“Ярышларда «Татавтодор»ның бердәмлеге чагыла”
Районыбызда быел унынчы тапкыр «Татавтодор» акционерлык җәмгыяте филиалларының республикакүләм спартакиадасы узды
22 февральдә “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексына республиканың 9 филиалыннан юл төзүчеләрнең куәтле һәм бердәм коллективлары җыйналды.
Юл төзүчеләрнең үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу чарасы булган спорт һәм ял бәйрәмен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов ачып, катлаулы хезмәтләрендә уңышлар һәм спортта яңа җиңүләр теләде. Шулай ук “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең техник директоры Наил Хәйретдинов кунакчыл Саба төбәгенә, хезмәтне дә, ялны да югары дәрәҗәдә оештырган филиал директоры Марат Гариповка һәм ул җитәкләгән коллективка олы рәхмәтен белдерде. “Чаңгы ярышы бу спорт төрен яраткан хезмәткәрләрнең көтеп алынган бәйгесе. Әлеге ярышлар «Татавтодор»ның бердәмлеген чагылдыра. Озак еллардан бирле үткәрелгәч, спортчылар бер-берсен танып, кемнең алдынгы урынны яулыйсын да чамалап торалар. Мондый спорт чаралары эшнең яхшырак баруына да йогынты ясый. Юл төзү кебек авыр хезмәттә булганнар, әлбәттә, табигать кочагында ял да итәргә тиешләр. Саба филиалы хезмәттә дә, спортта да алдынгылар сафында”, – диде Наил Хәйретдинов. Спартакиаданың төп максаты чаңгы спортында иң җитезләрне билгеләүгә юнәлдерелгән булса да, күңелең теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр тудырылган: герне ераклыкка ату, кул көрәштерү, өч кеше берьюлы чаңгыда йөрү, зур итек киеп йөгерү, аркан тартышу, төрле аттракционнар, кышкы урман буйлап чаңгыда йөрү, “Нарат” боз сараенда тимераякта шуу, кар машинасында хозурлану, ат өстендә, хәтта җигелгән кәҗә чанасына утырып йөрергә мөмкин иде. Балалар өчен махсус уеннар, мул сыйлы табыннары һәм бәйрәмчә бизәлеше белән мәйдан чын мәгънәсендә Сабантуйны хәтерләтте. Казаннарда тәмле пылау пеште, табаларда коймак чыжлады, хәрби тематикага киң урын бирелеп, солдат кухнясы боткасыннан да авыз итәргә була иде. Чаңгы ярышы хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 3 яшь аралыгында үткәрелде. Спортчыларга хезмәттәшләренең ялкынлы тавышлары көч-куәт өстәде, чын мәгънәсендә бердәмлек, бергәлек тантана итте. Командаларның елдан-ел көчлеләнүе, күрсәткечләрнең яхшыруы игътибардан читтә калмады. Икесе дә Сабадан булган Эльвина Хисаметдинова һәм Булат Хисамов “Татавтодор”ның шәһәр яны филиалында эшләп, үз коллективлары өчен ярышсалар да, сабалылар аларга көч биреп торды. Нәтиҗәдә икесе дә 18-29 яшькәчә чаңгычылар арасында 1нче урын яуладылар. Саба филиалыннан Лилия Гарипова, Илфат Фатыйхов, Гүзәлия Шакирова – 1нче, Фәнил Мансуров, Гөлназ Мостафина 3нче урынга лаек булдылар. Иң өлкән һәм иң яшь , иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән чаңгычыларга махсус бүләкләр тапшырылды. Гомум исәптә аксубайлыларга тиңнәр булмады. Икенче урынны бәйрәмнең төп хуҗалары – Саба филиалы хезмәткәрләре, өченче урынны Арча филиалы командасы яулады. Җиңүчеләрне Илнур Котдусов тәбрикләп, республиканың, шул исәптән районыбызның юллар төзелешендә зур өлешен керткән коллективына рәхмәт сүзләре җиткерде, алга таба да җәмгыятьнең яңа казанышларга ирешүен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев