Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Яшь юл инспекторлары олы юлга чыгар алдыннан зур сынаулар аша үтә

Саба урта мәктәбендә «Имин тәгәрмәч» конкурсының район туры булды. Традицион чара автоинспекциянең район бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлеге һәм мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелде.

Саба  урта мәктәбендә  «Имин тәгәрмәч» конкурсының район туры булды. Традицион чара автоинспекциянең район бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлеге һәм мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелде.

Балалар катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган бәйгедә  21 ЮИД отряды катнашты. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары велосипедта фигуралы йөрү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл картасы, тормыш иминлеге нигезләре һәм иҗади бәйгеләрдә үзләренең белемнәрен сынады, осталыкларын күрсәтте. Велосипедта фигуралы йөрүчеләр өчен кегльләр (фишка) белән чикләнгән бормалы-сырмалы тар гына аралыктан чыгу сират күперен кичү белән бер булды. Аларны судьяларның һәм көндәшләренең үткен күзе астында тоткарлыксыз, дистанциядән чыкмый гына үтү мөмкин түгел иде. Саба урта мәктәбеннән Саида Заһидуллина, Иделия Гыйлаҗиева, гимназиядән Р.Гатиятуллин, Я. Шакирова бер кегльне дә аудырмыйча гына  йөри  алдылар. Медицина  ярдәме  күрсәтү тестлары да җиңел түгел. Әйтик, яшь инспектор җилкәсендә тирән яралы, күп итеп кара кан ага торган зыян күрүчегә ничек ярдәм итәргә тиеш? 1.аптечкадан перчаткалар алып кияргә, яраны пычрануны бетерү өчен агып торган чиста су белән юарга, кысып торучы  бәйләвеч салырга. 2. аптечкадан перчаткалар алып, яра кырыйларын йод яки зеленка белән эшкәртергә, тыгыз бәйләвеч салырга. 3. Ярага кысып торган бәйләвеч салырга,  зыян күрүчегә авыртуны баса торган дару бирергә яки   перчаткалар киеп, яраны бинт белән капларга һәм үз кулың белән басарга, икенче бинт белән нык итеп бәйләргәме? Бу  сорау олылар  өчен кыенлык тудырырлык. Ә яшь инспектор  моны белергә тиеш. Чөнки ул –ЮИД.

  Барлык балларны бергә туплаганнан соң, беренче урынга Саба урта мәктәбе командасы чыкты.  Икенче урында – гимназия, өченчедә – Лесхоз урта  мәктәбе командасы. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүләкләре беренче унлыкка керүчеләр алды.  Җиңүчеләрне ДАИнең район  бүлекчәсе начальнигы  Марат Гаязов тәбрикләде. Беренче урынга отрядка  15 меңлек  велосипед һәм командадагы балаларның һәрберсенә  спорт наборы, 2нчегә 12,5 мең  сумлык велосипед, шлем, 3нче  урын өчен балалар  самокаты  бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев