Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Якты эзе, күркәм эше калды….

Әгәр исән булса, 5 августта озак еллар «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыятенең район электр элемтәсе челтәре начальнигы булып эшләгән Тәбрис Вәли улы Галиевка 70 яшь тулган булыр иде.. Мәрхәмәтсез үлем аны 2014 елда арабыздан алып китте.

 

Тәбрис Галиев райондаш­ла­рыбыз  күңелендә  энергияле, максатчан,  булдыклы  җитәкче,  шул ук вакытта  ачык  күңелле, ихлас, мәр­хәмәтле шәхес булып үзен­нән якты эз калдырып кит­те. Аның рухы һаман без­нең арада, без һаман да  эш процессында аның төп­ле киңәшләренә, акыллы фи­керләренә таянабыз.

Тәбрис Вәли улы Галиев 1953 елда Балтач районы Смәел авылында туган. 1973 елда Казан элемтә  электр техникумын тәмамлый. Ар­­мия сафларыннан соң,  хез­мәт эшчәнлеген Питрәч райо­нында электромеханик буларак  башлый. Соң­рак чит­­тән торып  Куйбышев элем­тә электр-техника инсти­тутында белем ала. 1980 елдан аның тормышы районыбыз белән бәйле: яшь, энергияле белгеч  Арча ЭТУСының Саба элемтә цехы начальнигы урынбасары итеп билгеләнә. Тырыш, инициа­тивалы ир-егетне  озакламый  җитәкче вазифасына тәкъ­дим итәләр. 1983-1993 елларда почта һәм телефон элемтәсе бер  оешма  булып, ул  РУС ( район элемтә узелы) дип йөртелә. Оешма белән  Тәбрис Вәли улы  җитәкчелек итә. Үзенә тапшырылган ыша­нычны һәрвакыт югары йөртеп,  вафатына кадәр  үзе­нең бөтен гомерен районыбызда элемтәнең югары сыйфаты өчен ныклы инфраструктура булдыруга багышлады. Аның булдыклылыгы, алдан күрүчәнлеге нигезендә  районыбызда элемтә тармагы заманча технологияләр белән баетыла барылды.

2002 елда  Татарстанда бе­ренчеләрдән булып райо­ны­бызның  авыл араларына оптик җепселле линия салына башлады. Бу цифрлы АТСлар куярга мөмкинлек бирде. Соңрак интернет, IP-TV тоташтыру мөмкинлекләре ту­дырылды. Аның тырышлыгы белән тоташтырылган интернет, телевидение бүгенге көндә дә районыбыз халкына игелекле   хезмәт итә.  

Мин 1996 елда Тәбрис Вә­ли улы чакыруы белән электромонтер булып эшкә ки­леп,  озак еллар аның җи­тәкчелегендә  хезмәт куй­дым. Ул соңгы көнгә кадәр үзен аямыйча, җиң сызганып халыкка хезмәт итте. Кешенең хәлен аңлый торган, ярдәмчел, кешелек­ле, йомшак күнелле кеше иде. Һәркем белән килешеп эшли торган җитәкче буларак  коллективның  ихти­рамын яулады. Ярдәм сорап кергән кешене беркайчан кире какмады, үтенечен аяк астына салмады. Тәб­рис Вәли улының алдан күрүчәнлек сәләте бик көчле иде: «Гөлшат, берничә елдан кешеләр телефон өчен түләргә дә чыгып йөрмиячәк, бөтенесен өйләреннән генә башкарачак­лар» дигән сүз­ләре бүгенге көнне күзаллап әйтелгәндер. Киләчәкне ал­дан күреп, алдына куйган максатына ирешүгә нык ихтыяр белән омтылып, ашкынып яшәде ул. Җи­тәкчебезнең тырыш хезмәте югары бәяләнә: 2003  елда ТР Элемтә министрлыгының Мактау Грамотасына,  2005 елда  «Татарстанның атказанган элемтә хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Тәбрис Вәлиевич үзенең тирән белемен,  бөтен  осталыгын, тәҗрибәсен   улы  Ал­маз  Галиевка  тапшырып китте,  аның эшен улы дәвам итә.   Бүгенге көндә районара электр элемтәсе челтәрендә   Алмаз Тәбрис улы җитәк­челегендә Саба, Балтач, Кукмара, Теләче районнарында 100 кеше халыкка хезмәт күрсәтә.  Замананың тагын бер үзгәреш чоры аның улы җитәкчелегендә бара. Хә­зер  без Татарстанда иң беренчеләрдән булып  зур тизлектә эшли торган  GPON технологиясенә күчү чорын кичерәбез. Бүгенге яуланылган заманча  технологияләргә һәм  телекоммуникация ча­ра­ларының  югары күрсәт­кечләренә ирешүендә Тәбрис Вәли улының өлеше зур.  Остазыбыз салган юлдан тайпылмыйча, хезмәтебезне   аның  рухы шат булырлык итеп  дәвам итәргә тырыша­быз. Тәбрис Вәли улы Галиев якты йөзе, күркәм эше белән райондашларыбыз кү­­ңе­лен­дә мәңге  сакланып, эш­ләгән изге гамәлләре аның рухына дога булып барып ирешсә иде.

Гөлшат Хәлилова,

«Таттелеком» акционерлык җәмгыятенең Саба районара электр элемтәсе челтәре баш инженеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев