Яшәвем белән мин гемодиализга бурычлы
Канны тулысынча чистарту өчен аппаратта 4 сәгать утырырга кирәк.
Моннан ярты гасыр элек Шәмәрдән участок хастаханәсе тимер юлга терәлеп диярлек торган ике катлы агач бинада урнашкан иде. Ул вакытта поездлар туктаусыз үтеп тора, төне буе шуларның тавышын тыңлап ятасың.
Хәзер хастаханә бинасы үзенә терапия гемодиализ бүлекләре һәм районара күз хирургиясе, «Өмет» тернәкләндерү үзәкләрен сыйдырган корпустан гыйбарәт. Бирегә күрше төбәкләрдән дә киләләр.
2005 елда ачылган гемодиализ бүлегенә, мәсәлән, Арча, Балтач, Теләче, Кукмара районнарыннан бөерләренең хроник рәвештә җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәвеннән интегүчеләр йөри. Ягъни 40 километр радиуслы территориягә бер үзәк туры килә. Аңарчы әлеге диагноз куелганнар көн аралаш Казанга чыгып китәргә мәҗбүр иде. Бүлектә “ясалма бөер” процедуралары үтү өчен барлык шартлар тудырылган. Ике диализ залы идарә итү пульты булган кәнәфиләре, индивидуаль өстәлләр белән тәэмин ителгән.
“Хәзерге вакытта бездә 60 пациент дәвалана, алар төгәл билгеләнгән көннәрдә генә йөри. Әйтик, 30 авыру дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга килсә, икенче төркем сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбәдә кабул ителә. Аларга махсус укулар һәм стажировка үтеп, Фрезениус аппараты белән эшләргә өйрәнгән шәфкать туташлары хезмәт күрсәтә. “Ясалма бөер”гә бер үк вакытта 23 авыру тоташтырыла, диализ технологиясенең яхшы сыйфатлы материаллары кулланыла”,– ди өлкән шәфкать туташы Фирдания Шакирова.
Канны тулысынча чистарту өчен аппаратта 4 сәгать утырырга кирәк. Бөерләр бөтенләй эшләми башлаган очракта яшәүне дәвам итүнең альтернатив чарасы шушы. Кинәт кенә үзгәреп киткән тормышка әкренләп көйләнәсең. Диализлы гомер озынлыгы күп факторларга бәйле. Без танышкан пациентларның берсе – Равия апа инде 27 ел нефрологлар клиенты икән.
“Шәмәрдәндә бүлек ачылганчы Казанга бара идем. Хәзер юлда йөрисе түгел, җайлы”,– ди ул. Ә Фәнил Гаязов процедура урыны якын булсын өчен Кукмарадан Шәмәрдәнгә күченгән. “Бөерләр белән проблема килеп чыккач, шундый карарга килдем. Хөкүмәт безнең турыда кайгырта, бүлек персоналы безнең белән бик яхшы мөгамәләдә. Түләүсез дәваланабыз. Бер сеанс алу 10 мең сум тора. Атнага 30 мең дигән сүз. Дәүләт чыгымнарны үз өстенә алмаса, ул кадәр сумманы каян табасың! Яшәвем белән мин гемодиализга бурычлы”,– ди ул.
Табиб-нефролог Эльмира Нуруллина әйтүенчә, бөерләрнең эшләми башлавына диабет, гипертония, кан әйләнеше бозылуы, аутоиммун, кискен инфекция авырулары сәбәпче була ала. Чир яшьләрне дә аямый. Гемодиализның иң яшь пациенты, мәсәлән, 1997 елгы. Аппаратка бәйлелектән котылу өчен донор бөер күчереп утырту практикасы да кулланыла.
“Аңа кичектергесез мохтаҗ кешене теләсә кайсы вакытта Казанга чакыртып алырга мөмкиннәр. Тикшерүләр үтәсең. Әмма донор органы туры килмәсә, кире борып кайтаралар. Шуңа күрә яңа бөер куйдыру өчен озак көтәргә туры килә”,– ди табиб.
Бүлектә кеше гомере өчен алсыз-ялсыз, тәнәфесләрсез көрәш бара.
Гомумән, кешеләр бөерем эшләми дип, төшенкелеккә бирелмиләр, тормышка оптимистларча карыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев