Яшь белгеч үзен фермада тапкан
«Авыл-ил тоткасы» рубрикасыннан
"Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек тармагы үсешендә комплекс җитәкчесе Илдар Галимуллинның хезмәте аеруча зур. Тумышы белән Мамадыш районыннан ул. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә укыганда, Иске Икшермәдә практика үткән һәм кандидатлык диссертациясенә кагылышлы тәҗрибәләр уздырган. Биология фәннәре кандидаты. КФХ башлыгы Зөфәр Мөхәммәтшин аны бөтенләйгә эшкә чакыргач, яшь белгеч ризалык бирә.
“Инде 9нчы ел эшлим. Бабам Гайнулла да ветеринария табибы иде, мин аның эстафетасын, эшен дәвам итәм. Аренда торагы, машина бирделәр. Монда төпләнеп калдым дияргә була. Эш бик җаваплы. Беркайчан да тукталып калырга ярамый, алга китәр өчен һәрвакыт резервлар эзләргә кирәк. Дүрт юнәлешкә аерым игътибар бирәбез: беренчесе, яшь терлекләрне тоту һәм ашату шартлары, икенчесе, терлекләр санын арттыру, ясалма орлыкландыру, бозаулату, өченчесе, буаз сыерларны карау һәм тукландыру, дүртенчесе – терлекләрне фәнни нигездә баланслы тукландыру. Һәр эшченең, белгечнең хезмәте бик җаваплы, һәрбер технологик процесс барысы да бик мөһим, аерып алып бәяләп булмый”,– ди Илдар Галимуллин.
Белгеч комплекста хезмәтне фәнни нигездә оештыруда ике ветеринария табибына, ясалма орлыкландыру технигына, тояк дәвалаучыга таяна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев