Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Явлаштау авылы Сабантуенда халыкны бушлай пылау, туңдырма белән сыйладылар

Балалар өчен аттракционнар да бушлай эшләде

  Явлаштау авыл җирлеге Сабантуе быел да бик үзенчәлекле программа белән узуы һәм халык санының күплеге белән аерылып торды. Бәйрәм «Сәйдәш» бию театрының чыгышы белән башланып китте. Бәйрәмне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов ачып җибәрде, Явлаштау авылы  мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Галимҗанов хәер-фатыйхасын бирде, алып баручы Рамил Шәрәфиев башкаруында моңлы азан яңгырады. Шулай ук барлык халыкны «Акташ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Әхмәтов Газинур Абдулла улы, «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Явлаштау» бригадасы идарәчесе Фазлыев А.К . һәм Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Р.Х . котлады. Бәйрәмдә шулай ук  Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов һәм Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, Татарстан Республикасының атказанган артисты Динар Бәдретдинов катнашуындагы -«Эллуки» курайчылар ансамбеле, Анастасия Макарова, «Ямьле» төркеме, Азат һәм Алсу Фазлыевлар,Марат  Яруллин  һәм Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясады . Бәйрәмне Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Сәфәрова, Рәдиф Әхмәдиев һәм Рамил Шәрәфиев алып барды.Сабантуйның үзенчәлеге – татар хедлайнерлары һәм флайбордчылар чыгышы  булды. Халык рәхәтләнеп күңел ачты, Мишә буенда ял итте.

   Кунакларга тәмле пылау, кайнар коймак һәм милли ризыклар белән чәй тәкъдим ителде. Балалар өчен бушлай аттракционнар һәм аниматорлар эшләде. Бәйрәм бик яхшы концерт программасы, кызыклы уеннар һәм зур бүләкләр белән бер сулышта узды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев