Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Яшьлек” белән яшьләр янәшә

Дүшәмбе көнне районыбызның иң актив, күркәм гаиләләре күңелле чарага җыйналды

  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан  «Яшьлек» яшьләр үзәге үткәргән   әлеге   чара күңелле очрашуга һәм  төрле  спорт уеннарында үзеңне  сынап карауга юнәлтелгән иде.

Иләбәр авылының  ямьле Сабантуй  мәй­даны  ул көнне кабат бәйрәм төсен алды.  Чарага җыйналган егермедән артык гаиләне «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров сәламләп,  әлеге бәйрәмнең  максатын авыл җирлегендә матур итеп тормыш итүче гаиләләрне барлау һәм берләштерү, алар белән танышу  икәнлеген әйтте.

  “Ра­йоныбызның  девизы булган “Хәрәкәттә –бәрәкәт” әйтеменә  таянып,  әлеге матур дата уңаеннан ямьле аланга җыйналдык. Гаилә көнен районыбызның матур, тырыш, булдыклы,  аеруча яңа парлары  белән билгеләп үтәргә булдык. Балаларны дуслаштыру, әти-әни үрнәген таратуны,  сәламәт яшәү үрнәген күрсәтүне  максат итеп куйдык.  Илебездә,  районыбызда сәламәт һәм тату гаиләләр күп булып, бу очрашу сезгә күңелле мизгелләр бүләк итәр  дигән теләктә калабыз”, – дип сөйләде Делюс Ридәил улы. Ул  һәрбер чарада теләктәшлек күрсәткәне өчен  “Игенче”  җәмгыяте  җитәкчесе Алмаз Зариповка  Рәхмәт хаты тапшырды. “Авылларыбыз төзек, эш урыннарыбыз бар, яшьләребез авылда калсын өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Спорт биналары төзелеп эшләп тора. Шушындый күңелле чаралар ешрак оештырылса иде”, – диде үз чыгышында  Алмаз Зөфәр улы.

Әлеге бәйрәмдә һәр авыл җирлегеннән 8-14 яшькәчә  балалары булган  гаиләләр катнашты. Ярышлар  кызлы һәм уллы гаиләләр, әтиләр һәм әниләр  өчен  аерым үткәрелде. Гаилә белән чаңгы шуу, зур ботинка киеп йөгерү, әтиләр гер күтәрү, әниләр скакалкада сикерү,  эстафета  ярышлары да  үтте. Үз командасын беренчелеккә  чыгару  өчен әти-әниләреннән бигрәк балалар күп көч куйды кебек.  Иштуганнан Макаровлар бәйрәмгә зур әзерлек белән килгәннәр иде. 

“Яхшы кәеф белән актив ял итәргә   дип килдек.   Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан уздырылуы,  гаилә белән катнашу икеләтә  күңелле. Без бу чараны  спорт ярышлары дип түгел, бәйрәм дип кабул итәбез. Сәламәтлек өчен дә, күтәренке кәеф  алу өчен дә  файдалы. Мәхәббәт һәркем тормышында зур роль уйный.  Бу тормышта мәхәббәтсез яшәп булмый. Ул безгә көч бирә, алга таба  атларга дәрт өсти. Мондый ярышларда бик теләп катнашабыз. Ике ел элек гаиләбез белән  ГТО  чарасында катнаштык. Анда нигезләмә   буенча өлкән буын – әбиебез дә бар иде.    Районда матур гына чыгыш ясап, республика буенча да үзебезне сынап карадык.  Ул безгә тагын да зур этәргеч бирде”, –диләр Венера һәм Анатолий Макаровлар. 

 Өч кыз тәрбияләгән   әлеге күркәм гаилә   бәйрәм чарасында  өлкән кызлары Алисә белән катнаштылар.   Бу көнне дә җитезлекләре, бердәмлекләре белән аерылып торып, күп ярышларда  алдынгылыкны бирмәделәр.  Шулай ук гаиләләрнең сәнгати яктан осталыкларын да сынап карадылар:  татар, рус, чит ил эстрадасы артистларының  җырларын һәр гаилә  командасы  үзләре дәвам итәргә тиеш иделәр. Бәйгенең бу өлешен дә гаиләләр  зур осталык белән башкардылар.  Чараны яшьләр арасында җор, оста  сүзле  буларак танылган Рафил Галимуллин   алып барды. 

  Кызлы гаиләләр арасында 1 урынны  Иске Икшермәдән Һидиятуллиннар, 2 урынны Макаровлар, 3 урынны  Шекшедән Гатиятовлар гаиләсе алды.  Малайлы гаиләләр    арасында 1 урынны Шәмәрдәннән  Нуруллиннар-Сабирҗановлар, 2 урынны Тимершыктан  Биктимировлар, 3 урынны Шәмәрдәннән  Шәй­мөхәммәдовлар гаиләсе  яулады. Бәй­рәмнең иң күңелле өлеше  “Игенче” җәм­гыяте уңганнары әзерләгән   тәмле пылау һәм кайнар чәй белән  дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев