Яңа елны бурычларсыз каршылыйк
Коммунальщиклар искәртә
Әкренләп 2024 ел төгәлләнеп килә. Җәмгыятьтә яңа ел бәйрәмнәре алдыннан кешеләргә күңелле сюрпризлар ясау традициясе яши. Җаваплылыгы чикләнгән “Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе” идарәче компаниясе дә шул уңайдан 11 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр “Яңа елны бурычларсыз” акциясе үткәрә. Шушы чор ут, су, канализация, фатир, көнкүреш калдыклары чыгарган өчен җыелган бурычларын каплаучылар әҗәтләре өчен җыелып килгән пеня түләүдән азат ителәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев