Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ярминкә көннәрендә кибетләр “ял итә”

Бүген Байлар Сабасында һәм Шәмәрдәндә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе, халык куллануы товарлары сату ярминкәсе булды.

 

Дөньяда ярминкәләр бик күптәннән уздырыла. Ярминкә сүзе русчадан ЯРМАРКА дигән сүздән алынган. Рус сүзе дә немец теленнән икән. JAHR- ел, MARK - сату итү. Тарих китаплары ярминкәләрне дин бәйрәмнәренә бәйләнеп үткәрелгәнен фаразлыйлар. Гомумән, кибетләр аз  заманнарда  ярминкәләр  халык  тормышында  зур роль уйнаган. Хәзер ярминкәләр   көзге  муллыкта һәм суыткычлар, базлар бушап  киткәч  үткәрелә.

Бүген Байлар Сабасында һәм Шәмәрдәндә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе, халык куллануы товарлары сату ярминкәсе булды.  

 Автомобиль әрҗәләрендә ашлык, ит, утын, салам, печән, сату итү  урыннарында – сөт-май,  йомырка, бал, каз-үрдәк... Башлануы 8дә дисәләр дә, 7дә үк сатучылар янында кайнаша башлаганнар иде индеАрпаны – 10, бодайны –11, солыны 9 сумнан саттылар. Кыйбатсынып  китүчеләр дә,10ар капчык  алучылар  да булды. Халыкка барысы да  кирәк. Салам төялгән  машина  янына барасың – сатылган  булып  чыга.

   Көз – бакча эшләре  фасылы да. Шуңа Саба халкы Югары Симеттән Җәүһәрия Шәйхелисламова, Саба  урман питомныгы  сәүдә рәтләрен дә читләтеп үтмәде. Ижаудан кадәр  килеп ширбәтләр, моңарчы  күз  күрмәгән нигъмәтләргә  кадәр  саттылар.

Шәмәрдәндә дә сәүдә иртәнге 6дан ук башланып  киткән  иде. Балтач районыннан  килеп  күркә ите  сатучылар уңайлы урын тәкъдим иткәннәре  өчен  җирлек башлыгы  Альберт Вәлиевка  рәхмәт  белдерделәр. Диетик продукт   күркә итенә алдан  ук  сорау белдерүчеләр  булган. Олыяздан  фермер Алмас Хафизов та сөт  продуктларын  сатып бетереп, китәргә җыена иде. Прицеп белән  алып  килгән тирескә  ия табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев