Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Язу карасы сыйфатлы, каләме үткен булган аның

Ветеран хезмәттәшебезне онытмыйбыз

 

   Каләме үткен булган  аның

 

   Газета хәбәрчесе булу – зур җаваплылык. Ул дөреслеккә тугры булырга,  кешеләр язмышына сак карарга тиеш. Хәбәрче булу – намус, гаделлек  таләп итә торган миссия дә. Шәтке авылының саф һавасын сулап, челтерәп аккан чишмә суларын эчеп үскән Барый Хәлилов та мәктәптә  укыганда газетага хәбәрләр  яза башлый.  Каһәр суккан сугыш биш айлык вакытында ук әтисеннән мәңгегә мәхрүм итә  аны. Тол калган әнисенә  ике баланы аякка бастыру, кеше итү өчен бәла-казалар, газаплар белән тулы тормыш арбасын сөйрәве җиңел булмый. Кечкенәдән   эшләп үскән Барыйның каләмгә тартылуына туган  як табигате дә, тормыш мәшәкатьләредә зур  йогынты  ясаган,  күрәсең.  Шәтке авылында җидееллык белем алып,  Олы Нырсы урта мәктәбен тәмамлаган егетне 1959 елның 16 гыйнварында ТАССР журналистларының оештыру съездына делегат итеп сайлыйлар.  Күп каләм осталары  чыгыш  ясый  анда. Казан дәүләт университеты профессоры Пехтелев үз чыгышында ул матбугатның нәтиҗәле булуы өчен материалларның идея дәрәҗәсен күтәрергә, аларны бирү формаларын камилләштерергә кирәклеген билгеләп үтә. Профессор шулай ук университетта журналистика бүлеге ачу тәкъдимен дә кертә. Бу  съезд, билгеле, мәктәпнең стена  матбугаты редакторы булган, Теләченең «Югары уңыш өчен»  газетасына хәбәрләр  язган Барыйда тирән хис-тойгылар калдырган, күңел түрендә онытылмас бер якты истәлек булып бүгенгә кадәр сакланып килгән. Аннары Барый Хәлиловны  армиягә алалар. Ул 1960-1963 елларда Калуга өлкәсендә зенит-ракета  дивизионында Ватан алдындагы бурычын үти.  1961 елда галәмгә беренче очкан космонавт  Юрий Гагаринны каршылау тантанасында катнаша.

 Армия сафларыннан кайткан егеткә күкрәк тутырып һава суларга да ирек бирмиләр. Аны Шәтке  мәктәбенә хезмәт укытучысы итеп куялар. Фәненең асылына төшенеп,  һөнәренә күнегә башлаганда гына янә яңа эш! “Бервакыт класс  ишеген  кагалар. Барып  ачтым. Ул  газета  редакторы  урынбасары Габделбәр Мәннанов  булып  чыкты. Сине эшкә кодаларга  килдек.  Фәләновны алмакчы  идек,  гаилә  хәле буенча барып  чыкмады. Сине   күрсәттеләр. Сөйләшергә,  киңәшләшергә  кирәк”, – ди.   Шулай итеп, Барый Хәлилов газета хәбәрчесе булып китә. 1965  елгы “Җиңү байрагы”  теркәмәләренә    күз  салсак,   ул күбрәк  авыл  хуҗалыгы  темасына язган.  Рейд бригадасы  составында колхоз-совхозларга  еш барган һәм кимчелекләрне нык тәнкыйтьләгән мәкаләләр әзерләгән. Бервакыт аны кабат райком   бюросына  чакыралар. Армиядә КПСС  әгъзалыгына  кандидат итеп алынган  Барыйны  коммунист итәләр дә, участок инспекторы вазифасына билгелиләр. Ул  хәзер Теләче районындагы Үзәк бистәсе зонасында җәмәгать иминлеген  кайгырта башлый. Мотоциклда бер авылдан икенчесенә бара,  “кайнар  эзләрне” югалтмаска тырыша. “Урлашулар күп,  кибет басу  очраклары  еш була  иде. Угрыларны табарга,  утлы табада биетергә  кирәк. Күп  җинаятьләрнең очына  чыктык”,– дип  искә  ала милиция  ветераны. Әмма язуын ташламый. Әле 80нче  елларда да Барый абый  редакциядә еш була әрәмтамакларны, сорыкортларны фаш иткән фельетоннар, газетаның “Чаян почмагы”на материаллар алып  килә иде.  Бигрәк тә авыл хуҗалыгы  мөдире  Илфир абый  Салаватуллин белән дуслыгы  көчле булды. Фактлар белән генә эш итте, юмор хисе дә  көчле  иде. Кыскасы, закон белән  конфликтка  керүчеләргә каршы ике фронтта көрәште. “Өлкән лейтенант Барый Хәлилович 1989 елда отставкага киткәнче җинаять җәзаларын үтәтү баш инспекторы  иде.  Миңа да Васил Вәлимөхәммәтовтан  соң, әлеге  хезмәт бурычларын үтәргә туры  килде. Барый  абый инспекциядә булдырган тәртипне  саклап, аның  эшен дәвам иттек. Теләчедә районында  яшәсә дә,  аны үз хезмәттәшебез буларак искә алабыз”,– диде эчке эшләр  бүлеге каршындагы  ветераннар оешмасы  рәисе  Илдар Гатауллин. Тынгысыз җанлы Барый  Хәлилов аннан  соң да кул кушырып  утырмый,  2003 елга кадәр Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында рәссам-бизәүче булып эшли. Ветеран олы юбилеен кызлары һәм оныклары даирәсендә  каршылады.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев