Яшьлекнең офыгы киң
Сабада “Ел студенты-2025” бәйгесе үтте
Узган җомгада “Яшьлек” яшьләр үзәге студентлар көне уңаеннан районыбызның иң иҗади, белемле, сәләтле, иҗтимагый тормышта актив булган яшьләрен бергә җыйды.
“Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында узган “Ел студенты-2025” премиясен тапшыру тантанасы төрле номинация жиңүчеләрен бүләкләү белән бергә, бар яктан актив яшьләребезнең очрашу, хыял һәм идеяләре белән уртаклашу чарасына да әверелде. Ел башыннан ук игълан ителгән әлеге бәйгедә районыбыз студентлары “Ел программисты”, “Яшь галим”, “Ел волонтеры”, “Ел спортчысы”, “Ел медиасы”, “Иҗади шәхес”, “Гран-при” номинацияләре өчен көч сынашты. Моннан тыш алар арасында “Ел ачышы”, “Ел универсалы”, “Ел потенциалы” булган студентлар да билгеләп үтелде. Быелгы “Ел студенты-25” премиясенә бәйге шарты буенча студентлар үзләренең ирешкән уңышлары, казанышлары хакында видеороликлар әзерләп тапшырырга тиешләр иде. Мавыктыргыч, үзенчәлекле студент тормышы турында 50гә якын эш тәкъдим ителгән. Районыбыз студентларын район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Ирек Гарипов сәламләде.
“Районда 100гә якын төрле предприятие, оешма эшләп килә. Алар бөтенесе яшь белгечләргә мохтаҗ. Районыбызда хезмәт хаклары да әйбәт, эш урыннары яхшы җиһазланган. Индустриаль парк эшли. Анда бик күп белгечләр кирәк. Яңа оешма, предприятиеләр ачылып тора, авыл хуҗалыгына да яңа белгечләр чакырыла. Укып бетереп, туган якларыгызга кайтып, районыбыз үсешенә үзегезнең өлешегезне кертерсез дип көтеп калабыз”, – диде ул.
Шулай ук студентларга премия тапшыру тантанасында “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова, “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Рәзил Гайбадуллин тәбрикләп, укуларында уңышлар һәм алга таба районыбызга хезмәт итәргә чакырдылар. Әлбәттә, иң ялкынлы чыгышлар яшьләрнең үзләреннән булды. Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 4 курс студенты, иҗади җанлы Айзат Вахитов үзенең яшьлек рухы белән сугарылган шигырьләрен тәкъдим итте.
“Мин укуда алган белемнәрне генә түгел, киресенчә, белем алудан тыш программаларда катнашып, шунда үземне шәхес буларак үстерә алуымны төп уңышым дип саныйм. Бу һәрвакыт эзләнүдә, үземне табу, яңа яктан ачуда чагыла. Илһамны хәзерге вакыттагы вәзгыятьтән алам. Минем өчен илһам – ул реаль чынбарлык. Мәсәлән, нинди дә булса күренешкә карата күңелдә хис туа, ул шигъри юлларга әверелә. Әлегә эзләнүләр чорында булсам да, киләчәктә татар мәдәниятенә хезмәт итәчәгемне төгәл беләм. Безнең институтта ныклы белем бирү программасыннан тыш чаралар да бик яхшы оештырылган. Мәсәлән, К. Тинчурин театрының атказанган артисты Илфак Хафизов алып барган “Мизгел” яшьләр театрына йөрим. Шулай ук КВНда, “Әйдә, шаярт” чемпионатында да катнашам. Институт безгә үзеңне төрле яклап ачарга, үз юлыңны табарга булыша. Күптән түгел Әлмәттә “Татнефть” җәмгыяте һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан үтә торган Саҗидә Сөләйманова исемендәге бәйгедә җиңеп, махсус премиягә лаек булдым”, – ди Айзат.
“Ел студенты-25” премиясе тапшыру тантанасында төрле уку йортларында югары һәм һөнәри белем алучы студентлар катнашты. Сабадан Казан дәүләт медицина университетының 3 курсында белем алучы Талия Фәләхова “Доброволец года” номинациясе җиңүчесе булып танылды.
“Укуны бик җиңел дип әйтә алмыйм. Мәктәптә алган белемнәр биредә бик тирәнтен өйрәтелә. Медицина юлыннан һәркем китә алмыйдыр дип беләм. Әти-әни киңәше белән генә әлеге өлкәне сайларга киңәш итмәс идем. Бу кешенең үзенең күңеленә салынган булырга тиеш. Үзең теләп, кызыксынып укысаң гына нәрсәгә дә булса ирешеп була. Табиб булу минем кечкенәдән килгән хыялым иде”, – ди Талия.
Быелгы “Ел студенты-25” премиясенең Гран-при иясе булып Олы Кибәчедән Илзия Гафиятова танылды. Илзия Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 5 курста татар һәм инглиз теле укытучысы белгечлеге ала. Газетабызның тугры дусты булган, иҗади күңелле Илзиянең әлеге уңышы безне дә нык куандырды.

“Мин шушы уку йортын сайлаганыма бик шатмын. Алга таба белем алуымны дәвам итәргә телим. Мин уку белән беррәттән “Хәтер” китабы редакциясендә эшлим. Киләчәктә үземне туган авылымда укытучы буларак күрәм. Студент тормышы минем өчен күңелле хатирәләр белән генә истә кала. Иҗат та минем белән беррәттән бара. Институтыбызда “Раушан” дигән газетабыз чыга. Шунда мәкаләләр язам, аның өчен баллар бирелә, ул имтиханнарда булыша. Иҗатымның файдасы да зур. Бүген Гран-прига ия булуыма бик шатмын. “Ел студенты” премиясендә һәркем үзен сынап карарга тиештер дип саныйм”, – ди Илзия Гафиятова.
Бәйрәм тантанасын алып барган шоумен Рафил Галимуллин, яшьләр арасында үзенчәлекле харизмы белән танылган,саксафончы Айрат Закиров, яшь җырчы Миләш чыгышлары ямьләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев