Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Явлаштау авылы мәчетенә - 100 ел (фоторепортаж)

Әлеге зур юбилейны Явлаштау авылы халкы мәдәният йортында зур бәйрәм чарасы итеп билгеләп үтте.

  Явлаштау мәчете -манарасы киселми калган бердәнбер иман йорты, республиканың «Мәдәни мираслар» исемлегенә кертелгән тарихи ядкарь булып исәпләнә

Тантанада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин,Республиканың Төньяк төбәге казые, Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәлахиев, Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара мәдрәсәсе мөгаллиме Райнур хәзрәт Газизов, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов һәм башка мәртәбәле кунаклар, авыл халкы катнашты.

  Бәйрәмне махсус сценарий нигезендә журналист Рәфидә Галимҗанова һәм Рәнис Галиев алып барды. Тамашачы зал тутырып килгән иде. Күбесе теге шомлы елларны мәчет манарасын кисмичә саклап калган буынның балалары, оныклары... Чарада мәчетнең үткәне, бүгенгесе һәм нинди авыр елларда да динне таратуга зур хезмәт куйган имамнарның исемнәре телгә алынды.  Тарихка күз салсак, авылда мәчет революциягә  кадәр, 1871 елда төзелгән булган. 1922-25 елларда Явлаштау  мәчете янындагы Корбан исемле кеше хуҗалыгында янгын чыга. Җәй. Халык басуда, ут бик тиз тарала. 25 йорт һәм мәчет  янып бетә. Мәчет янганнан соң, Чаллыда яшәүче Чистай ишаны Мөхәммәтхан Чиставига ярдәм сорап баралар, ул һәр хуҗалыктан бүрәнә җыеп салырга куша. Шуннан соң әлеге мәчет төзелә. Аның төзелешендә Габдрахман карт зур ярдәм күрсәткән. Әмма  аны  кулак ярлыгы тагып, Владивостокка куалар. 1929-1931 еллар аралыгында берничә мәртәбә манараны кисәргә киләләр, әмма авыл халкы сәнәкләр һәм көрәкләр белән коралланып, кисүчеләргә каршы чыгып, манараны  саклап  кала. Халыкның күмәкләшеп, үз көчләре белән булдырган әлеге иман йорты  авылдашларның бердәмлеген, татулыгын, көчен күрсәтүче изге урын булган. Ләкин совет заманында ул ябыла һәм бинасы дәүләт тарафыннан китапханә һәм клуб буларак файдалануга тапшырыла. 1973 елда авылда яңа мәдәният йорты ачылгач, әлеге бина бөтенләй “ятим” кала һәм озак еллар ябык торганлыктан, ташландык хәлгә килә. 1989-1992 елларда мәчет бинасы  яңадан торгызыла, яңа ярым ай куела. Мәчетне торгызуда авыл халкы  һәм ул вакытта авыл советы рәисе булып эшләгән Наил Фәйзуллин, колхоз рәисе Илдус Талипов күп көч куя. 1993  елда Наил Сәлахетдинов көче белән мәчеткә ремонт ясала һәм шушы көнгәчә ул авыл халкына тугры хезмәт итә. Соңгы вакытта намазга йөрүчеләр арасында яшьләрнең саны арта, бигрәк тә мәктәп яшендәге балалар мәчетләргә теләп киләләр икән. 2012 елдан башлап, ул вакытларда авыл имамы вазифасын башкарган Илнур Файзрахманов, Кукмарадан Райнур Газизов һәм Инсаф Шогаепов малайларга дини тәрбия дәресләрен үзләштерергә өйрәтә. Бу эш бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. 2013 елдан башлап, хатын- кызларга  да Саба үзәгеннән  килеп Рәсимә абыстай Рәхимова намаз һәм Коръән уку нечкәлекләренә төшендерә. 2011 елның җәеннән башлап,  мәчет каршында балалар өчен җәйге рухи сәламәтләндерү ял сәгатьләре оештырыла.  “Мәчетнең бу юбилее авыл халкын тагын да берләштерде, бәйрәм үткәрү фикерен яшьләребез дә күтәреп алдылар,  читтән финанс ярдәм күрсәтүчеләр дә булды,  бу тагын бер кат авылдашларыбызның бердәмлеген күрсәтте,- дип, чыгышын авылдашларына рәхмәт әйтүдән башлады мәчет имамы Инсаф хәзрәт Галимҗанов. Имам эше җиңел түгел, түләнә торган хезмәт тә түгел. Аның әҗерен бу дөньяда гына да күреп бетермәбез. Дөрес,  күңел төшкән вакытлар да була. Әмма халыкның изгелеккә омтылуы,  яхшы эшләрдә берләшүе көч бирә. Мәчет эшләрен шулай бергә алып барабыз. Теләк шул, киләчәктә авылыбызда яшьләр калсын иде. Алар киткәч, авылыбыз бушый, кеше калмый икән, динебез зәгыйфьләнә, ә без киләчәк буын өчен нәрсә калдырабыз? Нинди авыр чораларда да авыл халкы рәхәт тормыш эзләп чыгып китмәгән. Без дә шуны аңлап, туган төбәгебезгә тугры булып динебезне саклап яшәсәк иде, диде ул. Явлаштаулыларны мәчет юбилее белән район башлыгы исеменнән  башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов та котлады, Аллаһ йортын бүгенге көнгә кадәр шулай саклап килгәннәре, мәчетне, мәхәлләне кайгыртып яшәгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Язманың дәвамы «Саба таңнары» газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев