Язгы каникуллар — иминлек игътибар үзәгендә
23 марттан Татарстанда «Язгы каникуллар» дип исемләнгән киңкүләм профилактик чара старт ала. Аның төп максаты – балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм яшьләрнең юлларда иминлеген тәэмин итү.
23 марттан Татарстанда «Язгы каникуллар» дип исемләнгән киңкүләм профилактик чара старт ала. Аның төп максаты – балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм яшьләрнең юлларда иминлеген тәэмин итү.
Агымдагы елның тәүге ике ае күрсәткәнчә, проблема һаман да актуаль булып кала. Республика юлларында балалар катнашында 40 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: кызганычка каршы, 1 бала гомере өзелгән, 45е җәрәхәтләр алган.
Статистика шуны раслый: зыян күргән балаларның күпчелеге — пассажирлар. 22 очракта нәкъ менә транспортта баручы балалар зыян күргән, аларның берсе һәлак булган, 27се җәрәхәтләнгән.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү — һәркемнең бурычы. Аеруча балаларны йөрткәндә саклык чаралары катгый үтәлергә тиеш. Белгечләр искәрткәнчә, 12 яшькә кадәрге балалар өчен махсус тотып тору җайланмалары куллану — иминлекнең төп шарты. Өлкәнрәк балалар исә иминлек каешлары белән эләктерелгән булырга тиеш.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре каникул чорында юлларда контрольне көчәйтәчәк. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучыларга карата административ чаралар күреләчәк: штрафлар күләме шактый зур — 5 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр.
Җәяүле балалар катнашында да юл һәлакәтләре теркәлә: 18 очракта 18 бала җәрәхәтләнгән. Бу — юлларда игътибарсызлык бәясенең никадәр югары булуын тагын бер кат искәртә.
«Юл кагыйдәләрен бозучы балалар да игътибардан читтә калмаячак. Алар турында мәгълүмат белем бирү оешмаларына җиткерелеп, профилактик эш алып барылачак.Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны уяу булырга чакыра: балалар иминлеге — һәркемнең уртак җаваплылыгы»,ؘ– диде ГАИның район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.. Чара 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев