Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Яшьлек» үзәге гаиләләр өчен «Гаилә җылысы» дигән чара уздырды

Гаилә бәйрәменә районыбызда яшәүче 11 гаилә килде

  "Гаиләләрегездә һәрвакыт ышаныч, аңлау һәм ярату булсын. Бүгенге бәйрәм сезне тагы да берләштерсен, вакытыгызны гел шулай бергә, күңелле һәм файдалы үткәрегез". Менә шундый матур теләкләр белән башлап җибәрде, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручы Алисә Гомәрова, "Гаилә җылысы" проектының, районыбыз гаиләләре  белән үткәреләчәк чираттагы чарасын. Агымдагы елда, яшьләр сәясәте учрежденияләре арасында, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының грантлар конкурсында, "Яшьлек" яшьләр үзәге, "Гаилә җылысы" проекты белән 960 мең сумлык грант откан иде. Әлеге проект кысаларында, "Яшьлек" районыбыз гаиләләре өчен, өченче зур чараны үткәрде. Әлеге чарада катнашыр өчен,  гаиләләр район балалар иҗат үзәгенә җыелды.  Проект кысаларында  районыбызның авыр хәлдәге гаиләләре өчен психологик тренинг, балалар өчен пыяла мозаикадан картина төзү буенча мастер-класс үткәрелде. Бу чарага районыбызда яшәүче 11 гаилә килде.   Аларны чарага барлап   китерүдә район социаль яклау идарәсе зур ярдәм күрсәтте.  Гаиләләр психолог Фирүзә Хәбидҗан кызы белән бик теләп аралаштылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җа­вап эзләделәр,  фикерләрен бел­дерделәр.  Ә пыяла мозаикадан картина ясау балалар өчен файдалы да, кызыклы да булды. Бүгенге очрашудан һәр гаилә канәгать калды. Аларның барысына да очрашу истәлеге итеп азык-төлек кибетенә  сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев