Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Яңа үрләр яулар, зур уңышка ирешер чак

Сәхифәбез җаваплылыгы чикләнгән “Шытсу” җәмгыятенә багышлана

“БУРЫЧЛАР БИЛГЕЛЕ, МАКСАТЛАР АНЫК”

Хәзерге 8747 гектар сөрү җир­ләре булган “Шытсу” җәмгыяте –элеккеге данлыклы “1 Май” кол­хозының варисы ул. Күмәк ху­җалык узган гасырның 40нчы елларында ук районда игеннәрдән иң югары уңыш алуга ирешә. Бу хуҗалыкны 1976-2007 елларда, ягъни чирек гасырдан артык “Почет билгесе” орденлы, танылган кешеләр турындагы “Кто есть кто” китабына кертелгән Равил Әмин улы Сөнгатуллин җитәкли. Беренче майлыларның хезмәттәге казанышлары Күчмә Кызыл байраклары белән билгеләп үтелә. Әмма яңа гасыр башындагы реформалардан соң колхозларны тарату сәясәте күңелсез нәтиҗәләргә китерә. “Җа­ваплылыгы чикләнгән” исеме тагылган җәмгыятьләр авыр хәлдә кала. Җитәкчеләр алышынып тора. Проблемалар “Шытсу” предприятиесен дә читләтеп үтми. Җитәкче кадрларда үзгәрешләр еш булды. 2024 елдан хуҗалыкны Сатыш авы­лында туган Флорид Фәрит улы Галләмов җитәкли.

“Мин югары техник белем алгач, башта “Саба” җәмгыятендә инженер-механик, аннары “Сатыш” бүлекчәсендә баш инженер булып эшләдем. 2024 елның апрелендә “Шытсу” хуҗалыгына җитәкче вазифасына тәкъдим иттеләр. Каршы килмәдем, риза булдым. Кыр эшләренә керешер вакыт иде. Үзем дә сыналдым, һава шартлары да сынады. Җәмгыять эшчеләре белән бергә-бергә барлык агротехник чараларны уңышлы гына башкарып чыктык. Барысы 52156 центнер ашлык җыйнап алдык. Һәр шартлы терлеккә 49,17 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Хуҗалыкта барысы 2771 баш мөгезле эре терлек бар, моннан тыш Елышта атлар һәм сарыклар асрала. Хисап чорында 50955 тонна сөт, тере үлчәүдә 5909 тонна ит сатылды. Акча кереме, ашлыкны да исәпкә алып, 326,9 миллион сум тәшкил итте. Төп финанс күрсәткечләре шулар. Җитештерүдә аксый торган җирләр дә бар, күпмедер алга китеш тә күзәтелә. Сөт савуда әллә ни үсешкә ирешә алмадык. Кадрлар белән кытлык үзен сиздерә. Иң беренче чиратта, кыр эшләре якынлашып килгәндә, иң кирәкле белгеч – агроном штаты буш тора. Вакансия бар, вакыт көтми, проблеманы тиз арада хәл итәргә тиешбез. Башка тармакларга кил­гәндә, Югары Шытсуда 2011 елда сафка басканнан соң туза башлаган сөтчелек комплексына ремонт кертергә дигән хыял бар. Хәзер сөт бәяләре югары булуыннан файдаланып, акча керемен арттыра алсак, төзелешләрне күбрәк алып барырга, техниканы да яңартырга ирешеп булыр иде”, – диде яңа җитәкче.

Хуҗалык 2025 елда тулай 58183 центнер ашлык җыйнауны (2024 елга карата 110%), 57868 центнер сөт (105%), 5331 центнер ит (103%) җитештерүне, 1000 баш бозау алуны (107%) бурыч итеп куя. Максатка ирешү хуҗалыкның финанс-икътисадый хәлен яхшыртырга яр­дәм итәчәк. Бу хакта 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча булган хисап җыелышында әйтелде.

 «АТ ҖИГӘ УЛ ЧАНАСЫЗ»

“Шытсу” җәмгыятендә атлар да асрыйлар, дидек. Алар, әлбәттә, иткә генә китми, җигеп йөрү өчен дә кулланыла. Без кечкенә чакларда алар авыл саен иде. Колхоз эшен җигелеп тарттылар. Атка атланып йөрүчеләр, йөгәненнән генә җитәкләп “кәнүшни”гә илтүчеләр авыл урамнарында иртәдән кичкә кадәр очрап тора иде. Хәтта чанага баскан килеш кенә дилбегә кагып, ярсу бахбайлар белән идарә иткән хатын-кызларны да күргән булды.

Түбән Шытсу фермасы терлекчесе Хафиз Низамиевның да ике аты бар. Берсе көйсезләнсә, икенчесен җигә. Үзе әйтмешли, запас булуы әйбәт инде ул. Ат белән торак­ларга силос-сенаж кертә, фураж оны да ташый.

“Мин төрле җирдә булдым. Фермада 16нчы елымны эшлим. Күптән чана җиккән юк. Чөнки аның белән торак башына кадәр киләсең дә туктап каласың. Аннары ташы бирге баштан аргы башка кадәр. Эчләр төшә торган иде. Эшне җиңеләйтү өчен машина тәгәрмәчләре куеп бортлы арба ясадым. Дүрт ягы да ачыла. Күп төяп була, 1,5 тонна он алып бара алам. Силосны үлчәп караган идем, 1,2 тонна килде. Йөк аты бит, җиңел тарта. Миңа өч айлык үгезләрне китерәләр дә, шуларны 4,5 центнерга җиткәнче симертәбез. Тизрәк үстерү өчен тырышам. Акчасы да артымнан бит”, – ди терлекче.

Хафиз Низамиевтагы маллар саны былтыр 482 башка җиткән. Тәүлеклек артымны 1000 граммга җиткергән. Барысы 1772 центнер ит җитештергән. Йортта да тәртип. Уңган гаилә башлыгы ул. Мамалай бакчасында тәрбияче булып эшләүче хатыны Асия белән дүрт бала үстерәләр. Ике улы Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем ала.

КАЗАН КЫЗЫ СЫЕР САВА

Людмила – Казан кызы. Аның шәһәрне авылга алыштыруына, үзе әйтмешли, мәхәббәт “гаепле”. Питрәч районына әбисе янына кунакка кайткалап йөргәндә, ул кызлар янына килгән Сауш егете Булатны очрата. Күңеле белән кабул итә. Сауш белән Людмиланың әбиләре авылы арасы ерак түгел. Егетләр исә кызларны читтәнрәк күзли. Шулай итеп, дуслык мәхәббәткә әйләнеп, яңа гаилә корыла. 

”Әниләр башта каршы иделәр. Аннары, кая барсыннар, ияләнделәр. Инде оныгыбыз бар, 43 яшьтә дәү әни булдым”, – ди ул елмаеп. Татарчаны бик яхшы сөйләшергә өйрәнгән. Людмила башта Үзәк бистәсендә эшләгән. Анда һәм күрше Иске Җөри авылында да (элек Муса  Ќэлил исемендәге колхоз иде) маллар калмагач, ике ел инде “Шытсу” предприятиесенә килеп эшли. Аппарат белән сөтүткәргечкә берьюлы 6 сыер сава. Электромотор, насослар ярдәмендә торбаларда вакуум (бушлык) булдырылган. Сыерлар исә исләре дә китмичә, алларындагы азыкны күши бирәләр. Артка таба борылып та карамыйлар.

“Таналарны гына күнектерү авыррак. Кайсылары тиз ияләнә, кайсылары тибенә. Саву аппаратлары яңа таналарда әз генә озаграк тора, гадәттә сыерлар 5-10 минутта савылып бетә. Җилендә калдырырга ярамый. Бер группада 50 сыер булгач, торакның бер башыннан икенче башына барып чыгу өчен уртача 1,2-1,5 сәгать вакыт кирәк. Беренче савымга вахта машинасы иртүк алып килә. Көндезге савымнан соң кайтарып куя. Кичке савымга икенче сменадагылар килә. Без Шармышта яшәүче Лена Вәлиәхмәтова белән йөри идек. Ни кызганыч, ире авырып китте дә, тукталып тора. Бүгенге кулдашым Рәфисә Шәйхиева да гомере буе фермада сыер сауган. Аңа 62 яшь булса да, бик җитез, хәрәкәтчән, заманында сыерларны кул белән сауган кеше”, – диде Людмила Сафиуллина.

Ул 2024 елда 34 сыердан 35 бозау алуга ирешкән. Барысы 209250 килограмм сөт савып алган. Хезмәт хакларыннан зарланмый.

Ашату, саву һәм карау технологиясен гел контрольдә тотсаң, сыерлар мул савым белән җавап бирә. Бары тик дөрес тукландыру, чисталык саклау, гигиена таләпләрен үтәү бәрабәренә генә сөт күләме артачагын фермада яхшы беләләр

МАЛЛАР ЧИСТАЛЫГЫН КАЙГЫРТА

Йоннары елкылдап торган, тизәк-фәлән ябышмаган сыер чиста продук­ция чыганагы да. Кем әйтмешли, тере организмда ассимиляция процессы бар­гач, диссимиляциясе дә котылгысыз. Сыер артында чиләк тотып йөреп булмый. Шулай да терлекче үз эшенә җаваплы караганда чисталыкка ирешергә була. Югары Шытсу сөтчелек комплексында терлекче булып эшләүче Наил Гайбадуллин инде 35 елга якын шушы вазифада. Ул эшен күңел биреп башкара: сыерларның чиста маталарда ятуларын тәэмин итә. Миксер салган терлек азыгын тигезләп маллар каршына тарата. Тирес чыгаручыларга сыерларны куып ярдәм итә. “Мин башта урманчылыкта да эшләп алдым. Төрле эш башкаручы да булдым. Сәламәтлегем буенча терлекче хезмәте кулайрак тоелды. Сынаткан юк, тырышам, югыйсә, шулкадәр ел эшли алмас идем”, – ди Наил Гайбадуллин.

Аның эше бухгалтериядә ниндидер саннар белән күрсәтелми. Тырыш хезмәте гомуми уңай җитештерү күрсәткечләрендә чагыла.

Паркта эш тукталмый

Төзек техника – игенчелектә уңыш­ның төп нигезе. Шул максаттан “Шытсу” остаханәсендә дә эшнең тукталып торганы юк. “Тимер атлар”ның һәр детален яхшы белгән механизаторлар сүтәләр, төзәтәләр, җыялар, әзер хәлгә китерәләр. Эретеп ябыштыру аппаратыннан, тимер кискечләрдән очкыннар чәчелә. 

“Мастерскойда көндәлек ремонт бара. Хәзерге вакытта эчкә ике “КамАЗ”, өч ”МТЗ”, бер “К-700” тракторы, ”ЗИЛ” машинасы кертелгән. Риф­кать абый Латыйпов йөрткән “УАЗ“ машинасы килеп чыккан иде, анысы да гел кирәкле техника. Бер “МТЗ” тракторының двигателен җыя башладык. Безгә кушылганнан бирле Айдар авылыннан килеп эшләүче Фәннур Вәлиевның “КамАЗ” двигателе Чаллыда ремонтка җибәрелгән килеш. Хә­бәр булуга, барып алабыз. Аннары берничә көнлек эше кала. Данис Салихов “КамАЗ”ының тормозларын карый, балансирын көйли, артка борт ясап куйды. Айдар Гыймадиев “МТЗ-1221”гә техник карау үткәрә. Юлларны кардан ачу, кирәк вакытта тирес чыгару аңа йөкләнгән. Шулай ук Айдар бүлекчәсеннән килеп эшләүче Рашат Баһманов та “МТЗ-82”гә “КУН-10” тагып ел әйләнә фермада кирәк. Шуңа ремонтны тиз тота. Агрегатларга килгәндә, гидрофицированный тыр­ма агрегатын әзерләп куйдык. Быел тагын берне файдалануга тапшырырга ният бар. Күтәртелә торган тырмалар ватылып борчымады, бер басудан икенчесенә күчерергә җайлы булды. Ике “СЗП-6” чәчкече кырга чы­гарга әзер. Культиваторлар амми­ак­ кертүгә көйләнәчәк. Зур “Фиат-Агро” чәчү комплексын һәр­берсен секцияләп җыячакбыз. Та­гыл­ма аг­­регатларны төзекләндерүдә сле­сарь Илфар Фәләхов белән тракторчы Газинур Гомәров эшли. Айнур Хәбибуллин тимерчелектә тырма тешен таптап, Фәнис Шакиров белән Рафис Һадиуллин җыеп торды. Барлыгы 27 данә каток, 347 тырма җыеп чыгардык. Тракторларга килгәндә, аларга техник карау уздыруны тиз арада башкарып чыгачакбыз”, – диде хуҗалык инженеры Илгиз Шәвәлиев паркта эш барышы белән таныштырып.

Үткен күз, игътибарлылык, чыдамлык, ярдәмләшү, физик яктан ныклык... Хуҗалык игенче-механизаторларына менә шундый сыйфатлар хас.

ӘТИ ҺӨНӘРЕ ИЗГЕ УЛ

Улларына үзе сайлаган һөнәрен яманлап бик сирәк әтиләр генә сөйлидер. Андыйлар бар икән, ди­мәк, ул гомерен яратмаган эш башкарып уздырган. Тормышта әтисе юлыннан киткәннәр беркайчан да югалмый. 2002 елда Түбән Шытсу мәктәбен тәмамлаган Раил Фәләхетдиновның да күңеле техникага тарта. Вакыт уздырып, кабаттан укып та йөрисе юк. Чөнки ул елларда тракторчы таныклыгын аттестат белән бергә мәктәптә үк биреп чыгаралар. Хәтта кызларны да “Беларусь”ларны йөртергә өйрәтәләр. Авыл егете буларак, Раил ике уйлап тормый. Башта “МТЗ-80”, аннары “МТЗ-1221” тракторын йөртә. Яше җиткәч, хәр­би бурычын да үтәргә өлгерә. Владикавказдагы хезмәте Беслан фаҗигале вакыйгалар кичергән елларга туры килә.

“Андагы хәл­ләрдән чәчләр агарды. Сугышлар гына чыкмасын иде. Техника төзек булсын да, авыртулар бирмәсен. Безнең әти 45 еллап машинада, тракторда эшләде. Әни гомере буе фермада сыерлар сауды. Мин әтинең хезмәтен югалтмыйк дип механизатор һөнәрен сайладым. Бер сеңелкәшем Зөһрә ферма мөдире. Иң олы абыем Та­һир да шушы хуҗалыкта эшли. Мин төпчек бала булсам да, аерым йорт салып чыктык. Тормыш иптәшем хуҗалыкта 22 ел бухгалтер, Улыбыз балалар бакчасына йөри. Тагын ни кирәк? Техникам яңарып тора. 2010 елда чит ил үзтөягече тәкъдим иттеләр. Башта курку хисе дә биләп алган иде. Инде ияләндем, Аллага шөкер, 15 ел эшлим, Язын амбарда симәнә төяү, урып-җыю чорында ындыр табагы мәшәкатьләре минем өстә. Кырга да чыгам, кылны кырыкка теләрдәй чакта теләп булышабыз. “LW-166”ның көрәген сәнәккә алыштырам да, салам-печән төй­им. Кышын фермада малларга азык кертәм. Көрәкле тракторга ел әйләнә эш бетми. Механизаторларны үзара ярдәмләшү берләштерә. Бергә тырышканда авырлык сизелми. Яшьләр генә килми, авылда калучылар аз шул”, – ди Раил.

Уңган механизатор былтыр 328 норма/смена үтәгән, 2169 шартлы эталон гектарда эш башкарган. Хезмәт стажы – 21 ел да 8 ай. Район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

60 ЕЛ ЭЛЕК…

ҖӘЙЛӘҮ БАТЫРЛАРЫ

Соңгарак калып килделар “Беренче Май“ колхозы тер­лекчеләре ул көнне Ленин исемендәге колхоз җәйләвендә үткәрелгән сыер савучы алдынгылар киңәшмәсенә. Ләкин алар алып килгән уртак шатлык җыелган халыкны берьюлы җанландырып җибәрде.

Мәрьямниса бүген үз группасындагы һәр сыердан 16,1 килограмм сөт алды. Терлекчеләр яңа маякны котлап аланны яңгыратып кул чаптылар. – Бер пот чик түгел, сөтне тагын да арттырырга тырышачакмын, – диде ул тыйнак кына.

...Мәрьямниса товарлыклы-сөт­­челек фермасында алтынчы елын эшли. Аны коллектив үстергән, тырышлыгы хөрмәт китергән. Фер­мада эшләгәндә ул үзенең мәхәббәтен таба, колхозчы егет Нәкыйпкә кияүгә чыга. Тату, күңелле яшиләр алар.

Ферма коллективы бердәм, тату, үзара ярдәмләшеп эшлиләр. Бу дуслык кышкы чорда аеруча ачык сизелде. Сөтне күп саву өчен зур тырышлык куйдылар бит алар. Көнлек савым 9-10 килограмм булды. Колхозның партия оешмасы секретаре Мәгъсүмә Абдуллина алар янында бик еш булды. Мәрьямнисаның дуслары Зәйтүнә Шәймәрданова, Сөембикә Гә­рә­ева, Флюра Хөсәенова да хәзер бер пот үренә якынлаштылар, көнгә һәр сыердан 14-15,5 килограмм сөт савып алалар.

Колхозыбызда потчы маяклар саны үсә, дип шатланалар кызлар.

(”Җиңү байрагы” газетасы. 1965 ел 18 июнь)

Фәнил Мәүлетов әзерләде. Автор фотолары.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев