Яңа елның беренче иртәсе белән, дуслар!
Яңа 2026 елны каршы алдык, хәерле сәгатьтә булсын!
Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар, барыгызны да Яңа ел белән котлыйбыз! Үзегезгә, гаиләләрегезгә тазалык-саулык, иминлек, ил-көннәребезнең тыныч булуын, күңел тынычлыгында хәвеф-хәтәрсез тормыш киерүегезне телибез! Яңа елыбыз шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, куанычлы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагыдан да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын.
Яңа ел кичендә Сабаның төп Чыршысы янында бәйрәм гөрләде. Җырлы-биюле тамашада халык рәхәтләнеп күңел ачты, күңелле уеннарда көч сынашты. Яңа елның беренче ун көнендә көн саен үзәк Чыршы янында бәйрәм чаралары узачак. Яңа ел тамашалары көндез белән балалар өчен үткәреләчәк. Рәхим итеп катнашыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев