Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа елга бюджетны раслап керәбез

Кичә Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның эше белән район Советы рәисе Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелек итте. Утырышта 2023 елга hәм 2024-2025 елларның планлаштырган чорына район бюджеты проекты каралды. Доклад белән районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Ә Сөнгатов чыгыш ясады.

Бюджетның керем һәм чыгым өлешләре нинди булыр? Бюджетның тулылыгы оешма-предприятиеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең һәм авыл хуҗа лыгы, төзелеш оешмаларының, гомумән, җитештерү  өлкәсенең нәтиҗәле эшләвенә бәйле.

Гомумән, районның берләштерелгән бюджетының керемнәре 2023 елда 1 млрд 561 млн 385 мең сум, 2024 елда 1 млрд 516 млн 255 мең сум, 2025 елда 1 млрд 543 млн 599 мең сум итеп планлаштырыла.

Районның тупланма бюджетының салым һәм салымнардан тыш керемнәрдән торган иң зур өлешен физик затлар керемнәренә булган салым алып тора. Бу сумма 2023 елда 400 млн 200 мең сум тупланыр дип фаразлана. Тулысынча  җирле үзидарәләр бюджетында калачак физик затлар мөлкәтенә салым 2023 елда Федераль салым законы нормативлары нигезендэ 8 млн 10 мең сум тупланыр дип көтелә.  Җирле үзидарәләр бюджетының иң зур өлешен алып торучы җир салымы 2023 елда 26 млн 708 мең сум җыйналыр дип фаразлана.

Хезмәт хакларын түләү, коммуналь чыгымнар, балаларны балалар бакчаларында бушка тукландыру, балаларны мәктәпкә йөртү өчен транспорт чыгымнары, медикаментлар алу, вакытлы матбугатка язылу  өчен акча алдан ук бюджетка салынган.

“2023 һәм  2024-2025  елларның  план  чорына бюджет проекты дөнья чимал базарларында бәяләрнең кинәт үзгәрүе, бюджетларга акчаларның сизелерлек кимүе белән характерлана торган вәзгыять шартларында кабул ителә. Дөнья икътисадындагы вәзгыять тотрыклы түгел. Илебезгә моңарчы күрелмәгән басым ясалу, санкцияләр кертелү  бюджетның керем өлешен формалаштыруга саклык белән якын килүне  сорый. Бюджетның чыгым өлешен планлаштырганда социаль  сәясәтне саклап калырга кирәк. Бюджетның  үтәлешен тәэмин итүдә халык  хуҗалыгы тармакларында тотрыклы, үсешкә юнәлдерелгән  җитештерү  эшчәнлеген алып бару һәм һәркемнең  үз  вазифасын җаваплы үтәве бүгенге көндә зур әһәмияткә ия”, - дип ассызыклады Ш.Ә Сөнгатов үз чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев