Явлаштау авылында гошер сәдакасы җыйдылар
Гошер — ул зәкятнең бер төре. Гошер-зәкятенең төгәл генә нисабы (ягъни күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз (тиешле) санала.
Явлаштау авылында да бу саваплы эшкә бердәм алындылар. Хуҗалыклардан гошер өчен бәрәңге,ташкабак, кабак, суган,кишер, чөгендер җыеп алынды. Көннәр матур торганда халыктан гошерне Инсаф Галимҗанов, Айдар Гыйльметдинов, Илназ Габдрахманов җыйды. 1,5 тоннага якын гошер Кукмара мәдрәсәенә илтеп тапшырылачак. Аллаһ кабул итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев