Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Яшьлекне искә төшердем

Мәктәптә 36 ел эшләү дәверендә нинди генә хәлләр булмагандыр!.. Онытылмаганнарын сагынып искә алабыз.

1964-1968 еллар. Арча  педучилищесында  белем алган  вакыт.  Июль-август  айларындагы каникулда бер-ике тапкыр клубта күренеп алам да, калган кичләрдә өй эше итеп бирелгән  әдәбият укыйм. Телевизор юк,  кесә  телефонының ни икәнен дә белмибез. Шуңа  күрә вакыт күп. Беркөнне күрше  кызлары  кыстый-кыстый клубка  алып  чыгып  киттеләр.  Иң  өлкән егет Миңнемөхәммәт, яшьләргә ишетелерлек итеп, миңа  сүз ката. “Сеңлем, – ди  бу, – бер чыккач гел чыгасы була. Мин исемлекне алып барам. Синдә гел минуслар. Каникул беткәнче гел  плюс торсын  моннан  соң, яме”. “Ярар” дидем һәм  үтәдем.

   Уку бетеп килгәндә, училищега Казан дәүләт педагогия институтыннан укытучылар килде.  Билгеләребезне  карап  чыкканнар. “Хәзер үк имтихан алабыз. Бирә алсагыз, безнең студентлар буласыз”, – диделәр. Әле  үзебезнең  сынаулар да бире­леп бетмәгән. Көн саен имтихан, йокы күргән   юк. Тырышлык бушка  китмәде. Мин физика-математика факультетына үттем. Урта Сабадан Гәүһәрия  һәм  мин Арчадан  китеп башлангыч  курска барып кердек.  Менә шулай студентларны эзләп ала һәм бушка  укыта торган заманга туры килде  яшьлек. Ә эшкә юлламаны Саба районына бирделәр, роно Эзмә мәктәбенә билгеләде. Беренче көннән үк  агитатор да булдым. Колхоз  идарәсенә барып  комбайнчыларның биш  көнлек эш күрсәткечләрен күчереп  аласы да, басуга  чыгып, игенчеләрне таныштырасы. Җәяүләп. Кул болгап  комбайнчыларны туктаткан  булып, эш нәтиҗәләрен  кулларына тоттырганда, оялуымнан  йөзләренә карарга  курка  идем. ”Эшләгән кешегә комачау итеп  йөрмә монда”,– дип әйтерләр кебек  иде.  Шулар  арасында биш  елдан соң кияүгә чыгачак егетем дә булган  икән. Өйләнгәндә: “Мин сине иң элек басуда күргән  идем”, – дип серен  ачты.

 Мәктәптә 36 ел эшләү дәверендә нинди генә хәлләр булмагандыр. Онытылмаганнарын сагынып искә  алабыз. Элек гаиләләрдә балалар күп, класста укучылар саны 41гә тулгач кына икегә аералар  иде. Алдагы  парта белән сыйныф тактасы  арасында 20 сантиметр бушлык бар, аннан  ян белән генә үтә аласың. Атнага 30  сәгать математика  укытам, тагын  кичке мәктәп бар. Студент та бит әле,  сессиягә дә әзерләнергә  кирәк. Ачык дәресләр үткәрергә ярата  идек. Бервакыт укучылар мине өйрәтә. “Апа, кемнән нәрсә сорыйсын алдан әйтеп куегыз, үзегезгә дә әйбәт була”, – диләр. Барлык теоремаларны һәм формулаларны аларны өйрәнеп бетермәгән Илдус Шәриповтан сораячагымны әйттем. Ачык дәрестә  аны  такта  янына   чакырдым.  Үзем шүрлим. Илдус биш  минут эчендә  формулаларны  (әле сызымнары белән)  язып, теоремаларны әйтеп, партасына барып  утырды. Дәрес ахырында билгеләр тездем. Илдуска “4”ле  куйдым. Анализ  ясаганда директор Вәгыйз абый Мөбарәков: “Нигә бишле  куймадың, тиеш иде”,– диде. Бу сүзләрне, дәрескә кергәч, Илдуска да җиткердем. “Укуга игътибарны киметсәң, тагын ачык дәресне  сорап алам”, – дидем. Малаебыз  алга китте.  Бик  сөйкемле, шаян, шук егет  иде. Рухы шат булсын. Инде күп хезмәттәшләребез ахирәткә  күчтеләр, укучыларыбыз да  китә, бик  кызганыч хәл. Укытучылар  елы тәмамланып килгәндә, мәктәпкә бар­лык яшь һәм ветеран педагогларны җыйганнар  иде. Кичәне Нәфисә Җиһаншина белән директор Зөлфәт Гыйбадуллин  алып  барды. Нәфисәгә  карыйм да, хәләл  җефете, укучым  Рафилнең шаянлыгы искә төшеп, гел шул хакта сөйлисем килеп утырдым. Юкка булмаган. Эчемне бушатасым калган. Рафил мәктәптә кичә барганда йортлары ишегалдында  аңсызланып  егылган һәм хушына  килә  алмаган. Шул  вакытта җаны безнең янга  килеп: “Их,  сез  бернәрсә белмисез,  мине ишетмисез”, – дип  очып йөргәндер, дип  уйладым.  Икенче  көнне  аны  соңгы юлга озаттык... Арабыздан 96  яшендә  китеп барган мөхтәрәм  укытучыбыз Фәүзия  апа Вахитованың да  урынны  җәннәттә булсын. Язмыш безнең  кулда түгел Исәннәргә – дөнья, мәрхүмнәргә  ахирәт  игелекләре бирсен дип те­ләргә генә кала.

Әминә Усманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев