Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Явлаштау авылында «ТНВ» каналының «Халкым минем» тапшыруын төшерделәр

Шушы көннәрдә Явлаштау авылында ТНВ каналының иҗат төркеме булып китте. Журналистлар “Халкым минем” тапшыруының чираттагысын әзерләделәр.

  Кунакларны авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ринат Хәмит улы каршы алды һәм авылның бүгенгесе, планнар, алга куелган максатлары, эшләнгән эшләр  белән таныштырды. Төшерү “Ромашка” балалар бакчасыннан башланды. Тәрбияче Багутова Нәзирә  бакча тарихына тукталды, тәрбияви чаралар хакында сөйләде. Балалар “Чәй эчү” биюе күрсәттеләр. Авылның гомумбелем бирү мәктәбендә оештырылган  “Туган якны өйрәнү музее” хакында 11 сыйныф укучысы Габдрахманова Ләйсән сөйләде.

Атказанган терлекче, авылыбыз горурлыгы Ринат абый Шамилов үзенең оста бакчачы булуын тагын бер кат раслады. Апрель башы гына булуга карамастан, аның бакчасы әзер, парникларында үсентеләр чыныгу ала. Аның матур җырына бакчадагы кош ояларындагы сыерчыклар да, күктәге тургайлар да кушылды.  

Явлаштау авыл мәдәният йорты  журналистларны милли киемнәрдән киенгән, якты йөзле үзешчән сәнгатьтә катнашучылары һәм яшьлек дәрте ташып торучы яшьләре  белән каршы алды. Фойеда эшләп куелган  кул эшләре күгәзмәсе үзенә җәлеп итте. Күргәзмә янында авылыбызның “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче тырыш, уңган ханымнары килгән кунакларны үзләренең эшләре белән таныштырдылар. “Канәфер” фольклор  коллективы халкыбызның матур җырларын башкарды, “Чишмә буенда” күренешен күрсәтте.Яңа гына хезмәт юлын башлап җибәргән яшьләр алгы көнгә планнары, авылның мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышлары турында сөйләделәр.

 Мәдәният йортында оештырылган чәйнекләр күргәзмәсе дә игътибарны җәлеп итте. Биредә 130 дан артык чәйнек тупланган. Иң элеккеге чәйнек 1930 елгы. Аны  Миннеханова Саймә апа биргән.  Музейдагы экспонатларның күп булуы халкыбызның үткәнен, бай тарихлы булуын күрсәтә. Оркыя апа Балтачова  авыл тарихын сөйләгәндә авылыбызның күренекле кешеләре, сугыш елларында фидакарь хезмәт белән җиңүне якынайткан авылдашлар, сугышка киткән, Җиңү язын каршылый алмыйча ятып калган авылдашларыбыз да искә алынды. Авылыбызда 1925 елда салынган районыбызда бердән- бер манарасы киселмичә калган мәчетебез бар. Аның   тарихы турында Акберов Гәлиәхмәт  абый сөйләде.

  Авылыбызның табигате бик матур , үзенә җәлеп итеп тора, тау башында үсә торган нарат агачы, катламнары күренеп торучы тау киселеше дә игътибардан читтә калмады. Авылыбызда тату, матур яшәүче гаиләләр бар. Шуларның берсе Галимҗановлар гаиләсе. Үзләренең төзек, матур, йортлары, ачык, нурлы  күңелләре белән  каршы алдылар. Гаиләдә 7 кеше яши, алар өч буын вәкилләре. Авылыбызның ак әбисе олы хөрмәткә лаек, гомер буе сыер савучы булып эшләгән Халисә апа Галимҗанова “Шөкер итик” дигән мөнәҗәт укыды. 29 ел бергә  гомер итүче Илшат белән Рәзинә корган гаиләдә өч бала тәрбияләнеп үсә.  Беренче бала мәчетебезнең яшь имамы Инсаф бәхетле булу өчен, тату яшәү өчен иң мөһим кагыйдәләр турында сөйләде. Гаиләнең яраткан кызы, журналистика өлкәсендә үзенең хезмәт стажын башлап җибәргән сәләтле, тынгысыз, алдына куйган максатына ирешүче Рәфидә гаиләдә салынган тәрбиянең иң мөһим нигез булуын сөйләгәндә әти- әнисенә һәм әбисенә булган олы хөрмәте, мәхәббәте һәр сүзендә чагылыш тапты. Өченче бала Илфар тыйнак кына өлкәннәрнең сүзен күңеленә салып барды. Гаиләгә килен булып килгән Алия үзенең уңган булуын камера алдында  пәхләвә пешергәндә тагын бер кат раслады.

 Юлыбызны дәвам итеп авылыбызның  иң матур урынында урнашкан “Алтын балык” ресторанына юл тоттык. Үзенең матурлыгы, тирә- юньдә үсеп утыручы мәһабәт чыршы, наратлары белән үзенә тартып торучы бинаның хуҗасы,  киң күңелле Вәсил Әхмәтов  журналистларның һәр соравына җавап бирде. Алдында торган максатлары, ирешкән уңышлары турында сөйләде. Табигатьтә яз  итә. Ул зур өметләр , шатлык куанычлар алып килер дип, якты киләчәккә таба атлый ару-талуны белмәс, гел югары үрләргә омтылучы авылым халкы.

Тәгъзимә Галиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев