«Яшьлек» кабат лауреат булды
Казан шәһәрендә «Яз хәрәкәте» исеме астында вокал һәм хореография сәнгатенең I Бөтенроссия конкурсында сабалылар да катнашты.
Фестивальдә барлыгы 115 чыгыш күрсәтелде. Конкурста катнашучылар арасында Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек" хореография коллективы да бар иде ( җитәкчесе Альбина Мөбарәкҗанова). "Хореография" номинациясендә әлеге коллектив 1 нче дәрәҗә лауреат дипломы һәм җиңүче кубогы белән бүләкләнде.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев