бу прививка ясатырга тиешле халыкның 68 проценты, күмәк иммунитет булдыру өчен 80 процент ясату мөһим). 60 яшьтән югары булучыларның 44 проценты гына ковидка каршы инъекция алган. Гыйнвар аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр коронавирустан 70 кеше үлгән, үпкә ялкынсынуыннан – 11 кеше.

Табибларның әйтүенә караганда, вакцина ясатудан читләшүчеләр арасында өлкән яшьтәгеләр күп

Югыйсә алар авыруга иң тиз бирешүче катлам санала. Шулай да вакцинациягә җитди каручы, үзләре әйтүенчә, “сознательно” килүче гражданнар турында да әйтеп үтәргә кирәк. Сабада яшәүче Суфия һәм Расим Әхмәтшиннар – шундыйлардан.

“Ковид башлануга танышларыбыз арасында да, күршеләребездә дә авыручылар булды. Безне бу чир, шөкер, читләтеп үтте. Беренче прививканы март аенда ук ясаттык. 21 көн узгач, икенчесен. Бераз гына температура күтәрелде, әмма башка тискәре тайпылышлар тоймадык", – ди Суфия ханым.

Җиденче дистәсен вакласа да, ул әле дәүләт хезмәтендә эшләвен дәвам итә. Расим абый – хәрби хезмәт ветераны.

“Хезмәт коллективында беренчеләрдән булып ясаттым. Прививка ясатырга чакырганнарын көтеп тә тормадык, үзебез бардык, – дип дәвам итә Суфия апа. – Аннары җәйгә таба Балтыйк диңгезе буена ял итәргә дә җыена идек. Алдан хәстәрләнү чарасын күрик дидек. Тыныч күңел белән рәхәтләнеп 3 атна ял итеп кайттык”, – ди ул канәгать елмаеп.

“Вакцинаның тискәре яклары турында күп сөйлиләр, сез бу хәбәрләргә ничек карыйсыз?” –дип кызыксынам үзләреннән.

“Берсенә дә ышанмыйбыз. Халыкның башын бутап үзләренә игътибар җәлеп итәр өчен уйлап чыгарылган сафсата бу. Менә бүген дә телевизорда бер танылган артист әллә нинди юк дәлилләр китерә-китерә вакцинага каршы акыл сата, югыйсә янәшәсендә зур табиблар, галимнәр утыра. Ник әле мин медицина өлкәсен белмәгән ниндидер сәхнә кешесенә ышанырга тиеш ди? Һәркем үз эше белән генә шөгыльләнсен иде",- ди Расим абый.

“Безнең халык яңалыкка элек электән шикләнеп караган инде ул. Элек паровозлар чыккач та “төтенле шайтан” дип якын килергә курыкканнар бит. Шуның кебек шикләнүчеләр хәзер дә булыр инде ул. Аллаһка тапшырып, вакцинаны гаиләбездә барыбыз да курыкмый ясаттык: кыз да, кияү дә, улыбыз да, 18 яше тулган студент оныгыбыз да, Бурятиядә хәрби хезмәттәге төпчек улыбыз да. Инде вакцинаның икенчесен кадатырга да өлгердек. Гриппка каршы да ясатырга уйлап торабыз. Сәламәтлек- үзебезнең кулыбызда. Вакцинадан баш тартып, дөрес эшлим микән дип һәркем уйлансын иде. Туганнарыбыз, танышларыбыз арасында авырып үлүчеләр дә булды. Аларның вакцина ясатмаганнарын белә идек, кызганыч, бар кешене дә үгетләп бетереп булмый шул. Соңгы чиккә җиткәч, соң була",- ди Суфия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев