Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Якташыбыз Гүзәл Гюльвердиевага мактаулы исем бирелде

2025 ел башланырга өлгермәде, инде нинди зур вакыйгалар белән тормышымны баетты, ди актриса.

Якташыбыз, Г.Камал театры актрисасы Гүзәл Гюльвердиевага  театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Республика Рәисе Рөстәм Миннеханов Указы белән "Татарстанның атказанган артисткасы" дигән мактаулы исем бирелде.

Гүзәл Агагардаш кызы Гюльвердиева 1993 елның 30 маенда  Байлар Сабасында туа.  6 яшендә мәктәпкә укырга керә. 2009 елда Байлар Сабасының 1нче санлы мәктәбенең 9нчы классын тәмамлагач, Казан театр училищесына  укырга керә. Аны 2013 елда тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына кино һәм театр актеры белгечлегенә укырга керә. Шул ук елны Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. Уку белән эшне бергә алып барганга күрә, институтта читтән торып укый һәм аны 2018 елда тәмамлый.

Театрдагы эшчәнлеген күмәк күренешләрдән һәм «Зәңгәр шәл» спектаклендәге йомышчы малай һәм Мәйсәрә рольләреннән башлап җибәрә. Сөйкемле, җырлау осталыгы булган артистка.

2013 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Театр училищесында укыганда «Зәңгәр шәл»дә йомышчы малай ролен уйнаса, инде 19 яшендә аңа шул ук спектакльдә Мәйсәрә роле бирелә. Ул аны беренче тапкыр Самара шәһәрендә уйный, әмма шулай ук йомышчы малай ролендә дә чыгышлар ясый. 2018 елда аңа «Галиябану» тамашасында Галиябану роле тапшырыла. (чыганак https://tt.wikipedia.org/)

 Яшь, талантлы якташыбызны котлыйбыз, яңа иҗат уңышлары телибез!

Актриса «Башка сыймаслык хәбәр!» дип зур шатлыгын социаль челтәрләрдә дә уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев