Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Хезмәт юлы Саба районы белән бәйле җитәкче Чулпан Зөфәр улы Шәрәфетдиновны соңгы юлга озаттылар

Мәрсия

25 гыйнварда КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты беренче секретаре, җәмәгать эшлеклесе Чулпан Зөфәр улы Шәрәфетдинов вафат булды.

Чулпан Шәрәфетдинов 1948 елның 23 гыйнварында Татарстан АССРның Чистай районы Исләй авылында туа. 1966 елда Каргалы мәктәбен, 1971 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый.  Чулпан Зөфәр улының хезмәт юлы Саба районында башлана: Ленин исемендәге хуҗалыкта баш зоотехник булып эшли, 1978-1984 елларда “Икшермә” совхозын җитәкли.

1984-1989 елларда ул КПССның Түбән Кама шәһәр комитетының икенче, 1989-1991 елларда Беренче секретаре, 1991-1993 елларда халык депутатларының Түбән Кама район Советы Рәисе итеп билгеләнә, 1993 елдан — «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары, 1997 елдан 2010 елга кадәр — «Нефтехимагропром» ҖЧҖ генераль директоры, аннары — «Нефтехимагропром» ҖЧҖ филиалы «Дружба» совхозы генераль директоры вазыйфаларын башкара. Шушы еллар дәверендә хезмәте югары бәяләнеп, аңа «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» һәм «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемнәре бирелә. Шулай ук ул ТР Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Чулпан Зөфәр улы Шә­рә­фет­диновның якты истәлеге бик күпләрнең күңелендә зирәк акыллы остаз, туган җиргә тугрылыклы хезмәт итүче шәхес буларак сакланыр. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел,рухы шат булсын. Якыннарының,туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Саба муниципаль районы Советы, башкарма комитеты, район ветераннар советы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев