Яшьләр белән ачыктан-ачык сөйләшү: идеяләр туплау һәм киләчәккә караш
Саба районында яшь буын белән тыгыз элемтә — бу безнең өчен бик мөһим
Район башлыгы Раис Нургали улы Миңнеханов яшь парламентарийлар һәм районның актив яшьләре белән очрашты.
Чара Саба аграр көллиятенең актлар залында узды. Яшьләр үз кызыксындырган темалар буенча турыдан-туры сораулар куйдылар.
Раис Нургалиевич яшьләрнең активлыгын һәм инициативасын мактады, киңәшләре белән бүлеште.
Шамил Хәлимов (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты урынбасары) Татарстанда яшьләр парламентаризмының үсешен сөйләп үтте һәм Саба районында Яшьләр парламенты сайлауларына рәсми старт бирелүен игълан итте!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев