Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшьләргә дә ял кирәк!

Узган шимбәдә «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексында Халыкара гаилә көненә багышланган «Һәр гаилә – ул бөтен дөнья» дип аталган күркәм чара узды. Анда район ЗАГС бүлегендә соңгы елларда гына законлы никахларын рәсмиләштергән яшь парлар чакырылган иде.

Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова ачыклап үткәнчә, «Яшь гаилә» проекты кысаларына узган әлеге күркәм чара яшь гаиләләргә теләктәшлек белдерү, гаилә тормышына уңай һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, үзара аңлашуга һәм татулыкка нигезләгән ныклы гаиләләр булдыру, гаилә кыйммәтләрен аңлау һәм саклауга юнәлтелгән иде. «Яшь парларыбыз әлеге очрашудан үзләренә аз булса да файда, ярдәм алган булсалар, ниндидер  киңәшләрне ишетеп, үз тормышларында куллансалар,  без күпмедер  дәрәҗәдә максатыбызга ирешкән булачакбыз. 2022 елда язылышкан парларның күбесе бүген бәби көтәләр, кайберләренең яңа гына  нәниләре туган.  Шул  сәбәпле күбесе катнаша алмады. Ә мөмкинлеге булган парларыбыз барысы да  бәйрәм кунагы булдылар», –  диде Гөлнар Илдар кызы.  Муниципаль  район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов  әлеге чараның яшь гаиләләр белән аралашу, аларны борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен яхшы мөмкинлек булуына басым ясады, районыбызда яшьләр өчен эшләп килүче республика программалары белән таныштырды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Лилия Гайнетдинова бүлеккә караган гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең эшчәнлеге турында сөйләде, бүлек тарафыннан бирелүче  күп төрле социаль түләүләр,  субсидияләр, алардагы үзгәрешләр белән таныштырды. Чарада яшьләргә файдалы мәгълүматлар белән беррәттән, үтемле вәгазьләр, киңәшләр дә күп булды. Шәмәрдән мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт  Газизов һәр башкарган  эшнең максаты булуын, әлеге күркәм чараның да  төп максаты – гаилә кыйммәтләрен булдыру, аны аңлау яисә камилләштерүгә нигезләнгәнлегенә басым ясады. «Һәр әйбернең кыйммәте була. Мәсәлән, кесә телефоннарын һәрберебез бик  кадерләп, саклап тотабыз. Тышлыгын, пыяласына саклавычлар  алабыз. Шулай булмаганда  ул тиз туза, искерә, сыйфатсызлана. Гаиләдә  дә шул ук. Гаилә кыйммәтенә  дә берәр сәбәп кылмыйча аның кыйммәте югала, тотрыксызлана, какшаулар барлыкка килә.  Сез бүгенге көндә  гаиләдә сынау, ягъни  «обкатка» чорын узасыз.  Бүгенге чараның төп максаты да гаилә кыйммәтләрен аңлау, аны камилләштерүгә  юнәлтелгән», – дип Дамир хәзрәт әлеге чараның асылын аңлатты. Ул шулай ук гаилә кыйммәтләрен саклау өчен аның  чаралары барлыгына да тукталды. «Һәр нәрсәнең бизәге бар. Адәм баласыныкы ул – тышкы матурлык түгел, ә күркәм әдәп-әхлак. Һәр кеше үзен күркәм әхлак белән әйләндереп ала алса, менә бу гаилә кыйммәтләрен саклау, камилләштерү  дигән сүз. Бу җиңел түгел, әммма бик тә нәтиҗәле сыйфат», – диде хәзрәт. Яшь гаиләләргә үтемле үгет-нәсыйхәтне Рәсимә абыстай Рәхимова да  җиткерде. Бәйрәмнең икенче өлеше кү­ңелле уен-ярышларга багышланып, чара тагын да җанланып китте. Яшь киленнәр токмач ба­суда осталыкларын сынады, яшь әтиләр бәби төрде. Әле күбесе гаиләдә бәләкәчләрен  төреп карарга өлгермәсә дә, алар бу эшне күңел җылысы белән,  бик яратып башкардылар. Курчакны иң оста төрүче булып Илдар Сөнгатуллин танылды. Ярышларга бәя биргән  район  мәдәният йорты  хезмәткәрләре Саба кызы – Курсабаш килене Рузилә Рәхимуллина кискән токмачны иң  нәзеге  дип тапты. Яшь парларыбыз аркан тарту, арбага утыртып ярышу, утын кисү ярышларында җитезлектә сынаштылар. Гомумән,  Рузилә һәм Радик Рәхимуллиннар һәрбер ярыш төрендә алдынгылыкны бирмичә, чараның төп  җиңүчесе булып танылдылар. «Гаилә – ул мәхәббәттән корылган аерым бер дәүләт.  Без  дә  2022 елның  3 июнендә  гаилә учагыбызны кабыздык.  Аңарчы 1 ел дуслашып,  йөрдек. Бүгенге көндә Курсабаш авылында әти-әниләребез белән яшибез.  Икебез дә  Сабага йөреп эшлибез.  Алла боерса, алдагы көннәрдә Сабага килеп төпләнергә планлаштырабыз. Безгә бүгенге чара бик ошады. Дамир хәзрәтнең вәгазе һәр гаилә өчен бик тә кыйммәтле булгандыр дип уйлыйбыз. Җитәкчеләребез күп мәгълүматлар бирделәр. Уеннарда үзебезне сынап карадык, ял иттек, аралаштык. Җиңүче булып та танылдык. Мондый  матур чараны оештырган җитәкчеләргә, район ЗАГС бүлегенә бик зур рәхмәт», – диләр Рәхимуллиннар. Йомгак­лау тантанасында  яшь гаи­ләләрне муниципаль район баш­лыгы Рәис Миңнеханов   тәб­рикләде.

«Илнең иң зур байлыгы – ул гаилә һәм анда тәрбияләнүче балалар. Республика буенча яшь гаиләләргә каралган  программалар сакланып һәм артып бара.  Бу торак  шартлары,  үз эшчәнлеген башлаучыларга ярдәм итү һәм башка юнәлешләрне үз эченә ала. Бу чара үзара дуслашу, танышуга  да корылган. Икенче елга мин тагын да күләмлерәк булып узар дип уйлыйм.  Сезгә катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт», –  диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев