Саба янгын сүндерү бүлегендә үткән ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар
Оешма-предприятиеләрдә хисап җыелышлары дәвам итә
Йомгаклау җыелышы 6 февральдә янгын сүндерү бүлегенең уку залында узды. Гарнизон җитәкчесе Илдар Закиров үткән елда 129 янгын сүндерү-коткару бүлеге үзләренә йөкләнгән бурычларны уңышлы үтәде, дип билгеләп үтте. Җитәкче шулай ук шәхси составның төрле куркынычлы хәлләргә дә җавап бирергә әзерлеген ассызыклады.
2025 нче ел дәвамындагы күрсәткечләргә күз салсак:
- Татарстан буенча 3 758 янгын сүндерелгән (АППГ - 3 378) , су объектларында 95 очрак (АППГ - 106), юл - транспорт һәлакәтләре 2050 (АППГ - 2027) теркәлгән;
- Саба районы буенча 13 янгын сүндерелгән (АППГ – 17 янгын), су объектларында 2 очрак (АППГ - 1), 14 юл - транспорт һәлакәте (АППГ - 6) теркәлгән.
Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Ландыш Тимергалиева ЕГИС ГЛОНАСС 112 системасы буенча килгән хәбәрләр статистикасын әйтте. Узган ел хәбәрләр саны 963 булса, быел алар 1333 тапкырга арткан һәм 2296 га җиткән.
Чара тантаналы өлеш белән тәмамланды. Хезмәт вазыйфаларын үрнәк итеп башкарган, инициатива күрсәткән һәм хезмәттә ирешкән уңышлары өчен хезмәткәрләргә грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ландыш Тимергалиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев