Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа Мичән: яңа булса да, борынгы

Яңа Мичән – район үзәгеннән көнбатышка таба 12 километрда Кече Мишә елгасы буенда урнашкан борынгы авыл. Интернет чыганакларда аңа XVII йөздә нигез салынуы күрсәтелә. Тимершык юлыннан барганда, авылга җитәрәк үрне төшкәндә бик тә үзенчәлекле ландшафт ачыла. Димәк, Мичән бабайлар үзләренә гомерлеккә төпләнер урынны сайлый белгәннәр.

ЧЫН ТАРИХНЫ ХӘБӘРДАРЛАР БЕЛӘ

Туган авылы тарихы турында белгечлеге буенча филолог, озак еллар мәктәп директоры, шулай ук хуҗалыкларда партком секретаре да, авыл Советы рәисе дә булган Ринат Ислам улы Сафиуллин шактый материал туплаган, университетта белем алганда Мичән төбәгендә авылларның ономастикасы турында курс эше язган (ул безнең гидыбыз булырга да теләп ризалашты).

 Туган як тарихын өйрәнгәндә шактый кызыклы мәгълүматлар тупладым. Әйтик, руста село һәм деревня төшенчәләре бар. Аерма нәрсәдә? Село икән, димәк, мәхәлләле яки руста чиркәүле авыл дигән сүз. Менә без Бакшандыны беткән авыл дибез. Әбит заманында анда ике мәхәллә булган һәм, иңкызыклысы, базар да эшләгән. Шуңа күрә улсело Бакшанды булып йөргән. Мин 1972 елда 136 бала белем алган Керәнне мәктәбендә укыта башладым. Менә шул вакытта әле Бакшандыда клуб, кибет, башлангыч мәктәп бар иде. Авыл ярты гасыр эчендә яшәүдән туктады.1987 елда Мичән авыл Советы рәисе вазифасына сайланганда Керәнне мәктәбендә дә 2 укытучы, 3 укучы калган иде. Заман үзгәреп китмәсә, кем белә, бәлки авылның үзен дә Бакшанды язмышы көткәндер. Күмәк предприятие оештырылуы нәтиҗәсендә Керәнне яңадан тернәкләнеп китте.

Инде Мичән авылы тарихына килсәк, бирегә чама белән XVI гасыр азакларына Иске Мичәннән күчеп утырганнар. Урман эчендәге аланга Мишә елгасы буена йортлар төзелә башлый. Әле моннан 200 еллар элек Иске Мичән белән Яңа Мичән арасындагы болын, әрәмәлек булган. Анда төрле ерткыч хайваннар яшәгән. Әрәмәлек урманга тоташкан. Елга буйлап урман юлы күтәрелгән. Ул юлны шул вакытта ук Кабан киеге юлы дип атаганнар. Бу хәзер дә шул исемдә. Тирә-яктагы урманны кисеп, чәчү җире әзерләү кыенлыгы аркасында Яңа Мичән озак еллар буена кечкенә авыл булган. Балта, көрәк иң төп корал, пычкы соңрак барлыкка килә. Кешеләр күбрәк терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр.1770 елларда 40-45, 1860 елларда 80 чамасы йортка җитеп, авыл зурая барган.

Һөнәрлегенә килгәндә, Яңа Мичән итекчеләр-тегүчеләр авылы булган. Ир-атларның күбесе ноябрь җитүгә, Башкортстанның Аскын һәм Мишкә районннарына җәяүләп 90шар чакрым кереп язга кадәр итек басканнар. Акча эшләгәннәр. Әтинең, малай туса, гармун алып бирермен, дигән сүзе булган. Абыем Ильяска гармунны итеккә чыккан җиреннән алып кайткан. 

Кайчандыр авылда май заводы да эшләгән. Сөтне Курсабаш, Өчиле, Югары Утар, Түбән Утар, Олы Шыңар, Кече Шыңар, Югары Симет һәм Түбән Симет авылларыннан китергәннәр. Май, сыр, эремчек, брынза җитештерелгән. Барлык эшләр кул белән башкарылган. Завод 1974 елга кадәр эшли, соңыннан Сабага күчерелә. Сугыш елларында күп кешеләрне бу предприятие ачлыктан саклап кала, әчегән сөт, әйрән өчен чират торучылар күп була дип сөйли Ринат Ислам улы

Ул бүген авылда иң абруйлы кешеләрнең берсе. Абыйсыннан калышмый кечкенәдән баянда уйнарга өйрәнгән. Авылда мәдәни чаралар аның катнашыннан башка узмый. Әлеге музыка кораллары өйнең түрендә саклана. Ильяс Ислам улы аларны еш кулына ала.

АВЫЛНЫ ИШӘЙТКӘН ГАИЛӘ

 Иске Мичәндә 75 хуҗалыкта 225 кеше, хәзерге вакытта Яңа Мичәндә 97 хуҗалыкта 278 кеше яши. Шуларның 124е ир-атлар, 155е хатын-кызлар. Ун ел элек авылда 320 кеше яшәгән. Демография вәзгыятенә яшьләрнең читкә китүе тискәре йогынты ясый. Шул ук вакытта күченеп кайтучылар да бар. Мәсәлән, Гыймалтдиновлар Яңа Мичәнгә моннан 20 ел элек Теләчедән кайтып урнашалар. Аларга фермада эш тәкъдим ителә һәм йорт бирелә. Флера сыерлар сава, ире Илсур да башта терлекчелектә эшли. Кызганычка каршы, шул ук елда телевизор шартлаудан чыгып, йортлары кара күмергә әйләнә. Әле ул вакытта ике балага 2-3 кенә яшь иде. Мин телефоннан шалтыратырга күршеләргә кергән идем. Илмир белән Айсинә ишек төбенә килеп баса белгәннәр. Ходай саклаган инде дип әле дә сөенеп туя алмый Флера. Гыймалтдиновлар бер иске өйдә яшәп торалар да, 2009 елда яңа йортка күченәләр. Әмма язмыш аңа тагын бер сынау әзерли: Илсуры 2019 елда вафат була.

Флера ханым авылда дүрт балага гомер биргән санаулы әниләрнең берсе. Өчесенең инде үз тормышлары. Ә төпчеге Әмир быел укуын дүртенче сыйныфта дәвам итәчәк. Янгач, Теләчегә кайтып китмичә, Яңа Мичәндә яшәп калдык. Авыл халкы киң күңелле, мәдәният йорты, китапханә эшли. Быел яңа ФАП ачылды, кәрәзле элемтә вышкасы куелды. Хәзер кибет төзелеп килә, ди Флера Гыймалтдинова.

РУХИ БАЙЛЫК КИТАПХАНӘДӘ 

 Кайберәүләр китапханәчене стеллажлар арасында китап биреп утыручы дип кенә карый. Алай түгел. Бу һөнәр өчен күп белем кирәк. Әйтик, китап алып укыган мәктәп баласыннан аның эчтәлеген сөйләтеп карау алардан да әдәбиятны яхшы белүне сорый. Яңа Мичәндә 37 ел китапханәче булып эшләүче Фирдәвес Сәйфетдинова да шундый фикердә.

  Чаралар үткәргәндә дә үзеңнең күп мәгълүмат туплавың шарт. Югыйсә уңайсыз хәлдә калуың бар. Мин өч авылга хезмәт күрсәтәм. Бигрәк тә Керәнне авылында яшәүчеләр ул яктан кызыксынучан дияр идем. Фондта 8 мең китап бар, 17 төрле газета-журнал килә. Чараларны клуб мөдирләре, сәнгать җитәкчеләре белән бергәләп үткәрергә, яңалыклар кертергә тырышабыз, ди ул.

 Таянычы Гөлфинә Ибраһимова, Нурфия Ахунова һәм Ак калфак хатын-кызлар клубы берләшмәсе. Әлерәк кенә Керәнне клубы мөдире Рәмзия Ахунова белән балалар өчен телефон тышлыгына милли бизәкләр төшерү буенча мастер-класс үткәргәннәр. Шушы темага китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Чара балаларны милли мәдәнияткә ныграк якынайтуга ярдәм иткән. Сабантуйда 10 катнашучы белән Милли кием фестивалендә чыгыш ясаганнар. Шулар арасыннан мәктәп укучысы Газиз Зарипов, Сөмбелә Ибраһимова, әниле-уллы Илсөяр һәм Айваз Латыйповлар җиңүчеләр, призерлар булганнар. Китапларны күп укучы кешеләргә сокланам. Өлкәннәрдән Тәфкил абый Ибраһимов, Минҗиһан, Гамбәрия апалар авыр хезмәт башкарып таәдәбиятка тартылырга вакыт таба алдылар. Безнең күңелсезләнеп утырырга вакытюк. Хезмәт күрсәткән зонада халыкның кимендә 70проценты китап укучы булырга тиеш. Шул максаттан күчмә китапханә алымы дакулланыла. Укысыннар, югалтмасыннар гына. Кызганычка каршы, андыйлар да булгалый, ди китапханәче. Бу һөнәр мәңгелек.

 Тора-бара мин шуңа инандым: эшем миңа рәхәтлек бирә, нигә булса да ирешсәм сөенәм, хезмәттәшләремнең дә кайвакыт кечкенә генә булса да уңышларына куанам, кемгәдер ярдәм итә алуыма, уй-фикерләр тормышка ашып, китап укучыларга ярдәмем тисә дә шатланам.

АВЫЛ ШАГЫЙРӘСЕ

 Сөмбелә Ибраһимова балаларга белем һәм тәрбия бирүгә 32 ел гомерен багышлаган шигъри җанлы мөгаллимә. Поэзиягә мәхәббәте балачактан килә. Тәүге шигырен 3нче сыйныфта укыганда яза. Укытучы апасы бик мактый аны. Ә мәктәпне тәмамлаганда, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәп директоры Әнисә апасы журналистика буенча китәргә куша. Сөмбелә укытучы һөнәрен сайлый., Арча педучилищесына юл тота. Аны тәмамлагач, туган авылы мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Читтән торып институтка укырга керә. Язмыш сукмаклары аны Яңа Мичән авылына алып килә һәм ул шушында яшәп кала. Хәзер лаеклы ялда. Иҗат итү минем иң яраткан шөгылем. Мәктәптә дә бәйрәмнәр өчен шигырьләр, сценарийлар яза идем.

 Иҗатка тартылучы балалар белән Өмет түгәрәге оештырып алдык. Аларның тавышларын кассеталарга да яздырдык. Иҗатым аерылгысыз юлдашым. Язганнарым матбугат битләрендә урын алсалар, бер бәйрәм кебек була. Канатланып китәм.Аерым мөрәҗәгать итүчеләр дә бик күп.Аларның үтенечен дә кире какмыйм. Гомер бирелгән икән, аны ничек яшәп үткәрү үзебездән тора. Маңгайлар сырланса да, күңелем мәңге яшь. Мине хисчән итеп дөньяга тудырган әти-әниемнең рухлары шат булсын.Рәхмәт аларга! Китабымны бастырып чыгарасым килә. Газиз Түбән Утарым дигән җырым бар. Авылдашлар күңеленә бик хуш килде. Алар аны сәхнәләрдә яңгыраталар, ди Сөмбелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев