Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яз – бәйрәм акцияләре ае

Саба урта мәктәбендә берьюлы ике чара – Бөтенроссия “Солдатка хат” һәм “Җиңү диктанты” акцияләре үткәрелде

 

  Бәйрәм  алды көннәрендә Саба урта мәктәбендә берьюлы ике чара –  Бөтенроссия “Солдатка хат” һәм “Җиңү диктанты” акцияләре үткәрелде. Икесе дә бер максатка –  яшь буында Ватанпәрвәрлек хисләрен ныгытуга хезмәт итә. Укучылар әлеге  акцияләргә теләп  кушылдылар. Ишек  керешкә үк,  фойега  хатларны  салу өчен үтә күренмәле әрҗә куелган иде.  "Без барыбыз да билгесез сугышчыга  хат  яздык. Батырлыкларына  соклануыбызны белдердек. Чын күңелдән рәхмәт  сүзләре җиткердек. Исән-сау  кайтуларын теләдек. Укучылар   язган  хат Ватанны саклаучыларга бик  кирәк. Чөнки  аларда  гади һәм бик җылы, эчкерсез сүзләр генә”,– диде VIII  сыйныф  укучысы  Илсинә Латыйпова. Акциягә мәктәпкә Җиңү диктанты язарга  килүчеләр дә  кушылды һәм хәрбиләргә теләктәшлек сүзләрен җиткерде.

Озакламый хатлар махсус  хәрби операция зонасындагыларга барып ирешәчәк. Ватан мәнфәгатьләрен яклаучылар кулына эләгәчәк. Традиция буенча хатлар өчпочмаклы.

  Алга таба актлар залында укучыларга күрсәтелгән хәрби-патриотик фильмда “Җиңү  диктанты” акциясендә катнашучыларны халыкара  космик станциясеннән Россия  космонавтлары, халык артисты   Владимир Машков һәм башка җәмәгать эшлеклеләре котлады.  “Җиңү  диктанты Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелек җәлеп итү, тарихи грамоталылыкны арттыру һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелә.  Җиңү диктанты Ватан сугышы темасына тест форматында әзерләнгән. Безнең укучыларның нәтиҗәләре югары булырга тиеш. Мин моңа ышанам”,– дип мөрәҗәгать итте залдагыларга мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор  урынбасары  Лариса Шәмсетдинова.

Чараны «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе иҗтимагый оешмасы, мәгариф министрлыгы, мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәге оештыра.

  Акциядә Саба муниципаль районы башкарма  комитеты җитәкчесе  Марат Ишниязов та  катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев