Яшьләр көне белән!
Россиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм Россия Федерациясе Президентының 1993 елның 24 июнендәге карары белән гамәлгә куелган.
Кадерле дуслар! Яшьләр көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Яшьлек - һәр кеше тормышында мөһим чор, бу - яңа эзләнүләр һәм ачышлар, үз тормыш юлын билгеләү вакыты.
Район тормышында яшьләр елдан-ел әһәмиятлерәк роль уйный. Нәкъ менә сез яшьләр-иртәгә кече Ватаныбыз, аның киләчәк үсеше, өлкән буын язмышы өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алырсыз.
Сезнең уку, спорт, иҗат һәм мәдәният өлкәсендәге казанышларыгыз иртәгәге көнгә ышаныч өсти. Без спортчыларыбызның төрле дәрәҗәдәге ярышларда яхшы чыгыш ясаулары, иҗади коллективларның казанышлары, укучыларның олимпиадаларда җиңүләре белән горурланабыз. Ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, һәрвакыт алга барыгыз! Хыялларыгыз тормышка ашсын, алдыгызга куелган максатка ирешегез. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, күтәренке кәеф, рух ныклыгы телибез!
https://www.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев