Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Яхшы нәсел тамырлары корымас

Татар халкында “Кемнең кем икәнен беләсең килсә, нәселенә кара” диләр. Бик дөрес, гыйбрәтле гыйбарә. Бик күптәннән әйтелсә дә, үзенең әһәмиятен җуймый.

   Нәселдәнлек – адәм баласының үзенә хас сый­­фатларны киләчәк буыннарга тапшыру сәләте ул. Борынгы Сатыш авылында тамыр җи­бәргән Мөхәммәтгали нәселе дә шушы сәләтне гомерләре буе саклап килә алган. Кешедә була ала торган күркәм сыйфатлар буыннан-буынга күчеп килгән. Һәркем үзенең җиде бабасын белергә тиеш, диләр. Шушы нәселнең дәвамчысы – биология фәннәре докторы, Россия президенты стипендиясе лауреаты, 143 фәнни хезмәт, 14 патент авторы Хатыйп Габделбари улы да шул нияттән бик тә оригиналь шәҗәрә ясауга ирешкән. “Безгә хәзер билгеле иң ерак бабабыз Мәксүт исемле булган. Аның Гали атлы улы Сатышта 1775-1858 елларда гомер ит­кән. Аннан соң нәсел дәвамчылары булып  Габделлатыйф (1839-1898), Габдерәшит (1811), Габделгани (1857) торган. “Гали” компоненты кергән исем өч буынннан соң яңадан минем бабай Мөхәммәтгалидә кабатлана. Аның турында шактый мәгълүмат бирергә була. Ул Бөек ватан сугышында беренче көннәреннән башлап Японияне җиңгәнче кат­наша. Сатышта һәм якын тирә авылларда оста тегүче бу­лып таныла. Авылдаш­лары ул теккән толып, тун, бишмәт, пальто, бүрек, бияләйләр, түбә­тәй, күлмәк, чалбар яки бү­тән кием­нәр­не аңа рәхмәтләр укып, яратып киделәр. Кыш җиткәч,  күрше авыл кеше­ләре аны үзләренең өйләрендә торып кием тегәргә чакыралар иде. Эшләрен тәмамлагач, ул хәләл җефете Фатыйма әби, балалары һәм оныклары янына күчтәнәчләр, бүләк­ләр алып кайтып гаиләнең мохтаҗлыгын җиңеләйтте. Мөхәммәтгали бабай шаяртырга, ата-бабаларның мәкальләрен һәм әй­тем­нәрен бик вакытлы кулланырга яратты. Менә аларның кайберләре: Ашыкма. Күпме генә ашыксаң да, вакытында үләсең. Тел белән идарә итә белмәгән башны иң беренче кисәләр. Тел сөйли, баш җавап бирә. Күзеңне ачкан авызны япма. Ризык бир­үче кулны тешләмә. Дөреслек белән гаделлек күпчелектән бәйле булсалар, әллә кайчан беткән булырлар иде. Тапсаң шатланырга, югалтсаң кайгырырга ашыкма. Югалтмаган табу бәхетен белмәс. Күрәсез, бабам кул эше остасы гына түгел, телче-фольклорчы да булган”, – дип  сөйләде ул.

Әлеге  сыйфатлар аның  улы Габделбарыйга да (1925-1990) күчкән. Бу көннәрдә балалары, оныклары аны тууына 100 ел тулуга  мөнәсәбәте илә олылап искә ала. Габделбарый Мөхәммәтгалиев 1943 елдан изге яуда катнаша. Сугыштан соңгы елларда Сатышта һәм якын-тирә авыллардагы иң оста балта осталарының берсе була. Йортлар, мал тораклары төзи, аларга ишек, терәзәләр ясый, Сатыш һәм Эзмә күперләрен (Мишә елгасы аша) салуда катнаша. Туган авылында фермалар, медпункт, урта мәктәп бинасы һәм кибетләр төзүдә дә аның өлеше зур. Илленче елларда Гаделбарый абый кышларын чабата үрә, итекләргә олтан сала, өсләрен тузган кирза итек кунычларыннан, ә табан асларын машина покрышкаларының эченнән яки пилора­ма ременьнәреннән ясап сандаллар тегә, агач кисмәкләр һәм мичкәләр, чаналар, ар­балар һәм аларга тәгәрмәчләр, кухня һәм кием шкафлары, өстәлләр, кроватьлар, агач эшкәртү кораллары, уенчыклар, башка бик күп төрле әйберләр ясый. Аның ипи пешерү өчен ясаган әйберләре Болгардагы ипи музеенда саклана.

Һади кызы Сәфәрбикә белән гаилә корып, өч бала үстерәләр. “Әти бар яктан килгән оста хезмәткәр, остаз, техник иҗатчы иде. Столярлык эшен нечкәлекләренә кадәр  белеп, бөтен инструментларны үзе ясады. Аяк белән әйләндерә торган агач кыру станогы да бик озак хезмәт итте. Яше 40тан узгач, ягып  җылыта торган остаханә ясады. Кечкенә чак,  аяк киемнәре юк.  Без әле әти үргән чабата киеп үстек. Балаларын пөхтә, чиста итеп, күңел биреп эшләргә өйрәтте. Иң мөһиме, киләчәгебез турында яхшылап уйларга өнди, сезнең тормышны үзегездән башка беркем дә кормаячак дип әйтә иде. Укырга, яхшы белем алырга омтылыш бирде. Ялгышсак та,  ачуланмады, хатадан дөрес нәтиҗә ясый белү сыйфаты тәрбияләде. Әни 45 яшьтән инвалид калды. Әтинең аңа беркайчан да авыр сүз әйткәне булмады. Әби-бабам, әти-әнием авылыбызның тормышында зур эз калдырган шәхесләр”, – дип искә ала күренекле галим.

Габделбарый нәселен 2 улы һәм кызы, 9 оныгы, 22 оныкчыгы дәвам итә. Хатыйп Мөхәммәтгалиев Казан медицина институты тәмамлаган Сәйфулла кызы Гүзәл белән 1976 елда гаилә корып 3 ир бала үстергән. Иң өлкәне – физика-техника институтын тәмамлаган Ирек Мәскәүдә яши, уртанчысы Ибраһим Шәмәрдән хастаханәсендә табиб, кечесе Тимур КАИда укыта, доцент, техника фәннәре кандидаты. Хатыйп Мөхәммәтгалиевның уллары 3 малай, 4 кыз бала үстерәләр. Габделбарыйның уртанчы улы Россиянең атказанган ветеринария табибы Якуп Мөхәммәтгалиев Сатыш авылында туган нигезендә яши. Хәзер лаеклы ялда. Ул – Татарстанда һәм районыбызда иң зур белемле, тәҗрибәле, абруйлы мал докторларының берсе. Укытучы Латыйп кызы Сәкинә белән гаилә корып, 3 кыз үстергәннәр. Кызлары барысы да матур, дус гаилә корып, бар яктан үрнәк булып тормыш итәләр. Төпчеге Гөлия авылда әти­се һөнәрен дәвам итә, Лилия – Казанда, өлкән кызы Сәрия Сатышта хезмәт юлларын дәвам итә. Якуб белән Сәкинәнең 8 оныгы бар.

Габделбарый абыйның кызы Асия да югары белем алып Шәмәрдәндә укыту­­­­чы-тәрбияче булып эшләгән. Хезмәттәшләре арасында шахмат, чаңгы ярышларында озак еллар призерлар сафында торуы белән дә танылган. Тормыш иптәше, язучы, композитор Рөстәм Зарипов белән ике кыз, бер ул үстергәннәр. 1981 елда туган Зиләләре ире Илшат белән Төркиядә яши. Алар 4 балага гомер биргәннәр.  Икенче кызлары Алсу Казанда яши, ире Наил белән ике малай бер кыз бала тәрбияли.

Гомумән, Мөхәммәтгалиевлар нәселе буын­нан-буынга күчеп килә торган күр­кәм­ яшәү рәвешенә ирешкәннәр. Һәрберсе­нең горурланырлык һәм сокланырлык гаилә учагы бар. Әтиләренә йөз яшь тулуны билгеләүне алга куйган Габделбарый­ Мөхәммәтгалиевның улларының һәм кы­зы­ның, аларга кушылган оныкларының фарыз гамәлләрен күздән кичереп, шун­дый­ нәтиҗәгә киләсең: алар халкыбыз­ның иге­лекле, мәгънәле итеп яши белүче уллары һәм кызлары. Тормышларында зур уңышларга ирешсәләр дә алар халык арасында үтә тыйнак, олы җанлы булып кала белүче шәхесләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев