Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Якташыбыз Наил Хәмидуллин истәлегенә көрәш турниры

Инде 14нче тапкыр үткәрелүче ярышка Казаннан, республиканың башка районнарыннан 100гә якын яшь көрәшче килде

 

Саба спорт комплексында якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Наил Хәмидуллин истәлегенә 2007-2009  елгы һәм 2010-2011  елгы егетләр арасында көрәш буенча ачык  шәхси турнир булды..  Инде  14нче тапкыр  үткәрелүче  ярышка Казаннан, республиканың башка  районнарыннан 100гә  якын  яшь  көрәшче   килде. Бәйгене  ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миөнехвнов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов,  Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, Наил Хәмидуллинның бертуганнары һәм  якыннары катнашты. Дүрт  сәгатьтән артык барган бил  алышулардан  соң   призлар ачыкланды.

2008-2009 елгылар арасында

55 кг. 1. Булат Йомаголов (Саба). 2. Тимерхан Әхмәтов (Зилант). 3. Алексей Рассохин (Икшермә).

60 кг. 1. Артем Балякин (Мамадыш). 2. Камил Абдрафеев (Лаеш). 3. Ранель Газимов (Казан).

65 кг. 1. Ранил Ханов (Мамадыш). 2. Раил Гыйльметдинов (Саба). 3. Булат Хаҗиев (Казан).

75 кг. Булат Әхмәдуллин (Югары Симет). 2.Ислам Азизов (Казан). 3. Марат Нуриев (Казан).

75 кг.нан югары. 1. Ислам Искәндәров (Арча). 2. Илшат Ибраһимов (Югары Симет), 3. Илсаф Йосыпов (Арча).

2010-2011 елгылар арасында

50 кг. 1. Богдан Антонов (Мамадыш). 2. Кәрим Нәҗипов (Кукмара). 3. Рамил Игнатьев (Икшермә).

55 кг. 1. Риназ Гарипов Саба), 2.  Данияр Габдрахманов  (Кукмара). 3. Замир Хәсәншин (Саба).

60 кг. 1.Әхәт Әскәров (Балтач). 2. Алмаз Гыйзәтуллин (Арча). 3. Адель Исхаков (Казан).

65 кг. 1. Ленар Егоров (Кукмара), 2. Раил Мусин (Кукмара). 3. Ильяс Шәйдуллин (Арча).

70 кг. 1. Мөхәммәт Гыйбадуллин (Балтач). Илдан Гыйниятуллин (Теләче). 3. Инсаф Әхмәдуллин (Саба).

75 кг. 1. Самат Кәримуллин (Казан). 2. Билал Галимов (Алабуга). 3.Динияр Минкәбиров (Саба).

75 кг.нан югары. 1. Фәнис Фәсхетдинов (Арча). 2. Ислам Купкенов (Казан). 3. Әскәр Зәйнуллин (Икшермә).

Наил Хөснулла улы Хәмидуллинны көрәш җәмәгатьчелеге һәм спорт дуслары җылы сүзләр белән искә алалар. Ул үзе көрәшче, үзе хәрби кеше булган, Татарстан спортына зур өлеш керткән җитәкче.

«Динамо» спорт комплексын төзүдә ул башлап җибәрүче дә, башкаручы да булды. Татар көрәшенә яңалыклар өсти: электрон таблоларны гамәлгә кертә, хөкемдарлар өчен махсус киемнәр тегелә башлый, көрәшчеләргә ел саен яңа формалар тапшырыла.

Кызганыч, ул 60 яшен тутырганнан соң йөрәк авыруыннан дөньядан китте. Кыш буена суда коенган, волейбол уйнаган «тимер кеше» арабыздан китүе күпләрне аптыратты һәм зур үкенеч тудырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев