Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

“Язбе”легә Яңа ел табыны

Еллар алышыныр вакыт җитеп килә иде. ЮМОРЕСКА

 

 

 

  Еллар алышыныр вакыт җитеп  килә иде. “Яңа  ел каршыларга Борһан Бариевичны чакырмыйбызмы? Хатынының бәби табар  вакыты җиткән.  Гинекологиядә ята.  Ике баласын әнисенә  кайтарып  куйган. Алар читтән  килгән кешеләр, монда  туганнары  юк. Борһан Бариевичның берүзенә  күңелсез  булыр. Ничек  уйлыйсың?”– дигән сорау  куйды Камил Каюмович Кавиев хатынына.

   Борһан Бариевич – зур оешмада бүлек башлыгы. Балык тоту фанаты. Кавиев  аның кул  астында  эшли. Мөнәсәбәтләре начар түгел.  “Әйтеп кара  соң. Анлык кына ризык бар. Бәлки берәр файдасы тиеп  куяр. Бу дөньяда эткә дә йомышың төшәр”,– дип чакырылмаган, әйем лә,  махсус чакырылган  кунакны сыйларга  каршы  түгеллеген белдерде Нәсиха. Кавиев нидер сынагандай,  бераз  хатынына  карап торды. Аннары гына: “Табынга ниләр куймак буласың?”– дип  сорады. Бу сүзләр Нәсихага  бик сәер тоелды. Ниләр  куймак  буласың, имеш. Әйтерсең, кичә генә  өйләнгән. Әйтерсең, хатыны Яңа ел өстәленең ничек әзерләгәнен белми. “Каклаган  каз, оливье салаты, маринадланган гөмбә, кыздырылган мәрсин  балыгы, фрукты-мрукты, тагын нәрсә  инде. Калганын  үзең әйт. Шашлык  пешерү  синең өстә”,– дип  тезеп  китте Нәсиха. 

“Өстә дә,  аста да түгел, – дип  хатынының  сүзен эләктереп  алды  коты  алынган  ир.– Боларның барысын  да сызып  атасы була. Борһан Бариевичта  язбе, ашказаны  җәрәхәте. Прәме интегә  инде  менә. Ай  саен больничный  ала. Димәк, какланган,  кыздырылган, маринадланган, ысланган ризыкларны өстәлгә  якын китерәсе түгел!

“Хе, алай икән, самавыры  калай икән. Башта  чакырып  кара. Әллә килә, әллә юк”,– диде Нәсиха ишеткәненә ышанырга да, ышанмаска да белмичә.

    Борһан Бариевич Яңа ел табынына чакыруны ике  куллап кабул итте. Өстәлне аның язбесенә көйләп, әче-төчесез меню белән  әзерләделәр. Суда пешерелгән тавык ите, уха, кәбестә ашы, төрледән-төрле җиләк-җимеш (анысын аеруча  кызганмадылар),  яшелчә салаты, гөлҗимеш компоты, кызыл шәраб...

   Камил Каюмовичның  алдан  кисәтелгән туганнары гадәти булмаган табын артында  утырырга  әзер  иде. Борһан Бариевич кына,  бу ни бу дигәндәй, сәерсенеп  як-ягына  боргаланды. Җирәнеп  кенә йогурт белән болгатылган  оливье  салаты салынган тәлинкәсенә карады, кызарынды, хәтта  бүртенде дә бугай әле.  Кавиев монысын ук ачыкларга өлгермәде. Чөнки аның уң  колак төбендә бүлек башлыгының, пышылдап  кына әйтсә дә, барысына да ишетелерлек үтергеч репликасы  яңгырады. “Ниткән  комедия бу!? Мыскыллавыңмы? Көтмәгән  идем”,– диде  ул урыныннан  кузгала  башлап. “Борһан Бариевич!  Ә  яз-язбе? Без  м-м-монда сезнең диагнозны  и-и-исәпкә  алган  идек”,– диде табын хуҗасы телен көчкә  әйләндереп.  Махсус  чакырылган  кунак нәрсәнедер исенә төшереп, йөзенә “әйе, алай бит әле“ дигән кыяфәт чыгарды да, кабат урынына  утырды. Елмаерга тырышты. «Тәк-тәк, диагноз. Әйе, эһем-эһем. Ярар, сиңа сер итеп кенә әйтәм инде, –диде ул аннары гәүдәсен Кавиевка таба  авыштырып. – Тик кара аны, беркемгә дә ләм-мим. Мин нинди балыкның кайчан, ничәдә кабасын яхшы беләм. Ә эш? Аны так просто гына ничек  калдырып китәсең! Миндә язва түгел, дәвалап булмый торган балык  чире. Барыбер больничный алу  кирәк”.

Табынны тиз арада үзгәртеп  кордылар, Өстәлгә каклаган  каз, сыер итеннән стейк, чын оливье салаты, маринадланган гөмбә, кыздырылган мәрсин  балыгы, тагын әллә нәрсәләр “менеп  кунаклады”. Кухня белән ике арада  тыз-быз  килеп  йөргән  арада, Нәсиха кеше-кара югында иренә бармагын чигә турысына  терәп боргалап күрсәтергә дә   өлгерде. Син юләр белән чүттән генә адәм  хурлыгына  калмадым дигәнне  аңлата  иде бу.  

“Яңа ел белән!Яшик без, яшәсен балык!” – диде кәефе йөз  сиксән градуска үзгәргән Борһан Бариевич сәгать телләре уникене сукканда биш  йолдызлы коньяк салынган  чәркәне  бер сулышта авызына бушатканнан  соң,  сусыл стейк белән тамак  ялгап.

Фәнил Мәүлетов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев