Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Яктылык һәм иминлек сагында

Энергетиклар көне

  Күптөрле тармак хезмәт­кәрләренең ел дәвамындагы билгеләп үтелгән Һөнәри бәйрәмнәрен 22 декабрьдәге  Энер­гетиклар көне төгәлли. Бу дата ка­лендарьга 1966 елда,  ягъни авыл­лар электрлаштырылган чорда кертелә. Без хәзер азга гына   ут сүнсә дә, борчыла башлыйбыз, аңарчы  керосин лампасы  яктысында кич  утырганны онытабыз. Хәер,  яшьләр  моны белми. 

Бүген йортлар гына түгел, урам­­нарның да яктыртылуы – энергетикларның хезмәте һәм тырышлыгы. Социаль инфраструктураны камилләштерү, икътисади потенциалны тормышка ашыру, ке­шеләрнең тормыш сыйфаты аларга нык дәрәҗәдә бәйле. Заводлар һәм мәктәпләр эшли, хастаханәләр өзлексез хезмәт күрсәтә. Саба һәм Теләче районнарындагы 120 торак пунктка ток бирүче электр челтәре коллективы 2025 елны уңай хезмәт күрсәткечләре белән төгәлли. “Куелган бурычларның үтәлешенә кил­гәндә, шактый эшләр башкарылды. Капиталь ремонтка ике районга барысы 118,672 миллион сум акча тотылды. Электр энергиясенең сыйфатын тагын да яхшырту чарала­­ры   күрелгәндә халыкның  гозерләре дә беренче  чиратта исәпкә алына. Шул максаттан Кызыл Мишә авылында 0,4 киловольтлы электр линияләре реконструкцияләнде, өстәмә бер трансформатор пункты (ТП) куйдык. Кече Шыңарда  КТПның урыны үзгәртелде, тагын берсе алыштырылды. Яңа Мичән ярдәмче станциясеннән Югары Симет ягына 10  киловольтле аерым линия  чыгару шулай ук  башка фидерларда көчәнешне киметте. Гомумән, ТПлардан кулланучыларга сузылган линияләрнең озынлыгы кыскару электрның сыйфатын яхшырта. Бригадалар күп эшне көчәнеш астында башкарсалар да, токны аерырга туры  килү очраклары  да бар. ТПларда сузылган линияләрнең  кыскаруы нәтиҗәсендә вакытлыча утсыз  калган  кулланучылар  саны  кими бара. Тагын бер зур эш – бер-берсе белән тоташкан Икшермә һәм Баландыш  ярдәмче станцияләреннән сузылган чыбыкларны киселеше зуррак булган линия белән алыштыру.  Бу бер  станцияне туктатып торырга туры килгәндә, икенчесенә йөкләнеш артмасын өчен эшләнә. Әлеге объектта 10,2 миллион  сумлык эш башкарылачак. Шундый ук реконструкция Теләче районының Караба ян торак пунктында да төгәлләнеп  килә. Шулай ук Шәткедән М7 трассасына линия сузу буенча да  материаллар  кайта башлады, бригадаларны барысы 13 миллион сумлык эш көтә.

Эшчәнлегебездә технологик тоташтырулар да зур урын алып тора. Әйтик, Сабадагы кан тамырлары  авыруларын дәвалау үзәгендә 15  миллион сумнан артык эш башкарылды. Җир астына 300 метрлап   кабель төшерелде. Сафка басып  килүче “Оста” иҗат  йорты, “Яшьләр” үзәгенә дә җир асты линиясе үткәрелде.

"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" (80/20) дәүләт программасы буенча төзелгән 56  йортка  линия  сузылып,  өстәмә ТП  куелып,  подрядчиклар аларга ут кертте.  Бүгеннән яши  башларга да була”, – диде электр челтәре начальнигы  Рөстәм  Якупов.

Саба районы биләмәсеннән «Түбән Кама – Казан» участогы буенча этилен үткәргечләр  узуы да челтәрнең  эш  күләмен арттырды. Төзелешкә бәйле рәвештә Сатыш  авылы  янында барлыкка  килгән шәһәрчекне электр белән тәэмин итү  чаралары  күрелгән. Биредә бер ТП  куелып,  кушу процессы бара.

Электр челтәрләрен даими тө­зек хәлдә тоту объектларга техник хезмәт күрсәтүләрдән башка да мөмкин түгел. Бу  максатка  12 миллион сумга  якын акча тотылган.  Аерым алганда,  10 һәм  0,4  киловольтлы линияләрдә  721 изолятор, 134 траверс (баганада электр чыбыкларын тотучы металл конструкция), 113 багана, 12 линия  бүлгече алыштырылган, чыбыкларга комачаулаучы 758 агач киселгән,  трассалар 40 гектарда куаклардан,  чүп үләннәреннән чистартылган.  Барысы 287 комплекслы трансформатор пунктына техник хезмәт   күрсәтелгән.

“Биш ремонт-эксплуатация бригадасы (Саба, Мичән, Шәмәрдән,  Теләче, Баландыш) эшли. Авария бригадалары берсе – Сабада, икенчесе Теләчедә урнашкан. Зур күләмле хезмәт бергәләп  башкарыла. Барысы да тырыша, бер хезмәткәрне дә аерып  күрсәтмәс  идем, һәркем, яңгырмы-буранмы, үз бурычын үти. Учет бригадасы  хисаплагыч күрсәткечләре белән  шөгыльләнә. Техника җитәрлек, булганы  белән  эш  алып барабыз. 2026  ел  планнарына  килсәк, Сабада күп балалы  аналарга бирелгән зонада, Завод-Ныртыда Олы  Мишә авылында башкарылачак  эшләр   көтә”,– диде җитәкче. 

Коллектив район тормышында  да  актив катнаша. Ир-егетләр  командасы мини-футбол буенча район  ярышында  узган  сезонда  1нче  урынны  алды, үз филиалларында  җиңүче булдылар. Волейболчылар да  ярышларда яхшы нәтиҗәләр   күрсәтәләр. Ветераннарны Өлкәннәр көнендә, һөнәри бәйрәм  уңаенан һәм  Яңа  елда хөрмәтлиләр.  Мөрәҗәгатьләре булганда  булышып торалар.

“Киләсе елга хезмәтнең  электр челтәрләренең модер­ни­зацияләнүе  шартларында оешты­рылуы көтелә. Республикадагы филиаллар берләшәчәк.  Без Кама электр челтәренә керәчәкбез. Ә Алабуга челтәре югары вольтлы  линияләргә хезмәт күрсәтәчәк.   Шу­ңа бәйле рәвештә филиалларда күпмедер  штат  кыскартулар булды, бездә барысы да элеккечә  калды. Моңарчы  ничек  эшләдек,  шулай дәвам итәчәкбез. Елны  матур  гына  тәмамлап,  аларына уңышлы  старт алырга  язсын. Хезмәттәшләремә нык сәламәтлек, яңа казанышлар, иминлек, гаиләләренә тынычлык һәм бәхет телим. Киләчәктә дә һөнәри уңышларыбыз артып торсын!” – диде Рөстәм Шөгаеп  улы.

 

2025 елда Саба һәм Телә­че районнарында барлыгы 160,679 миллион кв/сәгать электр энергиясе кулланылган.Бу 2024 ел күрсәткече белән ча­гыштырганда 0,873 миллион кв/сәгатькә күбрәк. Энергия югалтулар 1,25 процентка кимегән. Кулланучыларга 836 данә интеллектуаль учет приборы куелган. Аларның саны 6375кә җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев