“Яшен” җәмгыяте йөртүчеләре сентябрьдә 11015 сәгать юлда булган
Иртәгә Автотранспорт хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
“Рамазан” җәмгыяте үзенең эшчәнлеген Шәмәрдәндә 11 кеше, 9 техника белән башлый. Шуннан соң Сабага күчеп оешма-учреждениеләргә транспорт хезмәте күрсәткәненә дә 23 ел вакыт узган. Хәзер “Рамазан”да 42 кеше эшли. Ә шушы оешма базасында оештырылган “Яшен” җәмгыяте исә 78 хезмәткәрне үзенә берләштерә. Транспорт йөртүчеләр карамагына 120 берәмлек техника ышанып тапшырылган. Гомумән, транспорт чаралары кешеләр саныннан күбрәк. Шуңа да карамастан, аларның берсе дә тик тормый. Әле күз алдымда гына Илдус Галимов “Хундай” автобусы белән Саба–Шәмәрдән маршрутында пассажирлар йөртеп кайтты да, икенче путевка алып йөк автомобилендә юл төзелешенә чыгып китте. Быел оешма авыл җирлекләренең 53 торак пунктында юл төзекләндерү эшләре башкара. Мастер Рәмис Гәрәев бригадасы (Фәнис Гатауллин, Чынгыз Якупов, Фәрид Гыйльметдинов, Фәнис Төхбәтуллин, Ильмир Шакиров) Олы Арташ авылында үзара салым программасы буенча урамга вак таш җәюне дәвам итә. Мастерның үзенә дә катокка утырырга туры килә, чөнки йөртүчесен шиномонтажга машина тәгәрмәчләрен алыштырырга кайтарганнар.
“Туңдырды бит. Ял көне дә эшлисе булды. Йөзгә якын автомобильдә балансировка ясап, 600 шина алыштырырга кирәк. Мәктәп автобуслары өчен иминлек барыннан да мөһим”,– ди Камил Кәримуллин.
Шул максаттан Россия Хөкүмәтенең 2216 санлы карарын үтәү буенча да зур эш башкарылган. Автобусларның маршруты республика юллары белән генә чикләнми. Башка төбәкләргә дә чыгып китәләр. Шушы көннәрдә теннисчыларны Екатеринбургка алып барачаклар.
“Шуңа күрә Татарстан территориясендә эшләүче навигация приборы белән генә юлга чыгарга ярамый. Барысы 63 автобуска, алар Мәскәүдә “Росавтодортранс” хезмәтендә күренсен өчен, ЭРА Глонасс системасы урнаштырылды. Хәзер автобуслар мониторингы әлеге җиһаз аша алып барыла”,– дип аңлатты механик Расих Хәлилов.
Автобус йөртүчеләр арасында ерак шәһәрләргә юллама алып, 6-7 көнгә командировкага баручылар да бар. Путевка Айнур Борһанов, Равил Гарипов, Булат Гыймадиев, Рөстәм Фәһмиев, Айдар Хәмидуллин һәм башкаларга еш языла. Төнлә кайталармы, кичтәнме, диспетчер аларга иртәнгә путевка әзерләп куйган була.
Бухгалтериядә баш хисапчы Гөлсу Закирова ветеран шоферлар – кранчы Шамил Минһаҗев, мәктәп автобусын йөртүчеләре Равил Солтанов, Илдар Нургалиев, Фәрит Васильев, Илдус Кәримуллин, Нәкыйп Идрисов һәм башкалар турында мактап, хөрмәт белән олылап сөйләде.
“Шоферларыбыз барысы да кешелекле. Мәктәпкә, экскурсиягә, ярышларга баручыларны үз балаларыдай көйләп, иминлек кагыйдәләрен үтәүләрен һәрчак игътибарда тотып, шау-гөр килгәннәренә түзеп, әти-әниләренә, укытучыларына алып кайтып тапшыралар. Без зур гаилә булып эшлибез. Оешмабызның бердәм дус-тату булып эшләвендә җитәкчебез Рамазан Сәгыйть улының өлеше бик зур. Нинди үтенеч, сорау, тәкъдим белән мөрәҗәгать итсәк тә, үзенең төпле киңәше белән унай хәл итә. Диспетчер Әнисә апа Ганиеваның кулыннан телефон төшми, килгән барлык заявканы вакытында барлап, путевкаларны язып, хәерле юл теләп шоферларны эшкә озата. Ялсыз, бәйрәмсез эшләгән шоферларның гаиләләренә дә рәхмәт сүзләре җиткерәбез,”– ди икътисадчы Гөлнара Фәттахова.
Зур хезмәтне башкарып чыгу өчен транспортның төзек булуы бик мөһим. Шуның өчен жаваплы кешеләр – баш инженер Илнар Сөнгатуллин, механик Раил Йосыпов, электриклар Илһам Якупов, Рифат Зәйнуллин, слесарь Рәмзил Газизуллин һәм башкаларның хезмәте зур.
Киләсе һәм алдагы елларда оешмада эш шартларын тагын да яхшырту, сервисны яңарту, техник хезмәт күрсәтү цехларына яшь кадрларны җәлеп итү планлаштырыла.
Ышанычлы ир-егетләребезнең барысын да, гомумән, “Рамазан”, “Яшен” җәмгыятьләре коллективларын һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлап, хезмәтләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телим”, – ди оешма җитәкчесе Рамазан Зарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев