Яшел урманнары белән шанлы, тырыш халкы белән данлы Сабабаш
Сабабаш авылы Байлар Сабасыннан 11 километр көнчыгыштарак урнашкан. Тарихи мәгълүматларда ул 1678 елдан телгә алына.
Авылның беренче атамасы Пустошь Гожинская булган. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Мамадыш өязенең Сатыш волостена керә. Аннан Мамадыш кантоны составына карый. 1897 елгы халык санын алуда авылда барлыгы 538 кеше (276 ир-ат һәм 262 хатын-кыз) яшәве теркәлгән. 1930 елда авылда «Ярыш» артиле ачыла. Анда табак-савыт, өстәлләр, шкафлар, урындыклар,колхозларга умарта оялары, арба, тәгәрмәч, чана, дуга, көянтә кебек әйберләр ясыйлар. Бу эшләрнең чын остасы Шәмән Әхмәтгәрәев була. Ул сандык, көянтә ясау белән тирә-якта дан тота. Үзенең кул эше серләрен улы Кәшип Шәмәновка да өйрәтеп калдыра. Кәшип абый ясаган сандык һәм шкатулка Казандагы үзәк сәнгать музеенда әле дә саклана. Бүгенге көндә авылда 132 хуҗалык исәпләнә, аларда 444 кеше яши.
Авыл күрке – мәктәп
Сабабаш авылы белән танышуыбызны ерактан ук салага нур биреп торучы мәктәптән башладык. Мәктәп 1995 елда 74 бала белән үз ишекләрен ачса, бүген биредә 38 бала укый. Аларга 17 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Мәктәпне 2017 елдан Идеал Хәлимов җитәкли. Быелгы уку елында белем йортын биш укучы тәмамлый, 1 сыйныфка дүрт укучы керәчәк.
2000 елдан, ягъни Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее эшләп килә. Музей белән 2015 елдан тарих укытучысы Рания Исмәгыйлова җитәкчелек итә. Бүген анда 300гә якын экспонат бар. Этнография бүлегендә ХIХ гасырга караган эш кораллары тупланган.
"Авыл халкыннан борынгы әйберләрне музей ачылганда укучылар белән бергәләп җыйдык. Пычкылар, үлчәүләр, килеләр, он иләү өчен җилпучлар саклана. Һәрбер экспонатның хуҗасы теркәлеп барыла. Ул һәр ел саен баетылып торыла. Музейда авылыбызның танылган кешеләренең экспонатлары да саклана. Мәсәлән, авылдашыбыз Фоат Закиров ел саен матур эшләнмәләрен бүләк итә. Күп еллар башлангыч мәктәп вазифасын үтәгән Сабабаш авылы мәчетенең макетын бик кадерле экспонат буларак саклыйбыз", – ди Рания Равил кызы.
Музейда төп урын, әлбәттә, Сабабаш урман хуҗалыгының мунчала цехында җитештерелгән агач эшләнмәләргә зур урын бирелгән.
Авылның шанлы үткәне, аның тырыш халкы белән безне мәктәпнең педагог-оештыручысы Люция Миннегәрәева таныштырды.
Атказанган урманчы һәм танылган спортчы
“Урман бары тик абруйлы һәм уңган кешеләрне генә сайлый. Дәрәҗәле затларга гына үзенең серләрен ача”, дигән бер гыйлем иясе. Үзенең 40 ел гомерен Саба урман хуҗалыгына багышлаган Нәгыйм Вәли улы Газизов белән аралашканнан соң әлеге сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инанасың.
Урман шавын йөрәгенә тормыш җыры итеп салган кешеләрнең берсе ул. Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, армия хезмәтен үтәп кайткан егетне 1977 елда Саба леспромхозы директоры Нургали Миңнеханов Корса урманчылыгына мастер итеп билгели. Озакламый 23 яшьлек булдыклы егеткә лесничий вазифасын ышанып тапшыралар, ә ул ышанычны һәрвакыт аклап яши. 1983 елдан 2017 елга кадәр Нәгыйм Вәли улының бөтен тормышы Сабабаш урманчылыгы белән бәйләнгән.
”Сабабаш урманчылыгы ул чорда 12мең гектардан артык мәйданны били, 100 дән артык кешене берләштерә иде. Фабрикага тиң мунчала цехы гөрләп тора, АБМ (агрегат витаминной муки) цехы эшли иде. Кыш көне ылыслы агачларның ботагыннан ылыс оны әзерләнеп, колхозларга, шулай ук вагоннарга төяп чит төбәкләргә озата идек. Бездә җитештерелгән мунчалалар Советлар Союзы буйлап таралды. Коллектив белән бик дус һәм аңлашып эшләдек.Ул чорда бик күп социаль объектлар, йортлар сафка басты. Башка лесхозларга директор итеп чакырган очраклар да булды, әмма туган районымны ташлап китәсем килмәде”, –дип эшчәнлек елларын искә төшерә Нәгыйм Газизов.
Урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше өчен аңа 2001 елда “Татарстанның атказанган урманчысы” дигән мактаулы исем бирелә. 2004 елда ТР Дәүләт премиясе лауреаты булуга ирешә. Үзе кебек үк гомерен урманчылыкка багышлаган хәләл җефете Рәйхана ханым белән 44 ел иңгә-иң куеп гомер кичерәләр. Тынгысыз урманчы күптән лаеклы ялда булса да, бүген дә актив тормыш алып бара. Нәгыйм Вәли улын районыбызның танылган спортчысы буларак та беләбез. Кышын чаңгыда йөри, җәен көн дә 20-30 километр араны велосипедта уза. Ел саен Лубянда узучы Урман хуҗалыгы министрлыгының чаңгы ярышларында призлы урыннар яулый. Күңеле моңга уралганда, баянын алып яраткан көйләрен суза. Кыскасы, болар барысы да аңа тормыш дәртен, яшәү көчен арттырырга этәргеч кенә бирә.
Тугыз балага гомер биргән
Саф күңеллелеге, гадилеге белән үзенә тартып торган Венера апа Әхмәтвәлиева – авылның бик тә мөхтәрәм кешеләренең берсе. Тугыз балага гомер бүләк итеп, бүген аларның кадер-хөрмәтендә игелек-мәрхәмәтендә гомер кичерүче бәхетле ана ул.
"Бик мохтаҗлыкта, авырлыкта үскән кеше мин. 1940 елда Иске Мичән авылында туганмын. Әти сугышка киткәндә әнигә:"Файзә, рәнҗемәсәң, юлга шушы ярты ипинең яртысын кисеп алыйм" дип рөхсәт сорап икмәк алган. Без биш бала булганбыз. Абыем белән безнең арадагы ике бала үлгән. Авыру сеңлем дә бар иде. Бик авыр елларны кичердек",– дип сүз башлады Венера апа. Заман тудырган михнәтләрдән качып бик тә читкә китәсе килә аның, әмма колхоздан паспортын бирмичә тилмертәләр. 1961 елда Иркутскига вербовать ителгән абыйсы гаиләсенә ияреп Венера апа да бәхет эзләп китә. Кечкенә генә йортта алты кеше яшиләр, яшь кыз сыерлар саварга урнаша. Биредә ул үзенең булачак ирен — шулай ук эшкә килгән Сабабаш авылы егете Фарил абыйны очрата. Егетнең төпле дә, ипле дә булуы, Венера апаның туган якларын сагынуы да үзенекен итә: алар 1962 елда бергә тормыш корып, Сабабашка кайтып төпләнәләр. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре – Фердинант, Зөлфия, Ринат, Гөлнира, Зөлфинә, Марат, Лилия, Расих, Рафил туа. Ул вакытларда декрет ялы нибары ике ай. эшкә карусыз Венера апа ни кушсалар шуны башкара: мунчала цехында да эшли, кап та суга. Икенче кызлары Зөлфия кыска гомерле була: 8 айлык чагында салкын тидереп дөнья куя. 1973 елгы Марат та 8 айлык вакытта башы белән егылып зәгыйфьләнә. "Табибларга йөртүнең дә файдасы булмады. Казан хастаханәләренең берсенә баргач, безне бер бүлмәдән икенчесенә йөрттеләр. Шушында укый да, дәвалыйлар да дигәннәренә ышанып, без берни аңламый йөрибез. Соңгы бүлмәдә генә: "Бу баланы ник тапшырасыз?" дигәннәренә сискәнеп киттем. Маратымны балалар йортына калдыртырга әзерләүләре икән. "Нинди тапшыру, үзем үлгәнче карыйм мин аны" дип тизрәк кайтып киттек. 44 яшенә кадәр яшәде балакаем. Алты ел элек бакыйлыкка күчте. Әллә тәрбиям җитмәде микән, дип үземне битәрлим", – дип авыр сулый Венера апа. Фарил абый белән 55 ел дус-тату гомер кичереп, гаилә башлыгы да биш ел элек дөнья куя. Яшьлектә күргән авырлыкларына өстәп бала хәсрәтләре дә кичерергә туры килсә дә, тормыштан зарланмый, сыкрану-сыктауны белми ул. Венера апаның иң зур байлыгы – "әни" дип өзелеп торучы исән-сау җиде баласы. Бергәләп ике катлы йорт салып, төп нигезләрен ныгыткан, әниләрен картлык көнендә иркен, матур өйдә яшәткән балаларның бердәмлеге күпләргә үрнәк булып тора.
"Аллага шөкер, рәхәт көннәрем картлыгыма калган. Балаларымның дус-тату булганнарына, бөтен эшне барысы бергә җыелып эшләүләренә сөенәм. Бүгенге тормышыма шөкрана кылам", – ди ул. Ана өчен иң зур бәхет шушыдыр.
ДАНЛЫКЛЫ ОСТАЛАР НӘСЕЛЕННӘН...
Нурислам абый Шәмәнов – данлыклы сандыклар ясау остасы Шәмән Әхмәтгәрәевның оныгы. Әти-бабасының агач эшенә булган хирыслыгы буыннар чылбыры аша күчә барып, бүген аларның эшен Нурислам абый дәвам итә.
“Мин 4 cыйныфтан ук колхозда эшли башладым. 1970-1971 елларда мал көттем. Мәктәптә укыганда әтием Кәшиф тәрәзә йөзлекләре ясый иде. Мин аларны тишеп тора идем. Ул вакытта станоклар юк, барысы да кул белән ясала. Иң беренче үземнең ясаган әйберем сыерчык оясы булды. Өтергеләр белән тишеп ясаганымны хәтерлим, сверла турында уйлыйсы да юк. Бабай итек тә баса иде. Кечкенәдән мине үзе янына утырта, мин итек суына пычранып бетә идем. Бабай 86 яшендә үлде, күзе күрмәсә дә, сандык ясый иде. Каннан күчә дигәннәре хак икән. Әтидән-бабайдан калган шөгыль гел үзенә тарта”, - ди Нурислам абый.
Без аны ул көнне дә үзенең остаханәсендә очраттык. Танышына мунча ишеге ясаган чагы иде. Бар эшен ташлап, безнең белән бик теләп аралашты. Нурислам абый гаиләсе белән 12 ел Чукоткада яши, алтын приискасында эшли. Әмма туган якның тарту көче үзенекен итә, алар 1992 елда Сабабашка кайтып төпләнәләр.
“Иртүк торам да, шушы остаханәмә чыгып китәм. Нидер ясамасам күңелем булмый. Бүген бөтен кораллар бар. Иренмичә эшләргә генә кирәк”, – ди ул.
Остаханәсенең иң түрендә фоторәсемдә елмаеп торучы бабасы да үзенең эшен дәвам итүчеләр булганына сөенеп, хәер-фатихасын биреп торадыр кебек. Авыл халкы да алтын куллы, күндәм остага еш мөрәҗәгать итәләр. Беркемнең дә гозерен кире бормый, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. 45 ел бер-беренә терәк булып гомер кичерүче тормыш иптәше Кадрия апа белән 1 кыз, 1 ул тәрбияләп үстергәннәр. Данлыклы осталар нәселеннән булган Нурислам абый белән аралашу үзе үк күңелгә ял, эшкә илһам өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев